Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Коръәннең Халидов тәрҗемәсе басылачак


Татарстанда филология фәннәре докторы, профессор Әнәс Халидовның Коръән тәрҗемәсе басылуы көтелә. Галимнәр аны төгәл, фәнни, татар телендәге классик саналырлык тәрҗемә дип бәяли.

Татар галиме Әнәс Халидов моннан ун еллар чамасы элек вафат булды. Тәрҗемә эшчәнлеге белән ул гомеренең соңгы дәверендә шөгыльләнгән. Үзе исән вакытта аның Коръән тәрҗемәсе басылып өлгерми. Аның укучысы, филология фәннәре кандидаты Ризидә Сафиуллина хәзер шушы тәрҗемәне бастыру өстендә эшли. Халидов тәрҗемәсе татар җәмәгатьчелегенә генә түгел, ә бөтен төрки дөньяга билгеле классик тәрҗемәләрнең берсе булыр дип өметләнәм, диде Азатлыкка Ризидә Сафиуллина.

“Әнәс Халидов гомере буе Коръәнне тәрҗемә итү идеясы белән яшәде. Тәрҗемә эшенә ул әзерләнеп, күп еллар элек кереште. Тәрҗемәдә аның өчен иң мөһиме филологик төгәллек иде, шул исәптән аның әдәби булуына да игътибар итте ул. Аның максаты тәрҗемәне мөмкин кадәр татарча итеп чыгару иде.

Ризидә Сафиуллина
Ризидә Сафиуллина
Әнәс Халидовның үзенең үк билгеләве белән аның тәрҗемәсе Коръәннең “фәнни” тәрҗемә юнәлешен дәвам итә. Крачковскийныкын ул иң төгәл тәрҗемә дип саный иде. Ә Порохованыкын, киресенчә, шигъриятле, эмоцияле, стилистик яктан үзенчәлекле дип.

Тәрҗемәсен Әнәс Халидов латинда эшләде, аны ул татар иҗегенең фонетик үзенчәлекләрен төгәл чагылдыруда иң кулай дип санады. Латинга күчү татар теленә дөньяви мәйданга күтәрелергә ярдәм итәчәк, дигән фикердә иде ул.

Халидов тәрҗемәсе – халыкчан татар теле

"Әнәс Халидов Коръәннең “татарчалаштырылган” тәрҗемәсен булдыру, татар терминнары системын эшләп, тәрҗемәдә гарәп дини терминологиясен алыштыру турында күп сөйләде. Тәрҗемә теле нинди булырга тиешлеге хакында элегрәк дин белгечләре, әдәбиятчылар арасында сөйләшүләр дә алып барылды. Чөнки, билгеле булганча, нәкъ Коръән аша татар теленә күп кенә гарәп сүзләре керде. Шуның өчен Әнәс Халидов тәрҗемәсендә чын татар сүзләрен табарга тырышты. Татар теле дөньясын чагылдырган сүз вариантын җентекләп эзли иде ул. Халидов тәрҗемәсе ул – халыкчан татар теле.

Әнәс Халидов Коръән тәрҗемәсе проблемы белән мавыгуы сәбәпле, әлеге темага әдәбиятны, үзебездә, чит илдә басылган соңгы язмаларны һәрвакыт карап барды. Аның Коръән тәрҗемәсе татар җәмгыятендә генә түгел, ә бөтен төрки дөньяда билгеле булган популяр, классик тәрҗемәләрнең берсе булыр дип өметләнәм, ” диде Ризидә Сафиуллина.

Рус телендә Крачковский булса, татар телендә - Халидов

Әнәс Халидовның Коръән тәрҗемәсе татар халкына изге китапны төгәлрәк аңларга ярдәм итәчәк, дип сөйләде Азатлыкка филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов.

Азат Ахунов
Азат Ахунов
"Тәрҗемәләр турында әйткәндә, соңгы 10-15 елда 4-5 тәрҗемә булды: Рабит Батулла, Фәрит Салман, Рамил Юнысовныкы һәм башкаларныкы. Алар турында да бик күп тәнкыйть сүзләре әйтелде, шул исәптән татар галимнәре тарафыннан да. Әлбәттә, һәр тәрҗемәнең үз кимчелекләре бар.
Мисалга, Рабит Батулланың тәрҗемәсе ул төрек вариантыннан алынган тәрҗемә, шуның белән бәйле кытыршылыклар бар. Фәрит Салман тәрҗемәсе бик үк татарча түгел дип әйтәләр.

