Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы урыс милләтчеләре Мәскәүдән ярдәм көтә


Элегрәк урыс милләтчеләре урыс телен яклап имза да җыйган иде
Элегрәк урыс милләтчеләре урыс телен яклап имза да җыйган иде

Казандагы 60лап ата-ана Русия мәгариф министрына ачык хат язган. Алар республикада урыс теленә караганда татар теле күбрәк укытыла дип зарлана.

Әлеге хатны имзалаучылар Татарстанда бик кискен хәл килеп туды дип саный. Хәтта урыс телле балаларны яклау өчен Русия мәгариф министрлыгы һәм хокук яклаучыларның ярдәме кирәк икән. Мәскәүгә, министрга язган ачык хатта бу ата-аналар соңгы елларда урыс теленең кыскартылу хисабына, татар теленең арттырылуын әйтә.

“Күп кенә мәктәпләрдә татар теленең саны урыс теленекенә караганда күбрәк. Ә урыс теле күбрәк булган белем бирү програмнары белән республикада укытырга ярамый”, ди алар ачык хатта.

Шул ук вакытта Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов татар һәм урыс теленең бертигез дәрәҗәдә укытылуын әйтә. Бу хакта ул әле күптән түгел “Азатлык”ка да белдерде.

Ләкин хатны язучылар моның белән канәгать түгел. Татарстанда ике дәүләт теле булуга карамастан, алар урыстелле балаларга, гомумән, татар телен көчләп “тагарга” кирәкми дип саный.

Алар фикеренчә, Русиянең башка төбәкләрендәге яшьтәшләре кебек, аларның балалары да урыс мәдәниятендә тәрбияләнергә һәм урыс телен тулы күләмдә өйрәнергә тиеш.

Татарстан җитәкчеләреннән зарлану

Мәскәүгә мөрәҗәгать язу башлангычында торган Екатерина Беляева “Вечерняя Казань”га белдерүенчә, Татарстанда урыс теленә иң аз вакыт бирелгән федераль укыту стандартын сайлаганнар. Ә ата-аналарны укыту планын сайлаганда катнаштырмаганнар.

“Без Гыйльметдинов белән дә очраштык. Әмма ул урыс телле балаларның хокуклары бозылуын күрмим дип әйтте”, ди Беляева.

Чыннан да, узган елның декабрендә урыс милләтчеләре Татарстан мәгариф һәм фән министры белән очрашуда республикада татар теленең мәҗбүри укытылуына зарланды.

Ләкин Гыйльметдинов ул чакта алар белән килешмәгән иде. Күрәсең, әлеге очрашудан соң, урыс милләтчеләре инде мәсьәләне “югарырак” дәрәҗәдә күтәрергә булган. Шул ук хатта бу мөрәҗәгатьне Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрмәскә соралган.

“Чөнки министр һәм Татарстан президентына күп тапкырлар мөрәҗәгать итеп карадык, әмма бернинди нәтиҗә булмады”, диелә анда.

Медведев рухландырды

Мөгаен, урыс милләтчеләрен соңгы вакытта Русия президенты Дмитрий Медведевның урысларны өстен куюы да рухландырып җибәргәндер. Билгеле булганча, Медведев узган айда парламентның ике пулаты вәкилләре белән очрашканда, Русиядә урыслар иң күп халыкны тәшкил итә, урыс теле дәүләт теле булып тора, ә урыс православ чиркәве иң эре конфессия санала дигән иде.

Моңа кадәр дә вакыт-вакыт “баш калкыткан” урыс милләтчеләр бу сүзләрдән соң, үзләрен бөтенләй иркен хис итә башлады кебек. Гәрчә инде 90нчы еллар белән чагыштырганда, хәзер болай да татар мәгарифе шактый кысылды. Барлык фәннәрне татар телендә укыта торган мәктәп Казанда Мәскәү районындагы 2нче гимназия генә калды дияргә була.

Мисал өчен, кайчандыр 149нчы татар-төрек лицее дип аталган уку йортында хәзер балалар урыс мәктәпләре өчен эшләнгән дәреслекләрдән укыйлар.

“Ул шактый катлаулы. Мисал өчен, борынгы урыс әдәбиятын аңлап бетерерлек түгел. Юкса, татар баласы өчен бит махсус татар мәктәпләре өчен әзерләнгән программа бар. Ә алар исә: “Менә укырга кергәндә балалар белергә тиеш”, дип сәбәп табалар. Әле урыслар “безнең балаларны татарча укытасыз” дип зарлана. Әмма аларның балалары бит җиңеләйтелгән дәреслекләрдән укый”, ди әлеге мәктәптә баласын укытучы Нурия Әлмиева.
XS
SM
MD
LG