Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Ихлас: Сафин һәм Василов сак астында калдырылды


Әл-Ихлас мәхкәмәсе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:04 0:00

Әл-Ихлас мәхкәмәсе

Әл-Ихлас мәчете имамы Рөстәм Сафин һәм хакимият белән эш итү вәкиле Тәүфыйк Василовны иректән мәхрүм итү карары көчендә калдырылды.

Казанның Мәскәү район мәхкәмәсе Әл-Ихлас мәчетендә тоткарланган мәчет имамы Рөстәм Сафинга һәм тагын сигез мөселманга карата административ гаепләүләр нигезендә хөкем карары чыгарган иде. Мәхкәмә җиде кешене биш-җиде көнгә, шул исәптән имам Сафинны биш тәүлеккә, мәчетнең хакимият белән эш итү вәкиле, адвокат Тәүфыйк Василовны җиде тәүлеккә иректән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды.

Җомга көнне Татарстанның Югары мәхкәмәсендә аларның бу карар нигезендәге эше каралды. Сафин һәм Василовның эше берүк вакытта каралуы сәбәпле, аларның яклаучысы Юрий Гвоздецкий эшнең берсендә – Василов гаризасын карауда гына катнаша алды. Аңа алдан бу мәхкәмә утырышының кайда узачагы хәбәр ителмәгән.

Гвоздецкий бу эштә өч әйбергә нигезләнде. Аның сүзләренчә, Казан шәһәре башкарма комитеты белән Әл-Ихлас мәчете арасындагы килешү өзелгән дип әйтеп булмый. Әлеге килешү нигезендә, Казан хакимияте бинаны дини эшләрдә куллану өчен мәчеткә биргән иде.

Моннан тыш Гвоздецкий бинаны тартып алуда полициянең катнашуы хокуксыз дип саный. “Моны мәхкәмә приставлары хезмәткәрләре эшләргә тиеш иде. Полиция вәкаләтләреннән тыш гамәл башкарды”, ди ул.

Шулай ук ул мәчеттә кешеләрне кулга алу вакытында чакырылган шаһитләрнең өч документта адреслары язылмау да хокук бозу булып торуын әйтә.

Шуңа да карамастан югары мәхкәмә Мәскәү район мәхкәмәсе чыгарган карарны үз көчендә калдырды.
XS
SM
MD
LG