Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү Татарстанда милләтара низаг чыгарырга тели"


Мәскәү Татарстанда тотрыксызлык тудыру өчен кулыннан килгәннең барсын да эшләргә тырыша. Чиркәүләрне яндырып бу җинаятьтә мөселманнарны гаепләргә омтылуның төбендә милләтара низаг чыгару теләге ята, дип белдерде Азатлыкка алты көн ябылуда булган мөселманнарның берсе – Ренат Тимерша.

Тимерша фикеренчә, чиркәүләргә ут төртү дә, бу җинаятьтә бары тик мөселманнарны гына гаепләргә тырышу да, Түбән Камадагы нефтехимия корылмаларына һөҗүм оештырырга теләгәннәр дип белдерүләр дә Мәскәүнең җентекләп уйланган планы.

"Террор гамәлләрен, әгәр була кала икән, аны гадел итеп тикшереп яки аны үз файдаңа аударып була. Соңгы вакыйгаларга килгәндә, алар бу хәлләрне сәясәттә кулланырга тели. Сезнең монда начар, Татарстанда проблемнар күп дип республикадагы идарәне үз кулларына алырга, үзләренә буйсындырыга омтылалар. Чиркәүләрне яндыру гамәлләре белән Русия дәүләте Татарстанда милләтара низаг тудырырга омтыла. Бу низаг килеп чыга калса, сез монда үзегездә тәртип урнаштыра алмадыгыз, шуңа сезнең суверенитетны алырга телибез дип белдерәчәкләр", диде Азатлыкка Тимерша.

Ул чиркәүләр яндыруда шикләнелеп газапланган Рафаил Зарипов һәм башка егетләрне тиз генә иреккә чыгармаячакларын, аларның эшен тикшерү сузылырга мөмкинлеген әйтә. "Алар (тикшерү комитеты), безгә барыбер бернәрсә дә булмаячак дигән кебек, үзләрен бик кыю тоталар, шуңа күрә бу хәлләр тиз генә тәмамланыр дип уйламыйм. Газаплауларның мәгълүмат чараларына чыгуы әзрәк тоткарлык кына ясар", ди Тимерша.

Тикшерү барганда ябып тору урыныннан (ИВС) мәхкәмәгә китергәч Ренатка Рафаил Зарипов белән очрашырга туры килә. Шунда чират көтеп утырганда аңа Рафаил: "Нахакка гаеплиләр, булмаган гаепләрне минем өскә өйделәр, күрәсең, алар мине утыртырга тели", дип әйтеп өлгерә.

"Ябып тору урынында махсус газаплаучы кеше тоталар"

Тимерша полиция бүлегендә мөгамәләнең җылы булуын, ә вакытлыча ябып тору урынында төрлечә мыскыллауларын, эшнең йодрыкка кадәр барып җитүен әйтә.

3 декабрь көнне Чистайда 28 яшьлек Ренат Тимерша яшәгән фатирга килеп тентү үткәрләр. Китапханәсендә булган бөтен мөселман китапларын актарып ташлыйлар, компьютерының хәтерен алалар. Аннары Алексеевскига алып китәләр. Тикшерүче Ренатның радикал исламчы булуын белдереп ике көн ябып торырга дигән карар чыгара. Ренат анда үзенең радикал исламчы түгеллеген, моңа бернинди дәлилләр дә булмавын әйтә.

Икенче көнне аңа өендә булган китаплары арасында Русиядә тыелган берничә басма булуын, компьютерында тыелган файллар булуын белдерәләр. "Бу файлларда, имеш, кемдер интернеттан металл торбалар турында ниндидер мәгълүмат эзләгән булган", ди Тимерша. Шуннан соң аны Түбән Камага алып китәләр. Анда дүрт көн ябып торалар.

"Оперативниклар әледән-әле сорау алып тора анда. Тикшерүче кушканны үтәчеләр, сорау алучылар алар. Алар төрлечә мыскыл итә. Дуңгыз мае ашарга кирәк сиңа диләр. Мөселман динен төрлечә мәсхәрә итәләр. Безне сез мөселман түгел дип белдерәләр. Оперативниклар янында йөрүче берәү: "Сине ИВСта бер-бер нәсә эшләтергә мөмкиннәр, көчләү кебегрәк нәрсә дә булырга мөмкин", дип куркытты.

Миннән сорау алу тәмамлангач, кәгазьгә сөйләгәннәр теркәлеп имзалар куелгач, бер сәер кешене чакырдылар. Ул килеп керде дә мыскыллы сүзләр сөйләп йодрыгы белән минем битемә китереп сукты. Мин каты итеп кычкыргач бүтән кул күтәрергә батырчылык итмәде. Миңа калса, тикшерүчеләрдән һәм оперативниклардан кала алар махсус газаплаучы кеше дә тоталар", ди Тимерша.

Ренат полиция хезмәткәрләренең хаксызга тоткарлауларын, тупас мөгамәләләрен, кул күтәрүләрен шикаять итәргә җыенмый. "Монда шикаять язып кына гаделеккә ирешеп булмас дип уйлыйм, чөнки мөселманнарны эзәрлекләргә дигән фәрман югарыдан төшкән", ди Тимерша.
XS
SM
MD
LG