Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меңнәрчә хәрәмләшү әйтелсә дә, Путин чиста җиңү игълан итте

Русиядә президент сайлауның беренче нәтиҗәләренә караганда, премьер-министр Владимир Путин икенче турсыз гына җиңәргә охшый.

Русия үзәк сайлау комиссиясе белдерүенчә, сайлау протоколларының 99 процентын исәпкә алган хисап Путин 63,82 процент тавыш җыйган.

Коммунистлар җитәкчесе Геннадий Зюганов 17,18 процент тавыш белән икенче урында.

Үзен-үзе намзәт буларак тәкъдим иткән эшмәкәр Михаил Прохоров 7,26 процент тавыш җыеп өченче урынга чыкты.

ЛДПР җитәкчесе Владимир Җириновский аннан бераз гына калыша. Ул 6,23 процент тавыш җыя.

Иң соңгы урында “Гадел Русия” җитәкчесе Сергей Миронов – 3,82 процент.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе сайлау протоколларының исәпкә алынган өлешенә таянып Путинның республикада 86,65 проценттан артык тавыш җыйганлыгын игълан итте. Зюганов 7,68 процент чамасы, Прохоров - 1,92 процент тавыш алган. Жириновский 1,81 һәм Миронов 1,46 процент алган.

Дума сайлавында "Бердәм Русия" өчен Татарстандагыга караганда начаррак тавыш биргән Башкортстан Путинны яклауда да бераз калышкан. Премьер-министр анда 81,39 процент, Зюганов – 11,59 процент, Жириновский – 2,53 процент, Прохоров – 2,15 процент, Миронов 1,70 процент җыйган.

Мәскәүдәге беренче нәтиҗәләргә караганда, анда Путин 47,4 процент тавыш җыя алмаган. Прохоров анда 20,07, Зюганов 19,1 проценттан артыграк тавыш җыйган.

Беренче исәпләүләргә караганда, тавыш бирүдә 63,37 процент сайлаучы катнашкан.

Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүнең тулы нәтиҗәләрен 5 март иртәсендә игълан итәчәген белдерде.

Владимир Путин тавыш бирү тәмамланганнан соң Мәскәүнең Манеж мәйданына теләктәшлек белдерергә җыелган йөз меңләп кеше алдында кабатлый-кабатлый үзенең гадел сайлауда җиңүгә ирешүен игълан итсә дә, күзәтүчеләр сайлауның бик күп канун бозулар белән үтүен хәбәр итә.
Путин һәм Медведев чыгышы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:03 0:00

Манеж мәйданына халык Мәскәүдән генә түгел, Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган. Алар кәефләренең яхшы булуын, Русиядә халыкның яхшы яшәвен һәм киләчәктә тагын да яхшырачагына өметләнүен әйтә.
Манеж мәйданында Путин митингы
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:31 0:00

Михаил Прохоров тавыш бирү тәмамланганнан соң үзенең сайлау штабында чыгыш ясап сайлауның күпсанлы хәрәмләшүләр белән үткәнлеген һәм киләчәктә мәхкәмәләргә мөрәҗәгатьләр булачагын белдерде.
Михаила Прохоров чыгышы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:38 0:00

“Голос” оешмасының интернеттагы "Сайлауда хәрәмләшүләр харитасы"на караганда, бар Русия буйлап дүрт меңләп хәрәмләшү турында хәбәрләр килгән.

Бу харита Казанда 79, Уфада 53 канун бозуны теркәгән. Татарстанда күзәтүчеләрне тавышлар санауга кертмәү очраклары, Башкортстанда карусель ысулы белән күп тапкыр тавыш бирүләр турында хәбәрләр булды. Мәскәүдә исә андый канун бозулар меңнән артык.

Путин тәкъдиме белән бу сайлауда беренче мәртәбә веб-камералар да кулланылды. Премьер-министр тавыш бирү урыннарына веб-камералар урнаштыруны узган декабрь аенда телевидение аша туры эфирда халык сорауларына җавап биргәндә тәкъдим иткән иде. Путин сайлау тартмаларына ялган бюллетеньнәр салынмаганлыгына бернинди шик тә калмаска тиеш диде. Әмма күп кенә урыннарда күзәтү веб-камералары, әллә белмәгәнлектәнме, әллә махсусмы, ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.

