Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернет "кортлары"


Ишан авылы Түнтәрдән "умарта корты" Рәфкатъ Зарипов.
Ишан авылы Түнтәрдән "умарта корты" Рәфкатъ Зарипов.

Интернетта умарта корты кебек тырыш булган татарҗанлы кешеләр бар. Алар мәктәпләрне пәрәвезгә чакырып кала.

Татар мәктәпләре дә башка мәктәпләр кебек үк интернетка керә. Тик һәр мәктәпнең дә әле эшләп торган үз сайты юк. Шулай ук татар мәктәпләре сәхифәләрен гадәттә урыс телендә ясый.

Мәктәп сайтлары Татнетка терәк

Мәгариф сайтлары, татар мәктәбендә белем бирүчеләр юлы Belem.ru порталында кисешә. Аның хуҗасы Раил Гатауллин: “Гомуми белем бирү оешмаларының үз сайтларын булдыру, бигрәк тә республикабызның авыл мәктәпләренең электрон битләре челтәргә чыгуы – күңелле күренеш”, дип яза.

Раил Гатауллин.

Раил Гатауллин, мәктәп сайтларын ясаган яшьләр киләчәктә Татнетның тоткасы булыр, дип өметләнә. Инде андый очраклар да бар. Әйтик, кайчандыр Балтач районы Норма авылы мәктәбе сәхифәсен ясаган Ранил Шәрифҗанов. Ул бүгенге көндә иң уңышлы эшләп килүче татартелле сайтларның берсе булган Baltasi.ru сайтын, форумын да тота. Без аның белән бергәләп без мәктәп сайтларына сәяхәт ясарбыз.

Татарча сайт кайсы мәктәптә бар?

Ранил берочтан Belem.ruда да эшли. Безне иң башта шул үзе эшли торган сайтка чакырды. Бу портал татар мәктәпләренә интернетка керергә ярдәм итә Аның махсус “Web-ресурслар каталогы” дигән төймәсе дә бар. Мәктәпләрдә сайтлар бар икән, тик татарчасы азрак бит. Шуларны Belem.ru сайлап элеп куйган.

Араларында чит төбәкләрдәге сайтлар да бар. Татарстаннан Арча районындагы Кушлавыч, Чирмешәннән Лашман, Яшел Үзән районыннан Акъегет, Яңа Чишмә районы Шахмай авылы мәктәбе сайты бар.

Казан шәһәреннән 5нче татар гимназиясе сайты да татарча. Дөрес күптәннән инде башкаладагы икенче татар гимназиясе дә интернетта сайт тота. Алар быел ул сайтны яңа адреста, яңача итеп ясап куйдылар. Тик Belem.ru каталогына ул әле кермәгән.

Башкортстанда да татар мәктәпләре бар. Әйтик, Чакмагыш районы Каръяуды мәктәбе сайты да татарча әдәби телдә ясап куелган. Ул бай һәм тирән эчтәлекле.

Minem.pochta.ru каталогы

Шулай да Ранил Шәрифҗанов, мәктәп сайтлары исемлеге Minem.pochta.ru дагы каталогта зуррак, ди. Ул исемлектән күренгәнчә иң күп санда мәктәп сайтлары Актаныш районында икән. Бу районның һәр мәктәбе диярлек интернетка кергән. Аларга бу эштә район хәкимияте ярдәм иткән. Мәктәпләр пәрәвезне районның рәсми сайты аша яулый башлаган. Мәктәп сайтлары Aktanish.ru доменында урнашкан. 33 уку йортының сайты эшли.

Татар районында мәктәп сайтлары урысча. Шулай да сөендерә

Актанышта – район үзәгендә өч мәктәп бар. Өчесенең дә сайтын ачып тормасак та була. Татарстандагы район үзәкләре мәктәпләре татарча эшли башласа, кызыл кар явачак бит. Сайтлары да татарча түгел. Элек район үзәге булган Пучы авылы да әлбәттә урысча сайт ачкан. Район үзәкләре сыман зур саналмаган авыллар да кимен куймаган. Әйтик, чи татар авылы Байсар мәктәбенеке дә урысча. Суыксу, Сәфәр һәм Адай, Татар Ямалысы барысы да урысча сайт тота.

Ярый әле Богады авылыныкы татарча эшли. Яңа Кормашта да татарча язулар бар. Шулай иттереп әлегә берничәсе генә татарча эшли, әмма башкалары да бервакытны татарчага күчәр дип өметләник. Ни дисәң дә сөендерә: Актаныш татар районы дип санала, рәсми хакимият сайтында да татарча шактый мәгълүмат бар. Башка районнарныкында татарча бернәрсә булмаска да мөмкин.

Татарча сайт ясау авыррак бит

Ранил Шәрифҗанов.

Ранил Шәрифҗанов, татарча сайтларны ясау авыррак ди. Шуңа күрә мәктәптәге информатика укытучылары урысча гына ясый да куя икән. "Урысча әзер калыплар күп. Ә татарча ясар өчен бераз акыллырак булырга кирәк", ди Ранил. "Элек мин мәктәптә укыганда шрифтлар проблемасы зур иде. Хәзер исә XP атлы Windows аша Unicode белән һәр шрифтны да куярга була. Әмма моның өчен дә бераз осталык яки белем кирәк", ди ул.

Ранил Шәрифҗанов остазлары Раил Гатауллин (Belem.ru), Рүзил Мөхетдинов (Bulmas.ru) белән татарча сайт ясаучы һәркемгә ярдәм итәргә риза. Алар бу эшнең фанатлары.

Татнетның умарта корты Ишми ишан авылында яши

Мәктәп сайтлары саны арта тора. Һәм татар мәктәпләрендә сайтлар ясау эшендә башлап йөрүче итеп еш кына Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе укытучысы Рәфкать Зариповны күрәләр. Ул 2000 еллар башында ук якташы Алмаз Фәйзрахманов белән bнтернетта “Абага” проектын башлап җибәргән иде. Бу олимпиада Балтач муниципаль районы мәгариф бүлеге тарафыннан «Хезмәт» һәм «Азьлане» (удмуртча) газеталары белән берлектә районның сәләтле укучылары өчен ясала. Абаганың инде бүген өч сайты бар. Abaga2000.narod.ru, Abaga2004.narod.ru һәм Abaga2008.narod.ru.

“Рәфкать абый искитәрлек кеше. Шактый өлкән кеше булса да, интернет белән санакны өйрәнеп, балаларны да шул дөньяга тартып кертте”, дип сөйли Ранил Шәрифҗанов. Рәфкать Зарипов данлыклы Түнтәр авылы кешесе. Шул авылда мәдрәсә тоткан Гали ишан яки Ишмөхәммәт ишаннар эшен дәвам итүче милли җанлы мәгърифәтче ул. Татар мәдәнияте, тарихына мөкиббән булган “кадими” кеше булса да ул “җәдитче” ысул – интернетны куллана.

Шул исәптән Түнтәр мәктәбенә дә сайт ясап куйган. Анысы “Алтын умарта” дип атала. Яки “Көнбагыш” атлы юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүче сайтны да Рәфкать Зарипов ясап куйган. Данлыклы укытучы, тынгысыз милләтпәрвәр халкына умарта корты кебек игелекле хезмәт итә. Рәфкать әфәнде белән бергә Ранил, Рүзил, Раил кебек итернет кортлары да тырышып эшли.

XS
SM
MD
LG