Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Югары мәхкәмәсе уфагубчыларны якламады


Башкортстан Югары мәхкәмәсе “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнеп кулга алынган шәхесләрне якламады. 30 октябрьдә узган Югары мәхкәмә утырышында Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе карары үз көчендә калдырылды, ягъни блоггерларга шартлы хөкем карарлары гамәлдә кала.

Танылган эшкуар Николай Швецов, Башкортстан Фәннәр академиясенең өлкән гыйльми хезмәткәрләре, тарих фәннәре кандидатлары Илдар Габдрафыйков белән Игорь Кучимов һәм журналист Сергей Орлов, техник хезмәткәр Константин Нестеров өч елдан артык инде үзләренең гаепсез булулары хакында дәлилләп мәхкәмә юлларын таптый.

Ләкин әле республика Югары мәхкәмәсенең дә элекке карарны үз көчендә калдыруы уфагубчыларны көрәштән туктатмаячак. Танылган галим Илдар Габдрафыйков Югары мәхкәмә утырышының да исем өчен генә үтүе хакында белдерде.

2009 елның август ае башында Уфада 5 кеше, “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә шикләнелеп, кулга алынды һәм тикшерү бүлекләренә ябылды. Әмма берничә көннән, Башкортстан Югары мәхкәмәсе карары белән, аларны иреккә чыгарырга мәҗбүр булдылар.

Мортаза Рәхимов президент булганда, соңгы ике-өч елда “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе Башкортстан хакимиятләре гамәлләрен каты тәнкыйтькә тота килде. Блоггерлар үзләренә карата дәвам иткән мәхкәмәләрне сәяси эзәрлекләү дип бәйли. Алар гаделлек юллап Страсбург мәхкәмәсенә кадәр барып җитәчәген әйтә.
XS
SM
MD
LG