Путин камералары бик хәйләкәр

Чаллыдагы веб-камера ике сайлау тартмасының берсен шактый яхшы күрсәтсә дә, икенче тартманың кырыен гына күрсәтә. Ялган бюллетеньнәр ташларга теләгән кешенең кайсы тартма янына киләчәген чамаларга була.
1/9 Чаллыдагы веб-камера ике сайлау тартмасының берсен шактый яхшы күрсәтсә дә, икенче тартманың кырыен гына күрсәтә. Ялган бюллетеньнәр ташларга теләгән кешенең кайсы тартма янына киләчәген чамаларга була.
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Уфадагы бу веб-камера сайлау тартмасыннан шактый ерак куелган. Ул сайлаучының тавыш бирү бүлмәсеннән чыгып тартмага таба килүен күрсәтсә дә, ялган бюллетеньнәр салучының камерага арт белән борылып, канун бозуны каплау мөмкинлеге бар.
2/9 Уфадагы бу веб-камера сайлау тартмасыннан шактый ерак куелган. Ул сайлаучының тавыш бирү бүлмәсеннән чыгып тартмага таба килүен күрсәтсә дә, ялган бюллетеньнәр салучының камерага арт белән борылып, канун бозуны каплау мөмкинлеге бар.
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Белореттагы бу веб-камера ялган бюллетеньнәр салуны ачык күрсәтер иде. Ул тартмага шактый якын урнаштырылган. Русия һәм Башкортстан әләмнәре торганга, тартмалар янына камерага арт белән борылып килү бик сәер булыр иде. Әмма бу камера ялган бюллетеньнәр та
3/9 Белореттагы бу веб-камера ялган бюллетеньнәр салуны ачык күрсәтер иде. Ул тартмага шактый якын урнаштырылган. Русия һәм Башкортстан әләмнәре торганга, тартмалар янына камерага арт белән борылып килү бик сәер булыр иде. Әмма бу камера ялган бюллетеньнәр та
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Сарман районының Илексаз авылындагы бу веб-камера идән ташларын бик ачык күрсәтә. Әмма сайлау тартмасы игътибардан шактый читтә, һәм биредә дә бюллетеньнәр салуны камерадан гәүдә белән каплау мөмкин.
4/9 Сарман районының Илексаз авылындагы бу веб-камера идән ташларын бик ачык күрсәтә. Әмма сайлау тартмасы игътибардан шактый читтә, һәм биредә дә бюллетеньнәр салуны камерадан гәүдә белән каплау мөмкин.
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Арчадагы веб-камера яшерен тавыш бирү бүлмәсе өстенә куелган. Күп очракта ул тартмага таба баручыларның аркасын гына күрсәтә.
5/9 Арчадагы веб-камера яшерен тавыш бирү бүлмәсе өстенә куелган. Күп очракта ул тартмага таба баручыларның аркасын гына күрсәтә.
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Апаста да веб-камераны сайлау тартмасыннан еракка куйганнар һәм биредә дә ялган бюллетеньнәр ташлау капланырга мөмкин.
6/9 Апаста да веб-камераны сайлау тартмасыннан еракка куйганнар һәм биредә дә ялган бюллетеньнәр ташлау капланырга мөмкин.
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Чуашстанның Шыгырдан авылында куелган веб-камера ялган бюллетеньнәр ташлаучыга мөмкинлек калдырмый диярлек.
7/9 Чуашстанның Шыгырдан авылында куелган веб-камера ялган бюллетеньнәр ташлаучыга мөмкинлек калдырмый диярлек.
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Бу сүрәт Пенза өлкәсендәге мәшһүр Әләзән авылындагы веб-камерадан.
8/9 Бу сүрәт Пенза өлкәсендәге мәшһүр Әләзән авылындагы веб-камерадан.
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Ульян өлкәсендәге Иске Кулатка авылындагы бу сайлау тартмасына ялган бюллетеньнәр салынмагандыр дип өметләнергә була.
9/9 Ульян өлкәсендәге Иске Кулатка авылындагы бу сайлау тартмасына ялган бюллетеньнәр салынмагандыр дип өметләнергә була.
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG