Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кара диңгез хәрби көчләре “төтен” чыгарды


Украина һәм Русия парламентлары Русиянең хәрби диңгез көчләрен Кырымда 2042 елга кадәр калдыру турындагы килешүне раслады. Югары Рада утырышында төтеннәр чыкты, парламент рәисенә йомыркалар атылды. Урамда килешүгә каршы чара узды.

Украинаның Югары Радасы рәисе Влaдимир Литвин үз чыгышын шәмсия астында тәмамларга мәҗбүр иде.

Йомыркалар очып төтен таралган залда да президент Виктор Янукович яклы депутатлар Русиянең хәрби диңгез көчләрен Кырымда тагын 25 елга калдыру турындагы килешү өчен тавыш бирә алды. Килешүне 236 депутат хуплады.
Киевта Русиянең хәрби көчләрена каршы урам җыены узса....

Бер сәгать эчендә шундый ук карарны Русиянең Дәүләт Думасы да кабул итте. Норвегиядә сәфәрдә булган президент Дмитрий Медведев думадагы тавыш бирү нәтиҗәләренә хуплау белдереп “Украина үзенең стратегик мәнфәгатьләрен хисләрдән өстен куйды, һәм мин моңа бик шат,” дип белдерде.

21 апрель Русия һәм Украина президентлары имзаланган килешү нигезендә Русиянең хәрби диңгез көчләре Кырымда 2042 елга кадәр кала. Моның өчен Мәскәү Украинага газны 30% ташлама белән сата.

Оппозиция бүгенге тавыш бирүне “Украина тарихындагы караңгы көн” дип атады. Оппозиция җитәкчеләренең берсе Юлия Тимошенко халыкны 11 майда урамнарга чыгарга чакырды.

....Акъярда хөкүмәт яклылар бәйрәм итте


Кичә Киевка килгән Русия премьер-министры Владимир Путин оппозициянең мондый реакциясенә “аптыраш” белдерде.

Русиянең хәрби диңгез көчләре Кырымда Екатерина патшабикә хәкимлек иткән 18 гасырдан бирле тора. Украина Советлар Берлегеннән бәйсезлек игълан иткәннән соң Мәскәү үзенең хәрби базасын 2017 елда күчерәчәген белдергән иде.
XS
SM
MD
LG