Accessibility links

Халыкка җыелуны тыю – ризасызлык белдерү хокукын тәэмин итүме?


Ирек мәйданында Хәтер көне. 15 октябрь, 2010 ел.
Ирек мәйданында Хәтер көне. 15 октябрь, 2010 ел.

Милли хәрәкәт "ризасызлык белдерү хокукын тәэмин итүче" канунны мәхкәмәгә бирмәкче. Ирек Мортазин актив ватандашларга өметләнә.

Татар иҗтимагый үзәге һәм “Азатлык” татар яшьләре берлеге Ирек мәйданында протест чараларын тыючы канунны мәхкәмәгә бирергә җыена.

Дәүләт Шурасы яңа елга керер алдыннан, 24 декабрьдә “митинглар турында канун”ны раслады. Канун “Ватандашларның җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар үткәрү хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру турында” дип аталса да, чынлыкта ул булган күп кенә мөмкинлекләрне яба. Моны "Ирек мәйданында митингларны тыю кануны" дип тә атарга була.

Бу канун нигезендә әлеге чараларны тормыш өчен мөһим корылмалардан һәм хәрби корылмалардан 500 метрдан да якынрак үткәрү тыела. Автобус, тимер юл, елга вокзаллары, һава аланнарына 200 метрдан якынрак килергә ярамаячак. Хакимият, прокуратура, консуллык, сәламәтлек саклау, мәгариф биналарына, гыйбадәтханәләргә 50 метрдан якынрак урыннарда да урам чаралары тыела.

Ирек мәйданы харитасы
Ирек мәйданы харитасы
Бу канун гамәлгә кергәннән соң халыкка элек-электән төп урам җыеннары үтә торган Ирек мәйданында җыелырга ярамаячак. Мәйдан үзәгеннән як-якка күз салсаң, 50 метрда гына бу канунда язылган оешмаларга караучы биналар урнашкан.

Моннан тыш яңа канун тамашачылар өчен утырыр урын булмаган биналарда халык тыгызлыгын бер дүрткел метрга бер кешедән, мәйданнарда һәм паркларда 1,25 дүрткел метрга бер кешедән, административ, сәүдә, мәдәният үзәкләре янындагы мәйданнарда, тротуарларда өч дүрткел метрга бер кешедән арттыруны тыя. Ялгыз пикет үткәрүчеләр бер-беренә 30 метрдан якын килмәскә тиеш.

Бу шартлар үтәлгән очракта төрле протест чаралары еш үткәрелә торган икенче урын, Камал театры янындагы мәйданда да, төгәлрәге, мәйданның элекке Һуманитар университет бинасыннан 50 метр киткәннән соң калган өлешендә оештырылган чарага берничә дистәдән артык кеше җыелмаска тиеш булачак. Шуннан артса, канунны бозучы протест белдерүчеләргә каршы милиция көчләре кулланыла ала. Ә бу җәйдә Русия күләмендә кабул ителгән, урам чараларын үткәрү тәртибен бозучыларга карата җәзаны кырыслатучы икенче бер канун нигезендә андый урам чарасын оештыручыларга йөзләрчә мең сум штраф җәзасы билгеләнәчәк.

Рафил Ногманов
Рафил Ногманов
Татарстан хөкүмәте әзерләгән канун өлгесен беренче укылышта карау алдыннан Дәүләт Шурасының Канунлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәис урынбасары Рафил Ногманов Азатлык радиосына: “Митингта халык җыела, җыела, җыела да ун секундта бәреп керәләр” дип, 50 метрның берни булмавын, полициягә иминлек зонасы булдыру өчен генә кирәклеген белдергән иде.

Әмма Казанда инде андый көч куллануларга әверелгән генә түгел, хәтта күпсанлы халык катнашындагы митингларның да 1990 еллар башыннан бирле уздырылганы юк. Хәер, балык тотуны түләүле итүгә каршы 2011 елның мартында үткәрелгән митингка Ирек мәйданына 4 меңләп кеше чыккан иде.