Ләкин барыбер бу юнәлештә барган эшләр барысы да үз уңай нәтиҗәсен китерде. Алга таба эшләүчеләр аның әйбәтрәк вариантын эшләрләр, әмма бу соңгы 10-15 елдагы әлеге тәрҗемәләр халыкны Коръән белән таныштыру өчен бик әйбәт булды. Аннан соң монда ике проблем бар: гади вариантта һәм фәнни текст формасында чыгарырга була иде. Галимнәр инде фән кешеләре буларак фәнни текст белән эшлиләр. Шуңа күрә соңгы вакытта сүз барган Әнәс Халидовның тәрҗемәсе ул инде фәнни тәрҗемә.

Урысларда, мәсәлән, Крачковскийның тәрҗемәсе бар. Аны да бик күп тәнкыйтьләделәр, ул Коръәннең поэтикасын, гомумән, урта гасыр классик гарәп теленең үзенчәлекләрен чагылдырмый дип һәм башка шундый тәнкыйть сүзләре ишетелде заманында.

Ләкин әлегә кадәр исламны, Шәрыкне өйрәнүче күпчелек галимнәр Крачковский тәрҗемәсеннән файдалана, чөнки аның тәрҗемәсе коры булса да бик төгәл, дөрес. Белгечләр рус телендә Крачковский тәрҗемәсе классик саналса, татар телендә – Әнәс Халидовныкы булачак дип әйтә.

Әлбәттә, Крачковскийныкында хаталар булырга мөмкин, ләкин, минем фикеремчә, хәзерге вакытта ул иң уңышлы тәрҗемә. Порохованың тәрҗемәсен беләбез, ул шигырь белән язылган, ул җиңел укыла. Кулиевныкы бар, ләкин фәнни дип әйтеп булмый аларны. Коръәнне татарчага тәрҗемә итү мәсьәләсе хәзер дә бик актуаль.

Фәнни тәрҗемәгә ихтияҗ булганга күрә Әнәс Халидовның тәрҗемәсен чыгаруга керештеләр, әлеге тәрҗемәне эшләүчеләр. Әнәс Халидовның тәрҗемәсе чыгу татар халкы, мөселманнар өчен бик зур вакыйга булачак, дип уйлыйм. Коръәнне мөмкин кадәр төгәл аңлау мөмкинчелеге туачак. Мин аның чыгуын бик уңай дип бәялим” ди Азат Ахунов.

Татарда тәфсир басылган, тәрҗемәләр басылмаган

Татар халкындагы беренче тәрҗемәләргә килдәндә, алар XX гасыр башында дөнья күргән. Тәфсирләрләрдән аерылмалы буларак, тәрҗемәләр үз вакытында басылмаганнар, дип сөйләде Азат Ахунов.

"Коръән тәрҗемәсе ул турыдан-туры тәрҗемә, тәфсир ул Коръәнне бәян итү, аңлату, тәфсирләү дип әйтәбез. Шуңа күрә безнең тарихта тәрҗемәләр дә булганы бар, тәфсирләр дә. Татар әдәбиятында искә алынган беренче тәфсир Ибн Җәрир әт-Тәбари тәфсире, мәшһүр “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә, Совет заманында чыккан басмаларга ул моментлар кермәде, ләкин кулъязмаларда бар ул. Кол Гали ачыктан-ачык әйтә: “мин үземнең “Кыйссаи Йосыф” әсәремне язганда Ибн Җәрирнең тәфсиренә мөрәҗәгать иттем”, ди.

Коръәннең беренче тәрҗемәләренә килгәндә, алар XX гасыр башында барлыкка килә. Коръән тәфсирләре басылып чыккан булса, Коръән тәрҗемәләре заманында, үз вакытында басылмыйча кала. Мәсәлән, Борхан Шәрәфнең, Мурат Рәмҗинең, Муса Бигиев, Сөнгатулла Бикбулатов тәрҗемәсе – барысы да теге яки бу сәбәпләр аркасында үз вакытында басылмыйча кала.

Мәсәлән, Борхан Шәрәф үз тәрҗемәсен бер таныш кешесе белән Оренбурга җибәрә. Ләкин юлда ул кеше һәлак була һәм аның тәрҗемәсе каядыр юкка чыга. Һәм башкаларның да шулай. Мурад Рәмзинең тәрҗемәсе моһаҗирлектә юкка чыга. Муса Бигиевныкы 1914 елда чыга алмый кала. Чөнки бик күп тәнкыйть сүзләре ишетелә. Шул исәптән, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый тарафыннан да. Бары тик 2009 елда гына чыкты ул. Аның макеты сакланып калган иде", дип сөйләде Азат Ахунов.
XS
SM
MD
LG