Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Сәмигуллин: "Телне дә, гореф-гадәтләрне дә сакларга тиешбез"


Камил Сәмигуллин: "Телне дә, гореф-гадәтләрне дә сакларга тиешбез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:06 0:00

31 июльдә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин республика журналистлары белән очрашып ифтар уздырды. Мөфти вазифасында эшли башлавына 100 көн тулу уңаеннан ул каләм әһелләренең сорауларын да читтә калдырмады.

Ифтар мәҗлесе Камил Сәмигуллинның уразага кагылышлы вәгазе белән ачылды. Очрашу үзара аралашу рәвешендә дәвам итте. Соңрак республика мөфтие журналистларның сорауларын җаваплады.

Инде эшли башлавыгызга йөз көн тулды, алдагы йөз көнгә нинди планнарыгыз бар, дигән сорауга Камил Сәмигуллин, мөфти булып сайланганчы куелган максатларына ирешә баруын белдерде.

"Без моңа кадәр дә Татарстан мөселманнарын берләштерәчәкбез дип әйткән идек, моннан соң да моны максат итеп куябыз. Сентябрь аенда яңа програмыбыз булачак. Хәзерге вакытта иске татар китапларын яңадан бастырабыз. Мисал өчен 100 ел элек "Шура" дигән журнал чыгып килгән. Без аны хәзер яңадан бастыра башладык. Монда безнең фикерләребез, әзер вәгазләребез, Хәнәфи мәзһәбебезнең дәлилләре урын алачак. Бу журнал әлегә Татарстан мәчетләрендәге имамнарыбызга бирелә торган журнал булачак. Журналда җомгаларда мәчетләребездә укылачак бердәм вәгазләр дә басылачак", дип белдерде ул.

Камил Сәмигуллин Татарстан мөфтиятенең бигрәк тә социаль хезмәтләргә, халыкка татар дин әһелләренең мирасын кайтаруга зур өстенлек бирүен дә билгеләп үтте.

Камил хәзрәт, мөфти булу җиңелме, дигән сорауны ишеткәч, бераз уйланып калды. Әмма сорауга җавапны самимилек белән кайтарды. "Мөфти булып эшләү җиңел дисәм, ялган сөйләгән булыр идем. Чыннан да бу вазифа бик авыр", дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, элеккедән булганы кебек бүгенге көндә дә Татарстан мөфтияте татар теле сагында торырга тырыша.

"Моны шулай дип әйтә алабыз. Безнең китапларыбыз татар телендә чыга. "Шура" журналын да татарча бастырабыз. Быел шулай ук татар мөселман календаре дә чыгачак. Аннан соң әле күптән түгел генә Apple һәм Google ширкәтләренә хат язып, аларның эшләү системын татар теленә тәрҗемә итүне сорадык. Аллаһ Коръәндә "Мин сезне милләт буларак яралттым", ди. Шулай булгач без милләт буларак телебезне дә, гореф-гадәтләребезне дә сакларга тиешбез", дип белдерде Камил Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие журналистлар белән очрашуга үзенең өч урынбасары белән килде. Чарада 40-лап каләм иясе катнашты. Шуны да әйтергә кирәк, Камил хәзрәтнең 100 көн эчендә үзенең татарча сөйләшүен тагын да шомарткан булуы игътибарны җәлеп итте.
XS
SM
MD
LG