Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстанда татар проблемнары юк" диючеләр җавап тотты


Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияты рәисәсе Римма Үтәшева
Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияты рәисәсе Римма Үтәшева

Башкортстандагы кайбер татар оешмалары җитәкчеләре “Башинформ”ны үзләре турында ялган таратуда гаепләде.

Ноябрьнең 22-сендә берничә татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең утырышы булды. Ул Казанда узачак V Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстан татарлары исеменнән ясалачак чыгышка тәкъдимнәр туплау өчен җыелган иде. Конгресста Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияты рәисәсе Римма Үтәшева чыгыш ясар дип көтелә. Җыелышта катнашучыларның күпчелеге аның әзерләп килгән чыгышын көчәйтергә чакырды. Чөнки Тукай шигырьләре белән үрелеп барган ул чыгышта проблемнар юк дәрәҗәсендә булып, ул, башлыча, гомум сүзләрдән гыйбарәт иде. Утырышта катнашучылар хисап әзерләү өчен берничә кешедән торган редакция төркеме оештырды.

Утырышта 19 ноябрь көнне “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы тараткан белдерү "каһарманнары" да бар иде. Исегезгә төшерәбез, Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияты җитәкчесе Римма Үтәшева, Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов һәм Уфа татарлары милли-мәдәни мохтарияты рәисе Равил Идрисовлар исеменнән таратылган ул белдерүдә республика татарларының проблемнары булмавы, ихтыяҗлары тулысынча канәгатьләндерелүе әйтелеп, татарлар исеменнән тәнкыйтьләүчеләр үзләренә реклама ясаучы, иҗтимагый-сәяси вәзгыятьне киеренкеләндерүчеләр дип аталган иде. Әлеге утырышта бу мәсьәләне Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Айрат Гыйниятуллин кыздырып җибәрде: “Мин милли хәрәкәттә егерме ел йөрим. Мин үземә реклама ясау өчен йөрим булып чыгаммы? Мин татар мәнфәгатьләре өчен дип йөрим. Бернинди дә реклама ясый алмадым, хакимият белән якынаймадым. Башка чакта сүзләрне уйлап сөйләгез. Эшли торган кешеләрнең башына сукмагыз, проблемаларны ирештерүчеләрнең авызына бирмәгез”.

Милли-мәдәни мөхтәрият җитәкчесе, Башкортстан парламенты депутаты, корылтайның бюджет комиссиясе рәисе урынбасары Римма Үтәшева үзенең күптән түгел “Кызыл таң” газетына биргән әңгәмәсен искә төшерде. Анда ул газетта проблемнар күтәрүен һәм “Башинформ”га да шул проблемнарны атавын әйтте. Аның сүзләренчә, журналистлар аның чыгышын үзләренчә бозган: “Мин “кызыл таң” газетына татар проблемнарын атаган идем. Башка милләтләрнең проблемнары булган кебек, безнең дә бар. Журналистлар аны бозып күрсәткән. Бу “журналюклар” эше”, диде ул.

Милли-мәдәни мохтарият рәисәсе Римма Үтәшева, шулай итеп, ул журналистларны “журналюклар” дип атады. Ә инде ул журналистларны мәхкәмәгә бирәчәксезме соң дигән сорауга җавап бирмәде.

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Русия ватанпәрвәрләре фиркасенең республика бүлегсе җитәкчесе Заһир Хәкимов та аның фикерләрен куәтләде: “Мин дә татар проблемнарын атадым. Сүз иреге бар дип йөрсәк тә, ул юк. Һәр журналист үз хәбәрдарлык чарасына кирәк язманы әзерли. Бу юлы да шулай булып чыкты. Безнең проблемнар җитәрлек”, диде ул.

Проблемнар юклыгын ирештергән ул белдерүнең өченче "каһарманы" Уфаның 84-нче санлы татар гимназиясе мөдире Равил Идрисов та “Башинформ” хәбәренең дөреслеккә туры килмәвен әйтеп, “Башинформ” журналистларына сылтанды.
XS
SM
MD
LG