Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә башкорт активисты Фаил Алсыновны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү карарын раслады


Фаил Алсынов
Фаил Алсынов

Хөкем карары үзгәрешсез диярлек калган. Бары тик прокурорның Алсыновка өстәмә җәза бирүне сораган үтенече канәгатьләндерелгән. Башкортстан прокуратурасы активистка 2 ел һәм 6 ай буена сайтлар алып баруны, чаралар оештыру һәм үткәрү, аларда катнашуны тыюны сораган.

Бүген, 18 апрельдә Башкортстан Югары мәхкәмәсендә "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновка чыккан хөкем карарына апелляция шикаяте каралды. Аны быел 17 гыйнварда Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем иткән иде.

Алдан әйтелгәнчә, Магнитогорски шәһәренең 2 санлы тикшерү изоляторында утыручы активист утырышка видеоэлемтә аша тоташты.

Хөкем карары үзгәрешсез диярлек калган. Бары тик прокурорның Алсыновка өстәмә җәза бирүне сораган үтенече канәгатьләндерелгән. Башкортстан прокуратурасы активистка ике ел һәм алты ай буе сайтлар алып баруны, чаралар оештыру һәм үткәрү, аларда катнашуны тыюны сораган.

Фаил Алсынов бүгенге утырышы алдыннан халыкка мөрәҗәгать чыгарып, мәхкәмә каршына җыелмаска кушкан иде. "Дуслар, килергә кирәкми. Мәхкәмә ябык була. Минем өчен дога кылыгыз — зур ярдәм булыр", дигән иде ул хатында.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Фаил Алсынов куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде. 2022 елда Алсыновның иптәшләре хакимиятләр һәм куәт оешмасы вәкилләре "аны япмакчы була" дип борчу белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG