Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фаил Алсынов хөкем карарына шикаять каралган көнне халыкка мәхкәмә янына килмәскә кушты


Фаил Алсынов
Фаил Алсынов

"18 апрель Югары мәхкәмә минем эшемне карый. Тагын җыелырга кирәк диючеләр бар. Дуслар, килергә кирәкми. Мәхкәмә ябык була. Мине Магнитогорски шәһәреннән видео аша тыңлаячаклар. Минем өчен дога кылыгыз - зур ярдәм булыр", дигән ул хатында.

18 апрельдә Башкортстан Югары мәхкәмәсендә "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновка чыккан хөкем карарына апелляция шикаяте каралачак. Аны быел 17 гыйнварда Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.

Хатыны Галия Алсынова "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә иренең хатын чыгарды. Бу хатында активист Баймакта 17 гыйнварда булган вакыйгаларның сәбәпләре, тоткарлаулар турында уйлана һәм кешеләргә 18 апрель көнне мәхкәмә бинасы янына килмәскә куша.

"18 апрель Югары мәхкәмә минем эшемне карый. Тагын җыелырга кирәк диючеләр бар. Дуслар, килергә кирәкми. Мәхкәмә ябык була. Мине Магнитогорски шәһәреннән видео аша тыңлаячаклар. Минем өчен дога кылыгыз - зур ярдәм булыр. Югары мәхкәмә эшне җентекләп карар һәм мин газиз балаларын янына кайтырмын дип ышанып калам", дигән ул хатында.

Әлеге вакытта Фаил Алсынов Магнитогорски шәһәренең 2 санлы тикшерү изоляторында утыра. Узган атнаны Илнур Сөендеков үзенең Telegram-каналында өч томга сыеп беткән Фаил Алсыновның җинаять эше белән танышу тәмамланды һәм бу эш үзенчәлекле оештырылды дип язды.

— Фаил Алсынов үзенең җинаять эше белән танышуы тәмамланды. Томнары Магниторскиның тикшерү изоляторына китерелде. Ягъни Баймак район мәхкәмәсе хезмәткәрләре тикшерү изоляторына үзләре килеп йөрде, папкаларны үзләре ташыды. Моңа барысы да шаккатты. Тикшерү изоляторы кешеләре дә, тәҗрибәле адвокатлар да үз гомерләрендә мондый хәлне күрмәгән булып чыкты. Алсыновны Баймакка этап белән китерергә тиешләр иде, әмма аңлашылмаган сәбәпләр аркасында моны башкармадылар,— дип язды ул.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • "Баймак эше" нигезендә 80ләп кешегә җинаять эше ачылды, алар барысы да тикшерү изоляторларында утыра. Аларның изоляторларда утыру 17 июньгә кадәр озайтылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG