Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан транспортында сак көчәйтелде


Мәскәүдәге “Домодедово” һава аланында булган шартлаудан соң, Казан вокзалында, һава аланында күзәтү, тикшерү чаралары бермә-бер көчәйтелде.


Татарстанның транспорт прокуроры Руслан Цечоев белдерүенчә, эчке эшләр министрлыгының транспорт өчен җаваплы хезмәткәрләре саны 30%ка арттырылган. Хәзер Казан һава аланында, вокзалда халыкны тикшереп кертәләр, этләрне дә эшкә җиктеләр.

Казан һава аланы янындагы машина кую урыннарына хәзер якын килеп булмый. Татар халык мәкалендә әйтелгәнчә, атны урлаткач, таш абзар-сарай салып яталар.

Транспорт прокуроры сүзләренчә, тикшерү чаралары элек тә кертелгән була. Шулай да “Домодедово”дагы шартлаудан соң өстәмә чаралар кертүне дә кирәк дип тапканнар.

“Киләчәктә өстәмә чаралар бетерелер. Бүген исә моны кирәк дип саныйбыз”, ди Руслан Цечоев.

Халыкны тикшереп кертү, күзәтүдән тыш кертелгән өстәмә саклану чараларын прокуратура хезмәткәрләре әйтергә теләми. Әйтүләренә караганда, террорчылар кайбер саклану чараларын белми торырга тиеш.

Татарстанның эчке эшләр министрлыгының транспорт идарәсе хезмәткәрләре фикеренчә, Казанда шартлаулар килеп чыкмасын өчен, һәркем сак, тирә-юньгә игътибарлы булырга тиеш.

Татарстан Диния нәзарәте дә Мәскәүдә булган шартлауга тискәре мөнәсәбәтен белдерде. Мөфтият мөрәҗәгатендә язылганча, шартлау Русиянең күпмилләтле җәмгыятен тотрыксызландыру өчен оештырылган.
XS
SM
MD
LG