Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчет каршылыгында кырымтатарлар җиңде


Кырым хакына бөек тартышу
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:43 0:00

Акмәчет каршылыгында кырымтатарлар җиңде

26 февральдә Кырымның Югары Радасы бинасы янына илнең яңа хакимиятен тану таләбе белән биш меңгә якын кырымтатары җыелды. Алар Кырымның Украинадан чыгуына каршылык белдерде. Кырымны Русиягә кушу тарафдарлары шунда ук үз җыенын үткәрде.

Кырым Югары Радасының чираттан тыш утырышында Киевта хакимият алышынгач илдәге сәяси-иҗтимагый вазгыять мәсьәләсе караласы иде. Русия тарафлы көчләр Украинаның яңа хакимиятенә буйсынмаска, Кырымның бәйсезлеге турында референдум игълан итеп, Мәскәүдән ярдәм сорарга чакырган иде.

Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров Кырым Югары Радасы рәисе Владимир Константинов белән очрашып чираттан тыш сессияне үткәрмәскә тәкъдим итте. Башта бу тәкъдим кире кагылды. Каршылык берничә сәгать дәвам итте.

Кырым Югары Радасы янында ярымутрауның Украинада калуын яклаучы кырымтатарлар Русиягә кушылу тарафдарларын читкә кысрыклап чыгарганнан соң берничә минут узуга Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров чыгып, Кырым статусы мәсьәләсенең утырышта каралмаячагын игълан итте һәм халыкка рәхмәт әйтеп таралырга чакырды. Чубаров аларны үзләре яшәгән шәһәрләргә, районнарга кайткач бернинди провокацияләргә бирешмәскә, юл куймаска, мәчетләрне, чиркәүләрне, синагогаларны бергәләп сакларга, милләтара татулыкның бозылуына юл куймаска өндәде. Милли мәҗлес әйтүенчә, моннан ары кырымтатарлар белән исәпләшәчәкләр, соңгы өч елда күзәтелгән күренеш -- кырымтатарларны Кырым язмышын хәл итүдән читтә калдыру булмаячак.

Рифат Чубаров моны "Кырымның җиңүе" дип атады һәм парламент алдына җыелган халыкны өйләренә таралырга чакырды.

Акмәчет каршылыгында кырымтатарлар җиңде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:37 0:00

Чәршәмбе иртәсендә Кырым Югары Радасы алдына кырымтатарлары, Кырымдагы урыс оешмалары, Кырым казаклары вәкилләре дә жыелды.

Кырымтатарлары Украинаның яңа хакимиятен яклый, урыс оешмалары Кырым мәсьәләләре Кырымда хәл ителергә тиеш ди, әмма асылда алар Кырымның 1992 елгы Конституциясен кайтарырга тәләп итеп Кырымның Русиягә кушылуын яклый. Ике тараф арасында милиция кордоннары басты.

26 февраль Акмәчәт юлларында барган машиналарга яшь кешеләр кечкәнә Русия байракларын таратты. Кайбер автомобильләр Кырым Югары Радасы алдына юл тоткан.

Митингта катнашучылар алдына Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров, “Русское единство” фиркасенең рәисе Сергей Аксенов чыгып халыкны тынычланырга чакырды. Кырымдагы “Регионнар фиркасе” фракциясе үзенең утырышын үткәреп сессияне башларгамы, юкмы дигән мәсьәләне тикшергән.

Кырымтатарларына Украинадагы “Правый сектор” да кушылган дигән хәбәрләр таралды. Митингта аларның кызыл-кара байраклары да күренде. Бездә сепаратистларның исемлеге бар, СБУ аларны кулга алырга әзәрләнә”, диде исемен әйтмәгән “Правый сектор” вәкиле.

Кырымтатарлары “Аллаhу әкбәр”, “Украинага дан”, “Банда – кит”, “Кырым – Русия түгел”, “Милләт, Ватан, Кырым” шигарләрен кычкырып торды.

Урыс оешмалары “Беркут, Беркут” дип кычкырды.


Килгән хәбәрләргә күрә, Акмәчәткә Феодосиядән казаклар юлга чыккан. Бу атна Феодосиядә казаклар , урыс оешмалары митинг үткереп җирле хакимиятнең китүен тәләп иткән иде.
XS
SM
MD
LG