пәнҗешәмбе, 23 октябрь 2014, Казан вакыты 01:36

кырым

Татарстан кырымтатарлар белән хезмәттәшлек документы әзерләде

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Акмәчеткә сәфәреннән соң кырымтатарлар белән хезмәттәшлек документы әзерләнде. Анда министрлыкларның, оешмаларның ниләр эшләргә тиешлеге күрсәтелгән.

Рөстәм Миңнеханов Акмәчеттә Татарстан һәм Кырым арасында хезмәттәшлек килешүе имзалангач матбугат очрашуында. 5 март 2014Рөстәм Миңнеханов Акмәчеттә Татарстан һәм Кырым арасында хезмәттәшлек килешүе имзалангач матбугат очрашуында. 5 март 2014
x
Рөстәм Миңнеханов Акмәчеттә Татарстан һәм Кырым арасында хезмәттәшлек килешүе имзалангач матбугат очрашуында. 5 март 2014
Рөстәм Миңнеханов Акмәчеттә Татарстан һәм Кырым арасында хезмәттәшлек килешүе имзалангач матбугат очрашуында. 5 март 2014
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның 5 мартта Акмәчеткә сәфәреннән соң кырымтатарлар белән хезмәттәшлек документы әзерләнде. Президент Акмәчеттә булганда Кырым һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек килешүе имзаланган иде. Бу килешү нигезендә Татарстан хөкүмәте башкарыласы эшләр планын төзергә тиеш. Шул ук вакытта президент идарәсе кырымтатарларга караган уртак эшләр башкару документын да әзерләде. Анда министрлыкларның, оешмаларның ниләр эшләргә тиешлеге язылган.

Татарстан мәдәният министрлыгына
- Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә Кырым белән хезмәттәшлек чаралары, шул исәптән мәдәният көннәре үткәрү, күргәзмәләр сәнгать коллективларының гастрольләрен оештыру тәкъдиме белән чыгарга.

- Кырымтатар милли мәҗлесе вәкилләрен, кырымтатарларның Бахчасарай шәһәрендәге “Дәүләт-сарай” тарихи-архитектура комплексының “Ларишес” тарихи музе җитәкчесе Гуливер Альтинны “Казан – 2014 елның төрки халыкларның мәдәни башкаласы” елын ачу чарасына чакырырга.

- конгресс башкарма комитеты белән берлектә кырымтатар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен Казан Сабантуена чакырырга.

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына
- “Русия студент отрядлары” оешмасының төбәк бүлеге белән берлектә кырымтатарлары яшәгән авылларны төзекләндерергә төзелеш отрядларын оештыру өчен чаралар тәкъдим итәргә.

- Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияте һәм Татарстан диния идарәсе белән берлектә Кырымнан балаларны һәм яшьләрне тел, укыту, “Сәләт” аланына кабул итү, “Татар яшьләре көннәре”, “Төрки яшьләр фестивале”, “Мөселман яшьләр фестивале”ндә һәм башка чараларда катнаштыру өчен тәкъдимнәр кертергә.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына
-Татарстандагы югары уку йортлары ректорлар шурасы, конгресс белән берлектә республикадагы югары уку йортларына Кырымнан абитуриентлар кабул итүне оештыру тәкъдиме әзерләргә.

- Татарстан фәннәр академиясе, КФУ белән берлектә татар тарихын өйрәнү һәм фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү тәкъдиме белән чыгарга.

Татарстан юстиция министрлыгына
- Кырым автоном республикасы конституциясенең яңа редакциясе әзерләнгәндә Кырымда яшәгән кырымтатарлар һәм башка халыкларга караган өлешендә аларның хокуклары тәэмин ителсен өчен теләктәшлек күрсәтергә.

“Татмедиа” агентлыгына
- “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә Кырымда һәм Кырым телевидениесенең Казанда корпунктларын ачу тәкъдиме кертергә.

- Идел буе татарларының һәм кырымтатарларның мәдәни-тарихи багланышлары турында тапшырулар әзерләргә.

Татарстан туристлык агентлыгына
-Татарстан һәм Кырым арасында туристлык өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү тәкъдимнәре белән чыгарга.

Татарстан фәннәр академиясенә
- Кырым галимнәре белән берлектә тарихи-археологик, шул исәптән Бахчасарайдагы тарихи-мәдәни тыюлыкта да тикшеренүләр үткәрү тәкъдиме белән чыгарга.

Дөнья татар конгрессына
- Кырымтатар милли мәҗлесе белән хезмәттәшлек килешүе әзерләргә һәм имзаларга тәкъдим итәргә. 

- мәҗлес, Кырым диния идарәсе һәм башка кырымтатар, татар оешмалары вәкилләрен II Дөнья татар хатын-кызлары, V Дөнья татар дин әһелләренең “Милли үзгәлек һәм дин”, “Болгар Җыены”, VI Дөнья татар яшьләре форумнарына чакырырга.

- Кырымда татар-төрки балалар фестивален яңарту һәм яңа форматта үткәрү тәкъдиме белән чыгарга. Бу эш өчен Идел буе һәм кырымтататарлардан эшлекле даирә вәкилләрен җәлеп итеп багучылар шурасын раслауны карарга.

- Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтына
- Халыкара Болгар форумына Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровны, Бахчасарай тыюлыгы директоры Валерий Науменконы, аның урынбасары Сейдалиевны, “Ларишес” музее җитәкчесе Гуливер Альтинны чакырырга.

- Бахчасарайда Исмаил Гаспринский истәлегенә үтүче фәнни укуларга Тарих институты галимнәре төркемен җибәрергә.

- Кырым галимнәре белән бергә татар һәм кырымтатар халкының борынгы заманнардан ук тарихи һәм мәдәни берлеге турында фәнни хезмәт чыгарырга әзерләргә.

- кырымтатарлар тарихын өйрәнүче яшь галимнәргә тарих институтында аспирантурада уку урыннары булдыруны карарга.

Татарстан мөселманнары диния идарәсенә
-Кырымдагы мөселман дини оешмалары белән хезмәттәшлекне киңәйтүне тәкъдим итәргә.

* * * *

Татарстан хөкүмәте бу эшләрне башкаруны контрольдә тотарга тиеш дип язылган әлеге документта.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр бите: (2)
    алга 
кем: Сәлим кайдан: татар иленнән
13.03.2014 12:44
Минихан имзалаган ул кәгәзләрне иртәгә Мәскәү судлары юкка чыгарсыннар иде, суверенитетны чыгарган кебек. Миниханны 9нчы майдан соң сепаратислыкта гәепләп җинәят җаваплылыгына тартсыннар иде.

кем: Болгар кайдан: Болгар радиосыннан
12.03.2014 22:49
Күчмән, кыргый татарлар белән безнең ни уртаклыгыбыз бар?
Без болгарлар, европалы, аңлы, мәдәниятле, алга киткән халык.
Татарлар - безнең мәңгелек дошманнар. Без Мәскү белән бергә татарларга каршы батырларча көрәшкәнбез һәм көрәшебезне дәвам итәбез.
Болгарлар - Мәскәү белән, руслар белән, - мәңгегә бергә!
Дус, иптәш һәм мәңгелек союзник!
Татар урынына исемебезне болгарга алмашып, республиканы Болгариягә үзгәртергә, татар исеменнән баш тартырга, Мәскәү белән союзны ныгытырга кирәк.
Миңнеханов йөрмәсен ул татарлар арасында.
БОЛГАР РАДИОСЫ – В СЕРДЦЕ КАЖДОГО!

кем: Салим кайдан: Уфадан
12.03.2014 20:42
Татар телендә махсус белем биререрлек рәте булмаган килеш кырым татарларын Татарстан укытмакчы. Нонсенс.

кем: сатылмый кайдан: башкортстаннан
12.03.2014 20:35
Минихан кырым татарларын узе кебек дип белеме икен.Алар бит сатлыкжан тугел.Путиннын кем икенен бик яхшы белелер.Россиядеге татарларны бетерделер, хезер кырымга чират життеме.Туганнар нык булыгыз!

кем: рам ил кайдан: Агыйдел
12.03.2014 13:12
Бу имеш президент итеп билгеләнгән Миңлеханов Путинның күтен генә сөртми инде, и мескен хезмәтче, нәрсә кушсалар шуны тырышып үтәргә маташа- саташа!

кем: аяз кайдан: казан
12.03.2014 11:16
Бер зур булек тошеп калган: татарстан полициясе кермэгэн. Шампан шешэсе куллану буенча тэжрибэне крымлылар белэн уртаклашу...
җавап

кем: tamr кайдан: tufraktan
12.03.2014 11:54
мөселманнарны "традитсион ислам"га тарттыру тәҗрибәсе: Рафаил Зарипов, Алмаз Галиев, ...
Аерым авылга "ограниченый контингент" кертү: Норлат вакыйгалары...
Охшамаган имамнардан арыну: үтерелгән В.Якупов, ...

