Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самардагы татар җитәкчеләре тавышларын Путинга бирмәкче


"Сайлауда Путин җиңәчәк" ди Самардагы татар җитәкчеләре
"Сайлауда Путин җиңәчәк" ди Самардагы татар җитәкчеләре

Якшәмбедә Русиядә президент сайлау үтә. Бу сәяси чарага халыкта төрле караш. Чаллы, Казан, Уфадагы иҗтимагый үзәкләр Путинга каршы тавыш бирергә чакырса, Самардагы татар җитәкчеләре башка карашта булып чыкты.


Самар өлкәсендәге дистәләгән татар милли җәмгыятьләрендә җитәкче булып күренекле шәхесләр эшли. Азатлык хәбәрчесе “Сайлауга баргач, кемгә тавыш бирәчәксез?” дигән сорау белән милли лидерларга мөрәҗәгать итте.

“Туган тел” Самар өлкә татар җәмгыяте рәисе Илгиз Кәлүч:

“Зур сәясәттә мин Миңтимер Шәймиев тәртибенә карыйм. Ул – акыл иясе. “Яңа гасыр” тапшыруларында аның чыгышларын йотлыгып тыңлыйм. Әгәр ул Путинга тукталган икән – димәк, шулай кирәк.Тавышымны Путинга бирәчәкмен.”

“Туган тел” җәмгыятенең рәис урынбасары Вазыйх Мөхәммәтшин:

“Мин гомерем буе төзүче булып эшлим. Үз көнемне үзем күрәм. Путин җимерелгән илне аякка бастырырга тырыша. Аңа кадәр иреклек дилбегәсен җибәреп карадылар. Нәтиҗәсен күрдек. Русия халкы боргычлаганны ярата. Мин Путин яклы.”

“Туган тел” җәмгыятенең шура әгъзасы Әнвәр Булхин:

“Самарда бүгенге сәясәткә яраклашып, югары технологияләр кулланып эшләүче заводлар бар. Шуларның берсе – безнең кабель компаниясе. Продукциябезне хәтта чит илләргә дә озатабыз. Бүгенге хакимият мине канәгатьләндерә. Җибәрелгән хаталарны төзәтерләр. Соңгы вакытта Путин да үзгәрә һәм яхшы якка. Сайлауда Путин узачак.”

Тольятти шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәшид Нурмөхәммәтов:

“Теләсә кайсы хакимият белән уртак тел таба белергә кирәк. Мин татар җәмәгатьчелегенең мәшәкатьләрен үз өстемә алганмын икән, җилкәмдәге җаваплылыкны тоеп яшим. Шәһәргә яңа мәчет кирәк. Татар мәктәбе кирәк. Миңа ЛДПРда, башкасы да булышмый. Начармы, яманмы “Бердәм Русия”дән ярдәм алам милләтем өчен. Ә үз көнемне мин үзем күрә беләм. Татарыма файдасы күбрәк тисен дип Путин партиясенә таянам. Шикләнгәнем дә юк. Путинны сайлыйм.”

Җигүле шәһәр мохтарият җитәкчесенең урынбасары Марат Рәсүлев:

“Шәһәребездә татар җәмгыяте рәсми рәвештә әле теркәлде генә. Шуңа карамастан, без зур проектлар эшлибез. Гомердә булмаганны шәһәрдә мәчет салырга җир бирделәр. Каршылыклар булды, ләкин түрәләр ачыктан-ачык безнең яклы булдылар.Түрәләр арбасына утыра белергә дә кирәк. Утыргач, үз җырыңны җырлый да белергә кирәк. Җитәкчеләр белән уртак тел тапмаган кеше безнең шартларда милли лидер була алмый. Президент итеп мин Путинны күрәм”.

Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илсур Гыйлманов:

“Сызран кечкенә генә шәһәр булса да, дүртенче мәчет салырга җир бирделәр. Шәһәр түрәләре татар милләтенә ихтирам һәм хөрмәт белән карый. Дәүләт фиркасе белән тыгыз, бер-беребезне аңлашып хезмәттәшлек итәбез. Шәһәр думасында татар депутатыбыз бар. Ул да “Бердәм Русия” кешесе. Барчабыз да Казанны карап яшибез. Шәймиевнең һәр сүзенә колак салабыз. Бабай әйткәнне тыңламый ярамый. Ул бит Путин яклы”.

Спорт мастеры Ринат Ситдиков:

“Мин Яңа Куйбыш шәһәрендә “Туган тел” җәмгыятен дә җитәклим, спорт мәктәбе мөдире булып та эшлим. Халык белән эшне ике юнәлештә алып барам. Спорт һәм динебез ислам юлына бастыруда көч куям. Яшь кеше буларак намазларымны калдырмыйм, ураза тотам. Сокланырлык мәчет салдык. Татар телен өйрәнәбез. Шәһәр тарихында беренче мәртәбә Сабан туе уздырдык. Түрәләр татарлар белән санашалар. Иң элек Ходайдан сорыйм. Аннары гына түрәләргә мөрәҗәгать итәм. Аллага шөкер, максатларым тормышка ашып бара.Путин хакимиятенә яраклаштым. Көчемне көрәшкә түгел, иҗатка сарыф итәм. Путин узачак”.

Милли хәрәкәт аксакалы Азат Надиров:

“Жириновский – җимерүче. Прохоров – билгесез кеше. Коммунистлар җитмеш ел тәҗрибә ясап карадылар. Президентлыкка Путиннан башканы күрмим”.

Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин:

“Өлкәнең ярты халкы Самарда тора. Бик күп татарлар дәрәҗәле урыннарны били. Соңгы елларда күзгә күренеп татарлар сәясәткә кереп бара. Губерна думасында ике татар депутаты. Самар шәһәр думасында бер татарыбыз депутат. Без халыкка үз фикеребезне такмыйбыз. Шул ук вакытта үз позициямне белгертүдән дә баш тартмыйм. Әлегә Путинны алмаштырырлык кеше юк”.

Похвистнево районындагы “Туган тел” җәмгыяте рәисе, намазчы, хаҗи, эшбатыр Расыйх Латыпов:

“Гали авылы теләсә кайсы “изм”да да үз көнен үзе күрде. Халкым мул тормышта яши. Иманлы авыл. Мәчетләр гөрләп эшли. Мәдрәсә тулы шәкерт. Урта мәктәптә балалар туган телебезне өйрәнәләр. Һәр елны 20-25 нарасый туа. Бүгенге хакимият ярдәмендә авылда зур эшләр башкарылды. Һәрвакыт халыкның күпчелеге тавышын “Бердәм Русия”гә бирә. Путинга авылдашларымның мөнәсәбәте яхшы. Мин үзем Путин тарафдары”.

Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиуллов:

“Атна саен кабул итү сәгатьләрендә миңа халык агыла. Җәмгыятьтәге бозыклыкка чама юк. Ата – улны, ана – кызны белми. Тормышка зарланалар. Тикшерә башлыйм. Бүген мин тик татарлар турында гына сүз алып барам. Ире дә эчә, хатыны да калышмый. Хәләлнең нәрсә икәнен белмиләр. Намаз юк. Дога юк. Килен, кияү оныклар белән бергә өелеп эчәләр. Бу катламга бернинди сайлаулар да кирәкми. Шул ук вакытта актив яшьләрнең сафы горурланырлык. Айнык тормыш алып баралар. Булдыклылар. Намаз укырга да вакыт табалар. Балалар да тәрбиялиләр. Сәясәт арбасыннан да төшмиләр. Сәясәттә җиң сызганып эшләсәң, халкыңа күбрәк файда китерәсең. Мин Самар шәһәр думасында депутат. Сайлаучыларымны фиркаләргә бүлмим. Сайлау кабинасына кергәч, ул берүзе кала. Кабина тулы чиксез демократия! Илбашы итеп тик Путинны гына күрәм”.
XS
SM
MD
LG