Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апелляция мәхкәмәсе социолог Борис Кагарлицкийны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә биш ел колониягә хөкем итте


Социолог һәм сәясәт белгече Борис Кагарлицкий
Социолог һәм сәясәт белгече Борис Кагарлицкий

Кагарлицкийны 2022 елның көзендә Кырым күперендәге шартлау турында язган посты өчен эзәрлекли башладылар. Былтыр 12 декабрьдә аңа "террорчылыкны аклау" эшендә 600 мең сум штраф салдылар. 2023 ел ахырында прокуратура бу штраф түләтү турындагы хөкем карарын "йомшак һәм гаделсез" дип, шикаять итте.

Апелляция хәрби мәхкәмәсе социолог Борис Кагарлицкийка "террорчылыкны аклау" турындагы җинаять эше нигезендә чыгарылган карарны кырыслаткан. Аңа элегрәк штраф түләтү турында чыгарылган карар урынына биш елга колониягә утырту карары чыгарган. Бу хакта Sota һәм ТАСС җиткерә. Аны мәхкәмә залында сак астына алганнар.

Мәхкәмә утырышы алдыннан Кагарлицкий бар да яхшы тәмамланыр, утырыштан соң өйгә кайтырмын дип өмет баглавын әйтте, әмма ул шулай да тикшерү изоляторы өчен дип букчасын хәзерләп куйган булган. Социолог вакыйгалар тискәре борылыш алса тарафдарларына "кабат үзен азат итсеннәр өчен көрәшергә туры киләчәген" әйтте.

Кагарлицкийны 2022 елның көзендә Кырым күперендәге шартлау турында язган посты өчен эзәрлекли башладылар. Анда шартлауның мәгънәсе "хәрби күзлектән азмы-күпме аңлашыла", чөнки бу шартлаудан соң кирәк-яраклар белән "тәэмин итүдә авырлыклар булачак", диелгән иде. Җинаять эшен исә 2023 елның июлендә ачтылар.

2023 елның 12 декабрендә Кагарлицкийга "террорчылыкны аклау" эшендә 600 мең сум штраф салдылар. Шулай ук аңа ике ел буе сайтлар алып бару тыелды. Социологны ул чакта мәхкәмә залында азат иткәннәр иде.

2023 ел ахырында прокуратура бу штраф түләтү турындагы хөкем карарын шикаять иткән иде. Прокуратура фикеренчә, "артык йомшак булганга бу карар гаделсез".

  • Кагарлицкий – танылган сулчы публицист, Совет берлегендә диссидент хәрәкәте әгъзасы. 2022 елның 6 маенда аны "ят агентлар" исемлегенә керттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG