Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда мәзһәбара низаг


Иранда инкыйлаб сакчылары көчләренә каршы булган һөҗүм илдәге мәзһәбара низагка игътибар юнәлттерде. Һөҗүмдә 42 кеше һәлак булган иде.

Канунсыз мал кертү, наркотик әйләнеше очраклары еш күрелгән Пакстан чигенә якын Иранның Бәлүҗестан вилаятендәге соңгы интиһар һөҗүмендә 42 кеше һәлак булган иде. Һөҗүмдә җундалла сөнни гыйсьянчы төркеме гаепләнде.

Иран рәсмиләре сөнни гыйсьянчы төркеменең Пакстан белән бәйләнеше булуын алга сөрә. Җундалла, ягъни сөнни Иран гыйсьянчы төркеменең һәдәфе инкыйлаб сакчылары иде.

Иран әлеге төркем башлыгының Пакстан булуын алга сөрә. Пакстан Иран белән дустанә мөнәсәбәттә торуын искә төшереп, бу гаепләүне кире кага.

Белгечләр Җундалланың Пакстандагы сугышчылардан илһамланып шигыйларга каршы көрәшүе турында фаразлый.

Җундулла һәм Пакстан

Бәлүҗестандагы соңгы һөҗүмгә кадәр быелның май аенда шул ук төбәктә бер мәчеткә һөҗүм булган иде. Андагы һөҗүмдә дә Җундулла гыйсьянчыларының гаепләнүе, һөҗүмнең эчке дәүләт каршылыгы сәбәпле түгел, ә мәзһәбара низагтан чыгуын күрсәтте.

Билгеле булганча, Иранның көньягындагы Бәлүҗестан вилаятендә сөнниләр яши. Җундалла төркеме әлеге төбәктә яшәгән 1 миллионн 500 мең тирәсе сөннинең сәяси мәнфәгатен кайгыртуны максат итеп куя.

Соңгы һөҗүмдә Пакстанны гаепләү сәбәбенә килгәндә исә, бу төркем гадәттә Пакстанданның Бәлүҗестан вилаятендә җир таләп иткән бәлүҗ төркеме белән еш бутала. Пакстандагы төркем Бәлүҗестан төбәге бәйсезлеге өчен көрәшә.

Ирандагы сөнни хәрәкәт төркеме башлыгы Габделмәлек Риги исә, Ирандагы сөнниләргә тигез хокук бирелүен таләп итә. Төркем Пакстандагы сөнни хәрәкәт кебек җир таләп итми.

Ирандагы соңгы һөҗүм һәм аның Пакстан белән бәйләнеше турында Һиндстан стратегия белгече Б. Раман: "Җундалла, Пакстандагы бәлүҗ милләтче хәрәкәтенә караганда, күбрәк мәзһәбара тигезлекне кайгырткан, сөнни экстремист төркемнәрнең берсе", дип әйтә.

Сөнни-Шигый каршылык

Төбәктә шигый-сөнне каршылыгы соңгы 30 елда шактый тирәнәя башлады. 1979 елда Ирандагы ислам инкыйлабыннан соң, Иранга чиктәш Пакстанда Иран шигый тәэсирен туктату өчен шигыйларга каршы сөнни хәрәкәт җанланды. Заманында Пакстан диктаторы Мөхәммәт Зия сөнни сугышчыларны һәм мәдрәсәләрне көчләндерде.

Пакстанның бу хәрәкәте Иранга каршы булган Согуд Гарәбстанында яклау тапты. Мәгълүм булганча, Якын Көнчыгыш һәм Азиядә Иран белән Сосуд Гарәбстаны арасында үз тәэсирен арттыру өчен көндәшлек бара иде.

Согуд Гарәбстаны Пакстандагы сөнни хәрәкәтне башыннан яклады. Пакстан күләмендә һәм бигрәк тә Иранга якын чик вилаятьләрдә сөнни мәдрәсәләр саны арттырылды. Ләкин сугыш киң таралган төбәктә мәдрәсә максаты сөнни экстримизмгә әйләнде.

Шул уңайдан Җундалланың чыгуында бу мәдрәсәләрнең зур йогынтысы булуы фаразлана. Җундулла төркеме 19 гасырдагы Британ-Һиндстандагы сөнни мәдрәсә ысулларын куллана.

Шигыйлар күпме?

Дөньядагы мөселманнарның 88% сөнниләр тәшкил итә. Шигыйларныың күп өлеше (90%) Иранда яши. Шигыйлар исә Азәрбайҗанда 67%, Гыйракта 60 %, Бахрәйдә 65-70 % яши. Моннан кала Әфганстан, Пакстан, Күвәйт һәм Гарәп Әмирлекләрендә дә 10-25 % шигый азчылык булып яши дип исәпләнә.

Шигыйләр белән сөнниләр арасындагы низаг кайбер илләрдә дини һәм мәдәни аермалыклар сәбәпле, зур көч куллану очракларына әйләнә ала.
XS
SM
MD
LG