Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:33

Трамп әлегә көтелгәннән яхшырак нәтиҗәләр белән бара


Дональд Трамп тавыш бирә

Дональд Трамп тавыш бирә

The Wall Street Journal газеты билгеләп үткәнчә, сайлаулар көтелмәгәнрәк булып чыкты.

The Wall Street Journal газеты күзәтүчесе Дамиан Палетта Дональд Трамп күпләр көткәннән яхшырак нәтиҗәләр күрсәтә дип билгеләп уза.

Ул Оһайо, Флорида һәм Төньяк Каролинада җиңәргә мөмкин. Сайлаучылар коллегиясендә 270 тавыш җыю аның өчен һаман да авыр булып кала, әмма, Палетта язганча, ул җиңүгә таба дөрес юл белән атлый. Һиллари Клинтон бу юлны ябар өчен, әлегә бер ни дә эшли алмады.

XS
SM
MD
LG