Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда зур форум үтәчәк


Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында 19-21 июньдә халыкара фәнни форум узачак. Анда Болгарстан, Маҗарстан (Венгрия), Израил, Русия һәм Украина галимнәре катнашыр дип көтелә.Татарстан фәннәр академиясе белдерүенчә, болгар цивилизациясен тирәнрәк өйрәнү әлеге форумның төп максатларының берсе.


Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының археология үзәге мөдире Айрат Ситдыйков сүзләренчә, әлеге чара зур болгар цивилизациясенә багышланачак. Моңа кадәр галимнәр күп очракта Идел Болгарстанын, Дунайдагы болгарларны аерым-аерымрак өйрәнде.

“Аларны аерым карап булмый. Бу форумда дөнья галимнәренең әлеге мәсьәләгә карашын билгеләү һәм фәнне өйрәнү нинди юлдан китәргә тиешлеген ачыклау тора. Әнә шул ягыннан гына да ул уникаль форум булып тора һәм фәнни конференцияләрдән нык аерыла”, ди Ситдыйков.

Ситдыйков сүзләренчә, Кобрат ханның Бөек Болгар дәүләте беткәч тә болгарлар үзләренең рухи һәм мәдәният дөньясын якын саклаганнар. Шуңа күрә моны аерым бер цивилизация итеп карарга кирәк.

“Цивилизация – ул шәһәрләр культурасы дигән сүз. Болгарлар кая гына килмәсеннәр, алар үзләре белән шәһәр культурасын китерәләр. Һөнәрчелек, игенчелек белән бәйле зур дәрәҗәгә җиткән культураны күрсәтәләр. Бу форум вакытында болгар икътисадының төрле якларга таралышы да, шулай ук болгар чорына бәйле булган Сабантуй мәсьәләсе дә каралачак”, ди Ситдыйков.

Форумга UNESCO вәкилләре дә килер дип көтелә. Татарстан Болгар тыюлыгын әлеге Халыкара оешманың матди, ә Сабантуйны рухый дөньякүләм мирас исемлегендә күрергә тели.

Татар дәүләт фольклор үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова да Сабантуй бәйгеләренең болгар чорына ук барып тоташуын әйтә. “Бу бәйгенең җир, сука, сабан белән бәйләнеше ул безнең дәүләтчелегебез белән дә бәйле. Болгар чорында Сабантуйларның үтүе язылып калмаса да, ул билгеле.

Бу бәйгеләр безнең бик борынгы төрки-татар чорларыннан ук килә. Сабан белән бәйләнеше исә безнең утрак тормышлы булуыбызны күрсәтә. Болгар - ул безнең мөстәкыйль дәүләт булып формалашуыбыз.

Без әллә кайчаннан ук, Хәзәр каганлыгы чорларыннан ук дәүләт системасында. Аңа кадәр үк дәүләт институтларының кайбер күренешләре безгә билгеле.

Гомум төрки традицияне үз юнәлешендә үзенең җирлегенә һәм климат шартларына яраклаштырып Болгар чорында да Сабантуйлар үтүен ассызыклыйбыз. Татар халкының җир белән бәйле йоласы булып формалашу нигезләрен без шушы чорда ук күрәбез”, ди Җәүһәрова.

Татарстан фәннәр академиясе белдерүенчә, болгар цивилизациясен тирәнрәк өйрәнү әлеге форумның төп максатларының берсе. Шулай ук Болгар музей-тыюлыгын мәдәни һәм туристлар үзәге буларак үстерүгә дә зур өлеш кертәчәк.

Форумны Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендәге “Яңарыш” вакыфының багучылар шурасы, фәннәр академиясе һәм тарих институты оештыра.
XS
SM
MD
LG