Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Себертатар теле грамматикасы басылачак. Безнең телебезнең дә яшәргә хакы бар"


Максим Сәгыйдуллин
Максим Сәгыйдуллин

Себертатар грамматикасы басылгач мәктәпләр өчен дәреслекләр язылачак. Себертатар телен саклап калырга теләүчеләр аның мәктәпләрдә дә укытылуын тели.

Себертатар граммастикасын язган филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллин Азатлык сорауларына җавап бирде. Ул киләчәктә мәктәпләрдә кайсын: татар әдәби теленме, йә булмаса себертатар телен укыту мәсьәләсенә килгәндә, моны ата-аналар һәм укучылар үзләре хәл итәргә тиеш дип белдерә. Себертатар телен саклап калу эшләренә Казанның комачауламавын тели.

– 2013 елда себертатар теле халыкара код алды, шул уңайдан Төмән шәһәрендә 29 ноябрь көнне себертатар теле көнен үткәрделәр. Чираттагы адым нинди булачак? Нәрсә эшләргә җыенасыз?

– Бу кодны алгач моңа кадәр акрынрак барган эшләр тизләнер дип уйлыйбыз. Себертатар теленең грамматикасын бастырып чыгарырга җыенабыз. Шулай ук башка дәреслекләр, газет һәм китаплар чыгаруны да күбәйтү кирәк.

– Бу грамматиканың әзерлеге ни дәрәҗәдә? Аны кем язды?

– Аны мин яздым, әзерләнеп бетте дияргә була. Грамматикага рецензияләр алдык инде. Тагын бер тапкыр карап чыкканнан соң бастыру эшенә керешәбез. Ул Төмнәндә дөнья күрер дип торабыз.

– Грамматикага кемнәр рецензияләр язды? Казан галимнәреме, әллә башкалармы?

– Мин себертатар телен билгеле бер калыбка салуны (нормалаштыру) Русия фәннәр академиясенең Уфадагы фәнни үзәге белән башкарам. Алар бөтен эшләргә дә рецензияләр язып торды. Шулай ук себертатар телен белүче Төмән өлкәсендәге үзебезнең галимнәр дә бәяләмәләр язды. Мисал өчен, Равил Вафиев, хәзер Ханты-Манси дәүләт университетының профессоры, ул элек Тобол педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә эшләгән иде.

– Аңлавымча, Казан галимнәре белән эшләргә теләмәгәнсез. Бу хәл Татарстандагы кайбер галимнәрнең себертатар теленең татар теленнән аерылуына каршы булуыннан килеп чыктымы?

– Мин Казан ягыннан беркемгә дә рецензия языгыз дип үтенеч белдермәдем. Уйлавымча, уңай бәя дә ала алмаган булыр идем. Монда бөтен мәсьәлә сәясәткә бәйләнгән. Казан һәр яклап себертатарлар арасында татар булып язылыгыз, сезнең телегез – диалект дип көчле пропаганда алып бара.

– Димәк, сезнең фикерегезчә, Татарстан галимнәре сәясәттән берничек тә аерым була алмый?

– Сәясәт тә, фәнни караш та бергә бәйләнгән. Бүген татар дөньясында себертатар теленә карата ике төрле фәнни караш бар. Беренче караш узган гасырның 40-50нче елларыннан бирле Латиф Җәләйдән килә. Бу галим себертатарларының телен өйрәнгән һәм ул татар теленең диалекты дигән карар чыгарган. Галимнәр арасында икенче карашлар да бар. Бу – мөстәкыйль халыкның мөстәкыйль теле дип белдерә алар.

Галимнәр арасында ике төрле караш булса да 2013 елда ЮНЕСКО телебезне аерым тел дип таныды. Телләргә аерым код бирә торган АКШта Далластагы институт бу мәсьәләне ел ярым ныклап өйрәнде. Без аларга материалларны гел җибәреп тордык. Бу институт себертатарларының теле мөстәкыйль тел дигән карар чыгарды.

– Себертатар теле грамматикасын язганда моңа кадәр язылган грамматикаларга күз салып андагы кагыйдәләр белән танышырга һәм чагыштырырга туры килгәндер. Татар әдәби телендә чыккан грамматикаларга таяндыңмы?

– Мин Төмән университетында 15 ел татар әдәби телен укыттым, татар теле грамматикасын бик яхшы беләм. Шуңа күрә татар теле белән себертатар теле грамматикасын чагыштырырга мөмкин булды. Үзлегемнән кырымтатар телен өйрәндем, башка төрки телләрнең грамматикалаларын тикшереп чыктым. Бу эшләрне башкарганнан соң безнең телебезнең дә грамматикасын тудырырга мөмкин дигән фикер туган иде.

Бер телнең грамматикасын төзү зур институт эше, мин аның нигезен, башлангычын үземнең фәнни хезмәтемдә чагылдырдым. Грамматиканы татар теле, башкорт теле, кырымтатар теле, үзбәк, казакъ һәм башка төрки телләр тәҗрибәсенә таянып эшләдем.

– Грамматика чыккач чираттагы адым нинди булачак?

– Аннары ул грамматиканы киңәйтү, аерым бүлекләрен ныклап язу, тирәнәйтү кирәк булачак. Мин үземнең эшемне өстән-өстән генә башкарылган хезмәт дип санамыйм, әмма дөньяда бер генә нәрсә дә камил була алмый. Аннары дәреслекләр язарбыз дип өметләнәбез.

– Грамматиканы тирәнәйтү, мәктәп дәреслекләре эшләү өчен себертатарлары арасында телнең һәр өлкәсендә эшләрдәй белгечләр җитәрлекме соң? Ярдәм итәрдәйләр бармы?

– Минемчә, ярдәм итүчеләр алар мәктәптә укыткан, тәҗрибәле кешеләр булырга тиеш. Дәреслекләрне ниндидер бер төркем төзеп, утырып язу кирәк. Мин университетта укыткан вакытта карашларымны хуш күргән студентлар бар иде. Алар белән һәм безнең карашларны хуплаучы галимнәр белән дә эшләргә була. Бу эшкә алынырдайлар булачак дип уйлыйм, күп алар.

– Себертатар теле дәреслекләре мәктәпләргә барып җитә калган очракта, аны һәм татар телен укытуны ничек күрәсең? Себертатар теле ипләп кенә татар телен кысырыклап чыгарырга тиеш буламы?

– Иң яхшысы, идеалда укучылар сайлап алырга тиеш аны. Әгәр себертатар телен укыйсың килә икән, аны укы. Әгәр татар телен өйрәнәсең килә икән, аны өйрән.

Ата-аналарның күпләгән фикерләре бу эшкә тотынырга этәргеч бирде. Алар арасында: "Безнең балалар Казанга барып яшәмәячәк, безгә татар теле кирәкми. Үзебезнең себертатар телен укытсак яхшырак булыр иде", диючеләр дә булды. Кайсын укытырга дигәндә, минемчә, ата-аналар, укучылар үзләре сайлап алырга тиеш.

Без себертатар телен кагырга тиеш түгел, ник дигәндә, кеше кайсы телдә фикер йөртә ул шул телдә яхшырак яза һәм аның иҗади мөмкинлекләре дә киңрәк була, көчәя бара. Без себертатарлары бер телдә сөйләшәбез, әмма башка телдә язырга һәм укырга мәҗбүр. Без аны барыбер 100% үзләштерә алмыйбыз. Үзләштерә алмаганга иҗади кешеләребез дә күп түгел.

Әгәр без үз телебездә сөйләшеп, үз телебездә укысак кешенең иҗади мөмкинлекләре дә үсеп шигырьләр һәм әсәрләр дә яза башларлар иде. Икенчедән, үзаң күтәрелә. Безнең телебез диалект түгел, ул ямьсез тел түгел, ул мөстәкыйль һәм матур тел дип горурлана башлаячаклар.

Себертатарлары боегып калган, алар безнең телебез матур түгел, без әнә шундый телдә сөйләшәбез, ә казан әдәби теле ул әйбәт, аны өйрәнү кирәк дип әйтәләр. Бу да пропаганда нәтиҗәсендә килгән караш. Бу карашны да юкка чыгару өчен эшләү кирәк. Яшьләр күңеленә себертатарларының теле, себертатар милләте башка телләр һәм милләтләр белән бер рәттә тора, бертигез дип иңдерү кирәк.

– Теле булгач аның әдәбиятын да укыту кирәк булачак. Себертатар әдәбиятын барлаган шәхесләр дә булды. Мисал өчен, Төмән районының Акъяр авылында яшәүче Люция Хәбибуллина себертатар әдәбиятына багышланган хезмәт язды. Гомум татар әдәбияты белән чагыштырганда сайлык күзгә чагыла. Бу мәсьәләдә ни эшләргә уйлыйсыз?

– Бөтен яшь телләр дә, (младописьменные языки) халык авыз иҗатыннан, яңа язылган әсәрләрдән, элегрәк язылган әсәрләр тупланып эш башлаган. Һәм алар үсеп киләләр. Безнең дә фольклорыбыз бар, әдәбиятыбыз да бар һәм ул борынгыдан ук килә. Әмма аны өйрәнгән галимнәр татар әдәби теленә тәрҗемә итеп барган. Безнең күп әсәрләребез татар теленә тәрҗемә ителеп хәзер татар телендә кулланылышта.

Бу әсәрләрне кабат үзебезнең телгә кайтару кирәк. Казандагы, үзебездәге архивлардан аларны күтәреп яңадан язып хәзер укырлык итеп эшләү кирәк. Мисал өчен, "Идегәй" дастанын алыйк. Аның бит тулы версиясе себертатарларыннан язып алынган. Узган гасырның 50-нче елларында Омски өлкәсенең Тара якларына килгән фольклор экспедициясендә катнашучылар себертатар телендә язып алганнар. Аннары Казанга алып кайтып татар әдәби теленә тәрҗемә иткәннәр. Ул себертатарларның түгел, ә татар "Идегәй"е "булып чыкты". Мондый әсәрләр аз түгел. Радлов та безгә бай мирас калдырган. Әлеге XIX гасыр ахырында чыккан материаллар алар себертатар телендә. Хәзерге графикага саласы гына кала. Радловның күп кенә әсәрләрен себертатар теленә тәрҗемә иттек инде. Әлегә басылмаган.

– Бүген бөтен Русия күләмендә шундый вазгыять – кайсы гына милләтне алма, шул ук вакытта татарда да, яшьләр үз телләрендә түгел, ә урыс телендә сөйләшә. Күп җирдә урыслашу бара, үз телләренә икенчел караш туа. Бу хәлләр телләрне үстерүгә, бигрәк тә яңа аякка басып килә торганнарга бик җитди киртә булып тора.

– Әйе, сүз дә юк, авыр! Алты миллион татар үз телен саклый, татарның үзенең республикасы – Татарстан бар. Хөкүмәт тә эшен татар телен саклап калуга багышлый. Безнең андый структураларыбыз да, мөмкинлекләребез дә юк. Әмма без – себертатарлары үзебездән соң килгән буыннар алдында үзебезнең телне һәм мәдәниятебезне саклап калуда бурычлыбыз.

Русиядә хәзер милли телләр, милли мәдәниятләр бетүгә таба бара. Шуңа күрә безгә җитезрәк булу кирәк. Без әгәр руслашу түгел, ә татарлашу барса бик шатланыр идек. Әмма себертатарлары, татарлар, марилар һәм башкалар арасында урыслашу бара. Иң куркынычы – без үзебезнең телне онытып урыс теленә күчеп барабыз. Бөтенләй югалып беткәнче үзебезнең телне киләсе буыннарга калдыру өчен бу эшләребезне башкарабыз.

Тел үссен өчен аның өч юнәлештә кулланылуы зарур. Өйдә сөйләшү, мәктәптә укыту һәм газет, китапларын чыгару кирәк. Безнең телебез сөйләмдә генә бар. Инде китаплар да, газетлар да чыгара башладык. Тукталып калмабыз дип уйлыйм. Безнең телебезнең дә яшәргә хакы бар.

– Себертатар теленең статус алуына килгән вакытта, бу телне өйрәнгән кеше буларак, әйтегез әле, ул кйсы телгә якынрак? Татар әдәби теленәме, башкорт теленәме, казакъ теленәме? Әллә башка бер телгәме?

– Бу тел бу телгә якынрак дип әйтеп булмый. Этногенезга караганда, бөтен төрки телләрнең элемтәләре бик катлаулы булган. Һәр телдә дә бу телнең дә, теге телнең дә элементлары бар. Себертатар теленең татар теле белән, башкорт теле, казакъ теле белән лексик һәм грамматик яктан якынлаша торган формалары бар. Әгәр этногенез ягыннан карасак, себертатарларының иң якын туганнары алар казакълар һәм башкортлар.

– 29 ноябрьдә сез себертатар көне үткәрдегез. Алга таба да бу дата себертатар көне булып калачакмы?

– Бу чара код алуга бәйләп үткәрелде. Код (ISO 639-3) бераз алданрак алынган иде. Себертатар теле көнен ел саен үткәрәчәбез, әмма әлегә датасын билгеләмәдек.

– Бу чарада күбрәк җәмәгать эшлеклеләре, себертатар теленә якыннар катнашты. Киң җәмәгатьчелек читтә калмадымы?

– Бу чарага бөтен кеше чакырылган иде, ябык булмады ул. Радиодан да бу чараның булачагы турында әйттек, газетларда да чыкты.

– Алга таба концертлар куйганда, ниндидер чаралар үткәргәндә аларны себер телендә алып бару, себер телен пропагандалау күзалланамы?

– Әлбәттә! Бу эшне без күптән алып барабыз. "Вконтакте" эшли башлагач та без "Сибирские татары *туған телтә кәпләшәйек*" дигән төркем булдырдык. Анда себертатар телендә аралашабыз, бу телдә булган фәнни һәм әдәби материалларны куябыз. Аны укып яшьләр себертатар телен хуш күрә башлады.

Төмәндә ел саен "Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгесе үткәрелә. Мин бу проектны оештыруда катнашам. Катнашучылардан үзең турында кайсы телдә сөйлисең килә дип сорыйм. Аларның яртысы: "Үзебезнең себертатар телендә", дип әйтә.

– Сезнең бу гамәлләрегез Татарстаннан тулысынча аерылу, мөстәкыйль булу өчен эшләнәме? Әллә алга таба да Татарстан белән дә ниндидер уртак проектлар булачакмы?

– Эшчәнлегебезне берничек тә Татарстан белән бәйләмим мин. Бу үзебезнең эшебез, телебезне саклау безнең үз эшебез. Бу – Татарстан белән көрәш тә түгел, Татарстан белән хезмәттәшлек тә түгел. Әгәр бу эшебезгә Татарстан каршы килә икән, каршы килә ала, әгәр уңай бәя бирә икән, уңай бәя бирә. Барыбер үз эшебезне дәвам итәчәкбез.

– Диалектологиядән дәреслекләр язганда, халык иҗатын, Себер тарихын өйрәнгәндә бу эшләр күпчелек очракта Казан галимнәре тарафыннан татар әдәби телендә башкарылды. Әгәр Татарстан галимнәре ягыннан уңай тәкъдимнәр булса, ул кабул ителәчәкме?

– Казаннан галимнәр килә дә бездәге материалларны җыялар да, себертатар телен тирәннән белмәгәнгә, аларны хаталы итеп бирәләр. Фольклорны язып алалар да әллә нишләтеп, "ч"лаштырып бастыралар.

Тарихчылар да кирегә сукалый. Безнең үз гомеренә Себер ханлыгы булып йөртелде. Инде хәзер аны тарихчы Дамир Исхаков Сибирский юрт дип атый башлады. Аның фикеренчә, ул бернинди дә ханлык булмаган, ә юрт, ягъни Казан ханлыгына буйсынган вилаять кенә булган. Хәзер бу төшенчәне кулланышка кертү сизелә. Ә нигә безнең тарихны түбәнсетеп күрсәтергә тырышалар?

Без Исхаков Казанга килгәч аннан бу терминны каян алуын сорадык. Ул бер җирдә Искерский юрт дигән төшенчәне укуын һәм аны кертергә мөмкин дип табуын әйтте. Игътибар итсәк, ул бит Сибриский юрт дип тә әйтелмәгән, ә Искерский юрт дип әйтелгән. Хәзер Исхаков тәкъдиме белән башка галимнәр дә шулай яза башлады. Бу безгә файдага түгел, тарихыбыз башкача күрсәтелә.

– Бүген 100% дип әйтерлек Себердә яшәүче татарлар, себертатарлары татар телендәге җырларны җырлый, аларны үзенеке итә, концертлар карый. Әгәр себертатар телен үстерү татар әдәби теле белән параллель алып барылмаса, бу җырлар белән нишләргә? Себерчә җырлар бар, әмма алар бик аз.

– Без чикләрне яптык, үзебезнең җирләрне урап алдык та татарлар монда килмәсен дип әйтмибез. Моңа кадәр нинди мәдәни багланышлар булган, шул яссылыкта калачакбыз. Без ул җырларны кабул иткәч аларны тыңлыйбыз. Икенче яктан, Татарстанда безнең җырлар да җырлана бит. "Шахта", "Сахралар" һәм күпләгән халык җырлары бездә язып алынган.

Ни генә булмасын, без үзебезнең телебезне сакларга тиеш. Без Татарстанга каршы эшләмибез, без үзебез өчен эшлибез. Безнең телебезнең юкка чыгу куркынычы бар. Без ул телдә хәзер сөйләшәбез әле, ә яшь буын урысчага күчә. Тырышсак, бәлки, себертатар теленең гомерен берничә дистә елларга озайта алырбыз.
XS
SM
MD
LG