Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Фаил Алсыновның мәхкәмәсе ансыз узачак, ул видео аша гына катнашачак


Фаил Алсынов. Архив фотосы
Фаил Алсынов. Архив фотосы

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Фаил Алсыновның шикаятен 18 апрель караячак.

Мәхкәмә утырышының 18 апрельгә билгеләнүен Фаил Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков хәбәр итте. Утырыш Уфада узачак, әмма Фаил Алсыновны анда китермәячәкләр. Мәхкәмәдә ул видеолемтә аша катнашачак.

Әлеге вакытта Фаил Алсынов Магнитогорски шәһәренең 2 санлы тикшерү изоляторында утыра. Узган атнаны Илнур Сөендеков үзенең Telegram каналында өч томга сыеп беткән Фаил Алсыновның җинаять эше белән танышу тәмамланды һәм бу эш үзенчәлекле оештырылды дип язды.

— Фаил Алсынов үзенең җинаять эше белән тануышуы тәмамланды. Томларны Магниторскиның тикшерү изоляторына китерелде. Ягъни Баймак район мәхкәмәсе хезмәткәрләре тикшерү изоляторына үзләре килеп йөрде, папкаларны үзләре ташыды. Моңа барысы да шаккатты. Тикшерү изоляторы кешеләре дә, тәҗрибәле адвокатлар да үз гомерләрендә мондый хәлне күрмәгән булып чыкты. Алсыновны Баймакка этап белән китерергә тиешләр иде, әмма аңлашылмаган сәбәпләр аркасында моны башкармадылар,— дип язды ул.

Адвокат Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять хатын юллаган.

Фаил Алсыновның хатыны Галия Алсынова да үзенең социаль челтәрләрендә утырышның көнен бик тиз билгеләделәр, "бу кадәр ашыгу нәрсәгә бәйле була ала?" дип язды.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • "Баймак эше" нигезендә 80ләп кешегә җинаять эше ачылды, алар барысы да тикшерү изоляторларында утыра. Аларның изоляторларда утыру 17 июньгә кадәр озайтылды.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG