Accessibility links

Кайнар хәбәр

РИСИ җитәкчесе кисәтү ясалган Сөләймановны яклый


РИСИ җитәкчесе Леонид Решетников
РИСИ җитәкчесе Леонид Решетников

Рәис Сөләймановның Мәскәүдәге хуҗасы, аңа Татарстан прокуратурасында ясалган кисәтүне "наданлык" дип бәяли. Берүк вакытта аның статусын төшерүне планлаштыра.

Сентябрь башында Татарстан прокуратурасы Русиянең стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе үзәге башлыгы Рәис Сөләйманов язмаларында "укучыга дөрес булмаган яки бозылган мәгълүмат җиткерелә, республикада яшәүчеләр милли һәм дини билгеләре белән бер-берсенә каршы куела, теге йә бу милләткә, конфессия вәкиленә дошманлык тудырыла, Сөләйманов эшчәнлеге канун нигезендә экстремизм төшенчәсенә туры килә", дип мондый эшчәнлек алып бару ярамаганлыгы турында кисәтү ясады.

Институт җитәкчесе Леонид Решетников үз сәхифәләренә урнаштырылган әңгәмәдә бу кисәтүне "зур хата" һәм "Татарстан рәсмиләренең наданлыгы" дип бәяләде.

Өч ел элек Казанда институтның үзәген ачканда Татарстан хакимиятләренә хезмәттәшлек итү турында тәкъдим юлланган булган. Өч ел дәвамында Казан үзәгенә хакимияттән беркем дә мөрәҗәгать итмәгән. Решетников РИСИның Русиядә булган җиде филиалының Казаннан кала барысы да хакимиятләр белән хезмәттәшлек итә, Татарстан гына чыгарма булды, ди.

"Татарстан түрәләре безне бар дип тә белми. Сөләймановка ясалган бу кисәтүне дә мин шул күрә белмәү һәм мәгълүмат булмаудан дип беләм. Татарстан җитәкчелеге республикага һәм Русиягә янаган экстремизмга каршы көрәш турында безнең кебек борчыладыр, дип уйлыйм. Кайбер аерым түрәләрнең наданлыгы бу көрәшкә комачауларга тиеш түгел", дигән Решетников.

Сөләйманов үз мәкаләләрендә кулланган мәгълүматларның кайдан алынуын һәм дәлилле булу-булмавын исбатларга тиеш түгел, Решетников фикеренчә.

"Имеш Сөләйманов биш таҗик гаиләсе турында язган, ә алар чынбарлыкта дүртәү булган. Тапканнар зур хата. Сөләймановтан нишләп ислам экстремистлары турында гына язасың, рус фашистлары турында язмыйсың дип сораганнар. Ягъни Татарстан прокуратурасында эшләүчеләр тагын фашистларга да реклама ясарга тели булып чыга", дип яза РИСИ башлыгы.

Сөләймановны нәрсә көтә?

Решетников Рәис Сөләйманов кебек Русия һәм Татарстан патриоты, ислам исеме артында яшеренгән экстремистлар белән бәйле җитди проблемаларны ачыклый белгән сәләтле белгеч үз тикшеренүләрен дәвам итәргә тиеш, дип саный. Әмма аның дәрәҗәсе төшәргә мөмкин. Институт структурасында үзгәрешләр бара. РИСИның Идел буе үзәге Түбән Новгородка күчерелә. Казанда Идел буе үзәгенең филиалы калачак. Решетников бу эшләрнең октябрь башына төгәлләнәчәген белдерде.

Леонид Решетников хәрби гаиләсендә элекке ГДРда туган. Харьков Дәүләт университеты, Болгарстанда София университетында укыган. Генерал-лейтенант дәрәҗәсенә ирешкән Решетников 2009 елда президент Владимир Путин фәрманы белән Русиянең Стратегик тикшеренүләр институты рәисе итеп билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG