Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәлидинең милләте татар дип язылган. Соңрак башкорт дип тә өстәлгән


Зәки Вәлидинең музейдагы балавыз сыны
Зәки Вәлидинең музейдагы балавыз сыны

Башкортстан Язучылар берлеге билгеле җәмәгать эшлеклесе Зәки Вәлидинең туган ягы – Ишембай районының Көзән авылына сәяхәт оештырды. Анда катнашучылар Зәки Вәлидинең йорт-музеенда булып тирән мәгълүмат алдылар.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов ял һәм туризмны үстерү турында карар чыгару белән, пенсиядәгеләргә илнең һәм чит илләрнең ял йортларында ташлама хакка ял итү мөмкинлекләре тудырылды. Аерым оешмалар үз хезмәткәрләре һәм ветераннарына төрле сәяхәтләр оештыра башлады.

КГБ документы
КГБ документы
Беренче булып бу эшкә Башкортстан язучылары берлеге алынды. Язучылар берлеге билгеле җәмәгать эшлеклесе Зәки Вәлидинең туган ягы – Ишембай районының Көзән авылына сәяхәт оештырды. Анда катнашучылар Зәки Вәлидинең йорт-музеенда булып тирән мәгълүмат алдылар.

Ишембай районының Көзән авылындагы Зәки Вәлидинең йорт-музееның элекке директоры, бүгенге авыл мулласы Кәрим Шәяхмәтов Зәки Вәлиди тормышындагы билгесез вакыйгалар турында сөйләп, Вәлидинең өч яшьләрдә тотлыгучы баласын дәвалавын ирештерде:

“Бала тотлыга башлагач, Зәки Вәлиди аны төрле табибларга күрсәтеп карый. Файдасы булмагач, бер кичне үзенең тунына төрә дә караватка атып бәрә. Бала куркып елап җибәрә. Шул куркудан аның тотлыгуы да бетә".

Музейның бүгенге директоры Илдус Шәяхмәтов экспонатларның берсе – Вәлидинең фотоаппараты турында сөйләде:

“Вәлиди 1930-35 елларда Германиядәге югары уку йортларында профессор була. Ул вакытта копиркалау машиналары булмау сәбәпле, ул анда фотоаппарат сатып ала. Ул аның өчен бик кыйммәтле була.

Зәки Вәлидинең фотоаппараты
Зәки Вәлидинең фотоаппараты
1944 елны Вәлидине Төркиядә кулга алалар. Гаиләсе торакка түләр, ашар акчасыз интегә. Шунда Вәлидинең җәмәгате Нәҗмия ханымнан фотоаппаратны сатуын сорыйлар. Ләкин ул аны сатмый. Ә ул акча аларга берничә ел торакка һәм ашарга түләргә җитәрлек була.

Аның машина сатып алу вакыйгасы да кызыклы. Ул Америкада лекцияләр укыган акчага машина алып кайта. Төркиядә байлар шактый булса да, бу илдәге сигез машинаның берсе була. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләре белән исәпләшергә яратмаган. Светофорда кызыл утта чыгып, полициягә эләккән очракларда документын күрсәтеп котыла торган булган.”

Музейда Зәки Вәлидигә КГБ ачкан эшнең беренче битенең күчермәсе дә саклана. Анда аның милләте татар-башкорт диелгән.
Вәлиди коесы
Вәлиди коесы
XS
SM
MD
LG