Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым күперендә шартлау һәм янгын. Беренче реакция


Кырым күперендә шартлау
Кырым күперендә шартлау

8 октябрьдә Кырым күперендә шартлау нәтиҗәсендә, күпер өлешчә җимерелде. Русия җинаять эше ачты, Украина ягы вакыйгага карата үз фикерен белдерде. Кырымда халык арасында ажиотаж башланды: кешеләр күпләп бензин һәм азык-төлек алып калырга ашыга.

Кырым күперендә шартлау иртәнге cәгать 6да булган. Русия террорчылыкка каршы дәүләт комитеты күпердә йөк машинасы шартлатылган дип белдерде. Бу поездның ягулык тутытырлган җиде цистернасында янгын чыгуга китергән. Күпердә машина йөрү юлының да бер өлеше җимерелгән, кайбер урыннарда диңгезгә төшкән.

Русия Тикшерү комитеты өч кешенең һәлак булуы турында хәбәр итте.

"Беренчел мәгълүматларга күрә, өч кеше һәлак булган. Алар шартлаган йөк машинасы янында барган машинада утыручылар дип фаразлана. Судан бер ир һәм бер хатын җәсәде чыгарылды. Аларның шәхесе ачыклана", диелә Тикшерү комитеты белдерүендә.

Тикшерүчеләр мәгълүматынча, күпердә шартлаган йөк машинасы хуҗасы Краснодар крае кешесе.

Baza хәбәр итүенчә, Кырым күпере тимер юлының 1,3 километр өлешенә зыян килгән. Күпернең гомум озынлыгы 19 километрны тәшкил итә.

Кырым күперендә шартлау
Кырым күперендә шартлау

Русия президенты Владимир Путин хөкүмәт комиссиясе төзергә кушты. Ул хөкүмәт әгъзалары һәм куәт оешмалары җитәкчеләре җиткергән хисап белән танышкан. Кырым күперендә йөк машинасын шартлату факты нигезендә Русия Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым парламенты башлыгы Владимир Константинов вагоннарны шартлатуда "украин вандалларын" гаепләп чыкты.

Кырым күперендәге шартлау артында Украина иминлек шурасы тора дип язды УНИАН һәм "Украинская правда". Алар моны үз чыганакларына таянып хәбәр итте. Ләкин Украина иминлек шурасы әлеге вакыйгага карата бернинди дә белдерү булмаячак дип белдерде.

Украина рәсмиләре дә әлеге вакыйгага карата үз фикерләрен җиткерә башлады.

Украина президенты Зеленский Офисы киңәшчесе Михаил Подоляк: "Бөтен канунсыз төзелгән җимерелергә, урланган – Украинага кайтарылырга, оккупацион русияләрнеке булган бөтенесе куылырга тиеш", дип язды.

Украина саклану министрлыгы: "Мәскәү" крейсеры һәм Киреч күпере – украина Кырымындагы русия хакимиятенең ике кызганыч символы – су астына киттеләр. Урыслар, алга таба нәрсә?" дип язды твиттерда.

Украинаның иминлек һәм саклану секретаре Алексей Данилов янгын чыккан күпер видеосына "Туган көнең котлы булсын, мистер президент" дип җырлаучы Мэрилин Монро видео өлешен кушып пост элде.

Украина иминлек хезмәте Тарас Шевченконың шигырен үзгәртеп фикерен белдерде.


(Таң,
Күпер яхшы яна;
Кырымдагы сандугачны
СБУ каршы ала.)

Шул ук вакытта Кырымда азык-төлек һәм бензин сатуга чикләүләр кертелә. Акъяр шәһәре башлыгы Михаил Развожаев сүзләренә караганда, бензинны канистрлар белән, азык-төлекне 3 килограмга кадәр генә сатып алырга мөмкин. Акъярда бензин запасы 40 тәүлеккә генә җитәчәк. Бер сәгатьтән соң ул бу чикләүләрне гамәлдән чыгарды. Шул ук вакытта Кырым ягулык станцияләре янында машина тыгымнары хасил булды.

Кырымда 50 меңнән артык турист булуы ихтимал, дип белдерде туроператорлар берләшмәсе. Кырымда калган туристларның тору вакытын озайтырга кушылды. Акмәчеттәге һава аланы да эшләми, Кырымга очкычлар очмый.

Кырымнан бер-берартлы каршылыклы хәбәрләр килә. Башта Киреч паром кичүе эшли башлавы әйтелде. Соңрак һава торышына сылтап бүген паром йөрмәячәк диелде. Шуннан соң кабат эшләячәген белдерделәр. Кырымннан җир өсте юлы Русия ягына "яңа төбәкләр" аша көйләнгән дип белдерә республиканың Русия куйган хакимиятләре. Яңа төбәкләр дигәндә яңа аннексияләнгән "ДНР", "ЛНР", Запорожье һәм Херсон өлкәләре күз алдында тотыла.

Кырымнан Русиягә автобусларга һәм поездларга билет сату туктатылган. Алдан алган билетларның акчасын кайтарачаклар.

Русия дәүләт басмаларына Кырым күпере җимерелгән дип түгел, аңа зыян килгән дип кенә язарга кушылган. "Медуза" Русия президенты идарәсенең Кырым күперендәге шартлауны яктырту турында методичкасы белән танышкан. РИА Новости, ТАСС һәм башка Русия матбугат чараларындагы язмаларга караганда, президент идарәсе киңәшләре үтәлүен күрергә була.

Бәйсез белгечләр дә бу вакыйганы шәрехли башлады.

Сәясәт белгече Аббас Галләмов Кырым күперендәге шартлау Русиянең җиңелүен һәм илдә инкыйлаб булачагын аңлата дип язды.

Җиңелүне танырга, солых килешүе төзергә һәм илне төзекләндерә башларга кирәк.

"Русия сугышта җиңелде дип әйтергә тулы нигез бар, күрәсең. Алга таба сугыш аның стратегик хәлен мөшкелләндерәчәк кенә – ресурсларны ягачак, икътисадны зәгыйфьләндерәчәк, халыкның ачуын чыгарачак. Җиңелүне танырга, солых килешүе төзергә һәм илне төзекләндерә башларга кирәк. Путин моны эшләргә сәләтле түгел. Димәк, бу эшкә башка кеше алынырга тиеш. Системның мәнфәгате нәкъ менә Путинны алмаштырудан гыйбарәт. Солых килешүен имзаламау һәм озакка сузылган сугыш ахыр чиктә бу системны юкка чыгаручы инкыйлабка китерәчәк", диде ул.

  • Кырым күпере 2018 елның маенда ачылды. Кырым аннексиясеннән соң Путин шундук күпер төзү бурычын куйды. Русия президенты аның ачылышына да килде. Әлеге вакыйганы русия дәүләт телеканаллары трансляцияләде.
  • "Ведомости" газетының 2017 елгы исәпләренә караганда, Кырым күперенең бәясе 300 млрд сумнан артып киткән булуы ихтимал. 2018 елда RT башлыгы Маргарита Симоньянның ире Тигран Кеосаянның "Крымский мост. Сделано с любовью!" исемле комедияле фильмы дөнья күрде. Прокатта ул үз хакын акламады һәм елның иң аз караучы җыйган ун кино тасмаларының берсе дип танылды. Фильм өлешчә дәүләт акчасына бәйге үткәрмичә төшерелде.
  • Соңгы вакытта Кырым күперен Украинага каршы сугыш алып баручы Русия хәрби көчләре өчен корал китерү өчен кулландылар.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG