Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Русиядә миллилекне бетерү стратегиясенә каршы


Рәсми Казан Русиянең милли сәясәт стратегиясенә карата фикерен әйтте
Рәсми Казан Русиянең милли сәясәт стратегиясенә карата фикерен әйтте

Татарстан Русиянең милли сәясәт стратегиясенә үз тәкъдимнәрен кертте. Милли республикаларны бетереп илдә эре сәнәгать районнары төзүгә, милли телләрне юкка чыгаруга, бары тик рус милләтенең генә абруен күтәрүгә каршы чыкты. Шул да кызык – рәсми Казан моны киң җәмәгатьчелеккә чыгармый, Азатлык бу турыдагы мәгълүматны бөртекләп җыйды дияргә була.

Милли төбәкләрдәге сәясәт белгечләре, галимнәр, җәмәгатьчелек Русиянең милли сәясәт стратегиясендәге илнең хәзерге төзелешен юкка чыгарып, республикалар һәм төбәкләр урынына эре территориаль-сәнәгати районнар төзү тәкъдимен иң куркыныч юллар буларак бәяләде. Бу юллар, стратегия үзгәрешсез кабул ителгән очракта, киләчәктә милли республикаларның бөтенләй бетәчәге турында иде.

Татарстан Мәскәүгә юлланган документта бу юлларны бөтенләй төшереп калдыру тәкъдимен кертте. Шулай ук Татарстан Русия төзелешендә алга таба да федерализм принципларын дәвам итеп, “федераль һәм региональ хакимиятләрнең вәкаләтләрен хокукый яктан камилләштерү” кирәклегенә дә басым ясый.

Татарстан регионнарның икътисади активлыгын хуплаучы һәм дәүләттән дә ярдәм алырга мөмкинлек бирүче хокукый, сәяси һәм икътисади чаралар булдырырга кирәк дип тә белдерә.

Русиядәге сәясәтчеләр авызыннан моннан 10-15 еллар элек үк губерналар төзү кирәклеге турында чыккан тәкъдимнәр соңгы вакытта, яңа төсмер алып, ешрак яңгырый башлады. Республикаларга каршы булган бу стратегия төбәкләрдә тикшерелеп бетәргә дә өлгермәде, “Ватандашлар платформасы” фиркасе лидеры Михаил Прохоров илнең территориаль төзелешен яңадан кору өчен Русия Конституциясенә үзгәреш кертү тәкъдиме белән чыкты. Белгечләр Прохоровның Кремль белән фикердәш булуын элек тә белдергән иде һәм бу фикер янә кабатланды.

Милли төбәк компонентын, БДИны татарча бирүне кайтарырга

Русия президенты каршындагы эшче төркем әзерләгән стратегия өлгесендә милли сәясәтнең максатлары турында язылган бүлектә Русиядәге халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү турында бер генә сүз дә юк иде. Татарстан үз тәкъдимендә милли телләрне һәм милли мәдәниятләрне саклауны милли сәясәттә төп максатларының берсе буларак күрсәтте. Русиядәге милләтләрнең телләренә һәм мәдәниятләренә бүген икенчел, ягъни түбәнсетеп карау яшәп килгәнлеген дә белдерде.

Рус теленә, рус милләтенә генә өстенлек бирелгән бу стратегия өлгесендә алга таба “Русиядә дәүләт һәм милләтләр арасында үзара аралашу теле булган рус теленә” генә “ярдәм итү” турында әйтелде. Татарстан исә “Русиядәге республикаларның дәүләт телләренә һәм башка халыкларның телләренә дә булышу” кирәклеген тәкъдим итте.

Казандагы 155нче гимназиядә 1 сентябрь. 2011
Казандагы 155нче гимназиядә 1 сентябрь. 2011
Стратегия әзерләнгәнгә кадәр үк, Мәскәү соңгы ун еллап вакыт эчендә милли телләрне кысрыклау сәясәте алып барды. Башта мәгарифтә 309нчы канунга үзгәрешләр кабул ителеп милли-төбәк компоненты стандартлардан төшеп калды. Русиянең төрле төбәкләрендәге мәгариф идарәләре милли телләр “ата-анлар теләге” белән укытыла дигән сылтау табып, сәгатьләр санын киметте, әлифбаны да икенче сыйныфтан гына өйрәнә башладылар. Шуннан соң озак та үтми Бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә генә бирү кертелде. Бу хәл – милли телләрнең дәрәҗәсен махсус рәвештә төшерү, аны кирәксез итү өчен ясалган адым булды. Соңгы бер-ике ел эчендә Татарстанда да туган телдә укуның киләчәктә башлангыч сыйныфта гына калачагына ишарә булды. Бала туган телен гаиләдә ныклап өйрәнергә тиеш дигән сүзләр әйтелде. Русиянең чираттагы адымы – мәгарифне оптимизацияләү эшенә керештеләр. Төрле сылтаулар табып, берсе артыннан берсе милли мәктәпләр ябыла, андагы балалар рус авылларына йөреп укый башлады. Милли телләрне бетерү сәясәте эзлекле рәвештә, киң күләмдә алып барылды.

Татарстан милли телләрне саклау һәм үстерү өчен стратегиягә үзенең тагын берничә тәкъдимен кертте. Бу документта югарыда телгә алынган "рус теленә генә ярдәм" милли сәясәтнең мәгариф өлкәсендәге бурычлары бүлегендә язылган. Ә Русиядәге “милли телләргә ярдәм чаралары күрү” турында юллар мәдәни бурычлар бүлегенә кертелеп, милли телләрнең киләчәге мәдәният өлкәсендәге бер юнәлеш буларак кына карала. Телләргә ярдәм мәдәни юнәлеш итеп каралган очракта да бу бүлектә сүз бары тик мәдәният өлкәсендә генә белгечләр әзерләү системасын камилләштерү турында бара. Татарстан монда “милли телләр белгечләрен әзерләү системасын камилләштерергә” кирәк дип тә өсти.

Милли мәгариф өлкәсендә Татарстанның тагын өч җитди тәкъдиме бар. Аның беренчесе, Русиядә башлангыч һәм урта мәктәпләрдә милли телләрдә белем алу өчен шартлар тудыру турында. Икенчесе – Бердәм дәүләт имтиханнарын милли телләрдә бирү мөмкинлеге булдыру, ә өченчесе – милли телләрне мәктәпләрдә өйрәнүне дәүләт стандартларына кертү, ягъни милли-төбәк компонентын кире кайтару.

Татарстан шулай ук федераль каналда Русиядәге халыкларның телләре турында мәгълүмат бирүче махсус тапшырулар эшләү кирәк дип тә белдерә.

Бу стратегия өлгесе башыннан ахырына кадәр рус халкының бөеклеге, бары тик аның гына дәүләт төзелешендә зур әһәмияткә ия булуы турында сугарылган иде. Татарстан Мәскәүгә юллаган документында барлык милләтләрнең дә тигез булуына, Русиянең күпмилләтле халкы уникаль җәмгыять төзегәненә басым ясады.

Стратегия өлгесе киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмады

Бу документны тикшерү өчен Мәскәү регионнарга бик кыска вакыт бирде. 27 сентябрь көнне пәйдә булган стратегия, төбәкләрдә каралып тәкъдимнәр белән 25 октябрьгә инде Мәскәүгә тапшырылырга тиеш иде. Мәскәү стратегияне тиз арада кабул итеп 1 декабрь башыннан ук эшкә керешергә җыена. Стратегия өлгесе киң җәмәгатьчелеккә чыкмады, газетларда басылмады. Белгечләр аны интернеттан табып кына укый алды.

Татарстан стратегияне октябрь уртасында Халыклар дуслыгы йортында тикшерде. Анда галимнәр, республикадагы төрле милли оешмаларның җитәкчеләре, дәүләт шурасы депутатларыннан берничә кеше, президент аппараты түрәләре катнашты.

Фикер алышуда алга таба милләтләрнең яшәеше өчен Русиягә мондый документның кирәклеге әйтелсә дә, әлеге стратегиядәге республикаларны бетерүне күзаллаган эре сәнәгать районнары төзү, милли телләрне санга сукмау, бары тик рус милләтенең генә абруен күтәрү кискен тәнкыйтьләнде, тәкъдимнәр кертелде. Бу тәкъдимнәр бергә тупланып, Татарстан Мәскәүгә үз теләген җиткерде. Азатлык радиосында булган мәгълүматларга караганда, үзгәрешләр кертелгән стратегия 25 октябрь алдыннан гына Мәскәүгә киткән.
XS
SM
MD
LG