Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар иле” социаль челтәре апрель аенда эшли башлар дип көтелә


Раил Гатауллин: “Татар иле”ндә бүтән бер генә челтәрдә дә, бер генә сайтта да булмаган эчтәлек булачак", ди
Раил Гатауллин: “Татар иле”ндә бүтән бер генә челтәрдә дә, бер генә сайтта да булмаган эчтәлек булачак", ди

Бүген Татарстан министрлар кабинетында “Татар иле” социаль челтәренә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Ярты ел элек президент Миңнехановка тәкъдим ителгән проект тагын берничә айдан эшли башларга тиеш.


Татарстан премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева үткәргән бүгенге киңәшмәдә Татарстан Фәннәр академиясе, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татар энциклопедиясе институты, Татарстан китап нәшрияты, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” агентлыгы, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе вәкилләре катнашты. Һәрберсенең “Татар иле”ндә катнашы бар.

“Татар иле” – ул мәгълүмати ресурслары булган Бөтендөнья татар социаль челтәре. Проектның авторы – “Belem.ru” порталы җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълуматлаштыру технологияләре бүлеге мөдире Раил Гатауллин. 2011 елның 20 июлендә ул үзенең идеясен Татарстан премьер-министрына тәкъдим итә. Халиков Гатауллин фикерен хуплап, проектка яшел ут бирә.

Башка социаль челтәрләрдә кебек үк “Татар иле”ндә дә һәрбер кеше үзенең шәхси битен ачып, башка кулланучылар белән аралаша алачак. Тик “Facebook” яисә “Orkut”тан аермалы буларак, “Татар иле” эксклюзив контент белән баетылачак. Биредә татар язучыларының әсәрләре, аларның тәрҗемәи хәлләре белән танышырга, татар спектакльләрен карарга, милли музыканың алтын фондын тәшкил иткән татар җырларын тыңларга мөмкин булачак. Бүгенге киңәшмәдә мәсьәләнең хокукый ягы каралды.

“Һәрбер әсәрнең – роман булсынмы ул, җырмы, спектакльме – авторы бар. Иң беренче чиратта, авторлык хокуклары мәсьәләсе килеп баса. Бүген менә шул хакта сүз барды. Мартка кадәр бу мәсьәлә хәл ителеп бетергә тиеш. Шуннан соң инде челтәрне эчтәлек белән тулыландыра башлыйбыз”, дип сөйләде “Азатлык” хәбәрчесенә Раил Гатауллин.

“Социаль челтәрләр болай да күп бит инде. Анда утыручы аудиторияне яңа челтәргә җәлеп итү авыр булыр дип курыкмыйсызмы соң?” дигән сорауга, Гатауллин болай җавап бирде: “Татар иле”ндә бүтән бер генә челтәрдә дә, бер генә сайтта да булмаган эчтәлек булачак. Әйтик, мин яңа гына тугызнчы сыйныф татар әдәбияты дәреслеге буенча анализ ясап чыктым. Мәктәп укучылары язучы Шәриф Еникеев, шагыйрә Энҗе Мөэминова, рәссам Лотфулла Фәттахов турында укый. Әлеге шәхесләр турында өстәмә мәгълүмат алырга теләгән укучы, әлбәттә инде, интернетка мөрәҗәгать итә. “Яндекс”тан эзләп карадым: Лотфулла Фәттаховның нибары ике генә рәсем файлы табылды, ә Шәриф Еникеев турында бөтенләй бер (!) генә хәбәр килеп чыкты. “Татар иле”ндә исә алар турында тулы, тәфсилле мәгълүматлар урнаштыралачак”.

Яңа социаль челтәр өч телдә: татарча, урысча һәм инглизчә эшләячәк. Язуга килгәндә, татарча ике төрле графикада укырга һәм язарга мөмкин булачак: кирилда һәм латинда. Моннан тыш, Казан федераль университеты галимнәре “Татар иле” аша татар теле дәресләрен дә бирәчәк.

“Дәресләр ике дәрәҗәгә бүленгән. Курсны узганнан соң, кулланучыга сертификат та тапшырылачак”, дип сөйләде Раил Гатауллин. Курслар бушлай булачак.

“Һәрбер кулланучының татар телендә нинди күләмдә аралашуына карап, шәхси рейтингы төзеләчәк. Рейтинг югарырак булган саен кулланучыга “Татар иле”нең яңа мөмкинлекләре ачылачак. Әйтик, бер-береңә бүләк ясау, котлау хаты җибәрү кебек бонуслар булачак”, дип дәвам итте Гатауллин.

Проект өстендә барлыгы 80ләп кеше эшли икән. “Татар иле”нең бәясе турында мәгълүмат сер итеп саклана, шуңа күрә бу сорауга җавап алып булмады.

“Миңнеханов “В Контакте” челтәрен татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән егетләрне акчалата бүләкләргә кушты. Хәзер менә “Facebook” челтәрен дә татарчага тәрҗемә итә башлыйбыз. Әлегә төркемебездә дүрт кеше бар. Бу эшкә һәркем алына алмый, чөнки, беренчедән, техник белем кирәк булса, икенчедән, “Facebook”ны инглизчәдән турыдан-туры татарчага тәрҗемә итәргә туры килә. Ә андыйлар бик аз. Шулай да, җиң сызганып эшкә керешсәк, 18 мең техник элементны ярты ел эчендә тәрҗемә итеп бетерербез дип өметләнәм”, диде Гатауллин.

Моннан тыш, “Google Android 2.3” платформасы да татарчага тәрҗемә ителә икән. Тагын ярты елдан әлеге платформа нигезендә эшли торган “HTC”, “Samsung” һәм башка смартфоннарда татар теле дә булачак.

“Татар иле” социаль челтәре 2012 елның 26 апрелендә эшли башлар дип көтелә.
XS
SM
MD
LG