Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны .tatar доменына каршы булса да, Татарстан аны теркәтәчәк


Согуд Гарәбстаны татарларның беренче дәрәҗәле .tatar доменын алуга каршы чыкты. Патшалыкның технологияләр һәм элемтә комиссиясе теркәлүгә тәкъдим ителгән югары дәрәҗәле милли доменнар турында үз фикерен белдерде. Комиссия үзе ризалашмаган доменнарның махсус исемлеген чыгарды. .tatar домены да шулар арасында.

Бу елның июнендә генә интернетта .tatar доменын теркәүгә гариза бирелгән иде. Җәмгыятьтә, интернет киңлекләрендә ун елга якын барган бәхәснең уңай нәтиҗәсе булып, ниһаять, Татарстан хөкүмәте бу өлкәдә зур адым ясады.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов яңа вазифага керешкәндә, доменга гариза бирүне уңай бәяләп, татарларны куандырды. Ул “Югары дәрәҗәдәге домен алуга ирешү – татар теле һәм мәдәниятына интернетта аерым почмакны булдыру өчен кирәк”, дип белдерде. Татарстан хөкүмәте гариза тапшырды, татарларның доменлы булу-булмавы көз айларында каралырга тиеш. Ләкин эш шома гына барып чыкмас кебек.

16 август көнне Согуд Гарәбстанының технологияләр һәм элемтә комиссиясе теркәлүгә тәкъдим ителгән доменнар исемлеген тәнкыйтьләп чыкты. Алар ризалашмаган доменнар арасында нигездә порнографик эчтәлекле сайтлар урын табачак доменнар бар. Мисал өчен, алар фикеренчә, балаларга тауарлар сатарга һәм хезмәтләр күрсәтергә тиешле .baby домены нигезендә порнография тарату булачак. .wine һәм .vodka кебек доменнарның да исемлеккә кертелүе сораулар тудырмый кебек. Ә менә .tatar доменының Согуд Гарәбстанына нәрсәсе белән комачау иткәне күпләргә аңлашылмый калды.

Рәсми аңлатуда Согуд Гарәбстанының технологияләр һәм элемтә комиссиясе вәкиле Габделмәҗит “татар халкы бар дөньяга таралып яши, аның вәкилләре төрле илләрдә бар, һәм .tatar домены аерым бер төркемнең идарәсе астында була алмый”, диде. Аның сүзләренчә, бу доменны теркәү кайбер кешеләргә, аерым җәмгыятьләргә мыскыллы мөнәсәбәт белдерү буларак яңгырарга мөмкин. "Татарлар өчен бер генә оешма җавап бирә алмый”, диелгән. Оешма шулай ук .islam доменына да каршы.

КФУ галиме, "еТатар” ресурсы җитәкчесе Илшат Сәетов сүзләренчә, Татарстан кичекмәстән юридик яктан доменны алуга хокукы бар икәнен дәлилләп тагын документлар юлларга тиеш.

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов
“Доменнар өчен җаваплы Координацион шурага төрле илләрдәге оешмалар керә, алар төрле фикерләрне, уңаен да, тискәресен дә туплый. Каршы фикерләр булган очракта, һәм алар өчен дәлилле кебек тоелса, Татарстанның гаризасын кире кагарга да мөмкиннәр.

Согуд Гарәбстанның тел төбендә ни икәнен аңлау авыр. .baby доменын ни өчен хупламаганнарын аңлатканнар, балалар порнографиясе тарату өчен кулланырга мөмкиннәр, дип әйтәләр. Ә .tatar домены, имеш, дини, милли хокукларны чикләргә мөмкин дигәннәр. Алар гомумән шыгый, католик, ислам, библия кебек доменнарга каршы булып чыкты. Кем белә, бәлки, татарлар гарәпләргә каршы чыксын дип кул уйнатучылар да бардыр, монысын да инкарь итәргә кирәкми.

Татарстан, ниһаять, бу өлкәдә зур адым ясады, күпме көттек, гариза тапшыру да зур адым! Хәзер артка чигенеш булыр дигән куркыныч бар. Татарстанга кичекмәстән Координацион шурага ни өчен домен кирәклеге турында аңлатып, бу аерым төркемнең позициясе түгел, ә татарларны берләштергән республиканың рәсми органы икәнен күрсәтеп кәгазь ясарга кирәк. Карар чыкканын көтмичә, алдан чара күрсәләр, хәерлерәк булыр”, ди Илшат.

Барлыгы ун гаризага Согуд Гарәбстаны йөздән артык фикер калдырган. CNN хәбәр иткәнчә, бу фикерләр рәсми протест нотыгы түгел, ә шәхси фикер буларак кабул ителә. Үз фикерләрен һәр теләгән кеше һәм оешма калдыра ала, дөрес, ул рәсми булыр өчен, аңа акча түләргә кирәк. ICANN оешмасына инде алты меңгә кадәр комментар килде.

Американың Patagonia дип аталган кибетләр челтәре дә үз доменын ачарга теләгән иде, ләкин моңа Аргентина каршы чыкты, чөнки әлеге илнең шундый ук исемле төбәге бар.

Әлеге хәбәр интернетта таралганнан соң, Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов үз Твиттерында .tatar доменының барыбер теркәләчәген белдерде. Ул - ".tatar домены хөкүмәт структурасы тарафыннан теркәләчәк һәм дөньяда татар мәдәниятен үстерүгә ярдәм итәчәк", - дип белдерде. Министр сүзләренчә, Согуд Гарәбстаны дәгъвалары доменны теркәү теләгенә тәэсир итмәячәк. Гаризаны Бөтендөнья татар конгрессы да хуплады.
XS
SM
MD
LG