Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары кырымтатарларына теләктәшлек күрсәтте


Татар активистлары Кырымга теләктәшлек күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:03 0:00

Татар активистлары Кырымга теләктәшлек күрсәтте

10 мартта Казанда татар активистлары Бауман урамында оештырган ялгыз пикетлар белән кырымтатарларына һәм Украинага теләктәшлек күрсәтте.

Ялгыз пикетларда ТИҮ һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары, "Кырымтатарлары, без сезнең белән! Без сугышка каршы! Без Украинаның территориаль бөтенлеген яклыйбыз!" дигән татар, рус, инглиз телләрендә язылган шигар күтәреп тордылар.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин бу чарага Кырымда 16 мартта үтәсе референдумга бойкот һәм сугышка протест белдерү максатыннан чыгуларын әйтте.

"Безнең фикеребезчә, Кырымдагы референдум дөрес түгел, ул канунга туры килми. Без Украинаның территориаль бөтенлеге өчен. Без бу фикерләр белән беррәттән кырымтатарларына теләктәшлек тә күрсәтәбез. Кырымтатарлары Идел-Урал җирлегендә яшәүче татарлар алар яклы түгел дип уйлый күрмәсен. Без алар яклы. Бу референдум кырымтатарларының фикерен чагылдырмый. Кырымтатарлары Украинада калырга тели. Һәм без дә шул фикер белән килешәбез. Бүгенге көндә кырымтатарларына Европага омтылучы Украинда яшәү яхшырак булыр дип уйлыйбыз", диде Наил Нәбиуллин.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисеннән илле метр читтәрәк ялгыз пикетка чыккан ТИҮ вәкиле Ринат Касыймов, Русиядә Украинага каршы көчле пропаганда алып барыла, дип әйтте.

"Мәскәү кычытмаган җирен кашый. Кырымтатарлары йөз еллар буена Кырымда яшәгән. Башта аларга Суворов килеп һөҗүм иткән. Аннан Сталин нахакка сөргенгә җибәргән. Әлбәттә кырымтатарларының киредән Русия карамагына кайтасылары килми. Мин бүгенге пикетка кырымтатарларын яклау хисе белән чыктым. Кырымга мәскәүләр кермәс дип ышанам", диде Ринат Касыймов.

ТИҮнең икенче бер вәкиле Фәрит Зәкиев сүзләренчә, аларның бу пикетка чыгуларының максаты - үзләренең сугышка каршы булуларын күрсәтүдән гыйбәрәт.

"Русия хәзер Украинада сугышка таба бара. Без ул сугышка каршы. Кырымда референдум уздыру юлы белән барылса бу - сугыш булачак. Чөнки Кырымның чыгуы - Украинаның суверенитетын бозу дигән сүз. Без Украинаның суверенитетын яклыйбыз һәм шулай ук кырымтатарларына да теләктәшлек күрсәтәбез", диде Фәрит Зәкиев.

Бер сәгатькә якын барган пикет тыныч үтте. Пикетта күтәрелгән шигарләрне ерактан гына укучылар белән беррәттән якыннан килеп пикетчыларның максатлары белән кызыксынучылар да күренде.
XS
SM
MD
LG