1990 еллар башында меңнәрчә кеше катнашында протест чаралары үткәргән милли хәрәкәт оештырган чараларга хәзер халык аз җыела. Күп очракта алар ялгыз, яки дистәләп кеше катнашындагы пикетлар белән генә чикләнә.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт Азатлык радиосына бу канун кешеләрнең протест белдерү хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру түгел, киресенчә, милли хәрәкәтне, демократияне бастыру, башка төрле фикер белдерүгә мөмкинлек калдырмау өчен чыгарыла, дип исәпләвен белдерде.

2009 елда мәхкәмә биналарына 250 метрдан якынрак протест чараларын тыючы карар белән Ирек мәйданында пикет-митингларны тыеп караганнар иде инде. Ул чакта журналист Ирек Мортазин тыючы канунны Русия Югары мәхкәмәсе аша гамәлдән чыгаруга иреште. Галишан Нуриәхмәт Азатлык радиосына бу юлы да тыючы канунны мәхкәмә аша гамәлдән чыгарырга өметләнүен һәм башка оешмалар белән берлектә мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү турында сөйләшүләр баруын әйтте.

Наил Нәбиуллин җәен Татарстанда күпләп кулга алынган мөселманнарны яклау митингында
Наил Нәбиуллин җәен Татарстанда күпләп кулга алынган мөселманнарны яклау митингында
Соңгы арада урамнарда протест чараларын еш үткәреп килүче “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин да радиобызга Татар иҗтимагый үзәге белән бу турыда киңәшләшүләр баруын раслады. Нәбиуллин бу канун Конституциягә һәм демократиягә каршы килә, җыеннар үткәрү мөмкинлекләрен чикли, дип исәпли. Аның фикеренчә, бу канун милли хәрәкәтне, оппозицияне тотып тору, аларга ирек бирмәү өчен әзерләнгән. Бу канун Русиянең тоталитар дәүләткә әйләнә баруын күрсәтә дип саный, ул.

Ирек мәйданында җыелуны тыя торган элекке карарны гамәлдән чыгаруга ирешкән Ирек Мортазин исә бу юлы яңа канунны мәхкәмә аша хокукый юл белән гамәлдән чыгару мөмкинлегенә әллә ни өмет багламый. Әмма ул Азатлык радиосына канунны гамәлдән чыгару өчен башка мөмкинлек күрүен белдерде.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин
Ирек Мортазин әйтүенчә, бу канун белән Дәүләт Шурасы хакимиятне дә кыен хәлгә куя, чөнки хәзер яңа бина ачылышындагы тасма кисү тантаналарын да канун бозу буларак шикаять итеп прокуратурага мөрәҗәгать итү мөмкин булачак. Хакимиятнең канунда рөхсәт ителгәннән күбрәк кеше катнашкан шундый чаралары турында шикаятьләр белән прокуратураларны, мәхкәмәләрне күмгән очракта, Дәүләт Шурасы үзе үк ул канунны гамәлдән чыгарырга теләячәк, ди Мортазин. Моның өчен хакимият оештырган урам чараларын күзәтеп баручы актив ватандашлар төркеме генә кирәк, ә аларның шикаятьләренә прокуратура һәм мәхкәмәләр җавап бирергә тиеш булачак.

Ирек Мортазин бу чираттагы тыю канунын Русия күләмендә күзәтелгән куркынычлы күренешнең бер өлеше дип атый һәм, әгәр дә пар чәйнекнең борыныннан чыга алмаса, чәйнек иртәме-соңмы шартлаячак, дип кисәтә. “Новая Газета” хәбәрчесе Мортазин хакимиятне илдә социаль шартлау өчен шартлар тудыруда гаепли.

“Ул булачак. Мондый шартлау өчен сәбәпләр җитеп ашкан. Ул чакта инде Навальный да, Яшин да, Удальцов белән Собчак та гаепле булмаячак, ә беренче чиратта шул ук хакимиятләр гаепле булачак. Коммуналь хезмәтләр бәясе артудан алып транспорт чыгымнарының артуына кадәр кая гына карама, һәммә нәрсә начарая. Һәм бу үзгәрешләр иң байлар белән иң ярлылар арасында упкын тирәнәя барган чорга туры килә. Хакимият баеганнан байый бара, ә халык ярлыланганнан ярлылана”, ди Ирек Мортазин.

Президент Рөстәм Миңнеханов имзалаган очракта, бу канун рәсми басылып чыкканнан соң ун көн үткәч гамәлгә керәчәк.
XS
SM
MD
LG