Ышанмагыз кырым кәрдәшләр мәскәү куштаннарына.

кем: tamr кайдан: tufraktan
12.03.2014 09:52
Ике донҗа арасында калган украиннар Ауропа белән Русия арасын бик яхшы күрәләр һәм беләләр.

Күп еллар буе Русия (СССР) окупатсиясе астында яшәгән илләр (Полония, Маҗарстан, Балтик илләре,...) бүген көнбатыш Ауропадан нык артта калганнар.
Шул ук Алманиянең көнбатыш өлеше белән көнчыгыш өлеше күк белән җир кебек аерылып тора. Дрезденда совет урыс гаскәрләре торган йортлар ташландык хәлендә. Аларны торгызыр өчен күп акча кирәк. Чөнки йортларны җимереп яңаны салу гына җитми, ә анда бер ничә метрга күмеп калдырылган хәрби отходларны, кулланылган ГСМны казып чыгарып яңа җир кертергә кирәк. Бүген бу бик күп чыгышлар таләп итә.

Бүгенге Русия башка халыкларга, бер нинди үсеш тәкдим итә алмый. Мондагы идара системасы бик зур корруптсиәгә, алдашуга, аерым шәхесне изүгә нигезләнгән.
Бу системаның киләчәге өметсез.

Казанда утырган Мәскәү куштаннарына бу барып җитми торгандыр. Әз генә аңласалар азатлыкка омтылган халыкны безнең кебек зинданда яшәргә үгетләп йөрмәсләр иде.

"РОССИЯ - ТЮРЬМА НАРОДОВ" - маркиз Астольфа де Кюстина (1790— 1857).

кем: zinzak кайдан: kazan
12.03.2014 00:56
Оендэ салма салмаган, кешегэ барып тукмач кискэн ди татар. Хунвейбин комсомол татбригада командирлары Я нышевлар, басмачлар дип ботен Урта азия элитасын заманында канга батырып, безне узбэклэр белэн гомерлек дошман ясадылар. Бездэ буген анда кысылып йореп, кырымдагы туганнар белэн дошманга эйлэнмибезме, аларны рэсэйгэ кыстап. Аларны нэрсэ коткэнен монда эллэ белмисезме. Буген нэрсэ сайрамаслар безненг Миниханов хэм лилипутатлар анда барып, мэскэу тоткач якангнан. Кайткан елларында купме михнэтлэр курделэр алар андагылардан, аларга хохоллар гына таяныч булды. Генерал Грегоренконы гына алыгыз. Татарстан севастопольга миллионлаган акчалар озатты, бушка ягулык бирде, шаймиев корабллэрдэ йорде, хоть бер тапкыр татарлар белэн очрашсын иде, хоть бер Камаз бирсен иде - юк! Татар АГАСЫ МОСТАФА ДЖАМИЛЕВ юкка йори ул ОЛЫ башын кече итеп. Путин белэн солэшуе кирэк, файдасы булмаса да. Без шул Сабантуй ясарга гына оста. Бер илахи зат Голзадабыз гына ботен безненг турэлэребездэн аларга кубрэк ярдэм итте, валеева, валеевлар теллэренэ салынып йоргэндэ. Безненг сатайлар йоз артист жыеп, аларнынг ут йотып яшэгэн коннэрендэ камит тамаша куярга барганнар. Туганнар гафу итегез безне, без шунлый инде...

кем: Илдус Садыйк кайдан: Казан
12.03.2014 00:37
Шаркылтап көлер идем, елыйсе килә! Бу ялганга да ышансаң ахмак булырга кирәк. Нәрсә генә ышандырмилар бит. Ул Болгарга, Сабантуйга, фәнни конференсияләр чакырү дисеңме. Татмедиа - ялган чыганагы да, читтә калмаган. Ә Минюст менә дигән итеп, мәскәү кушканча, кырым татарларына яңа конститутсия язып бирәчәк икән. Зур "шатлык", әлбәттә. Аны нәрсәгә язып утырырга. Язылганы бар бит Татарстан кон...се тотта шуны по братский бүләк ит. Ул яшләрне укырга чакырган булып әллә нинди "Урусия студенлар отрядларын" кырым татар авылларын (путин бомбага тотканнан соңдер инде) тезекләндерергә җибәрәләр имеш. Әй сез, куштаннар! Татар мәктәпләрен бетрүчеләр, татар авылларында юньле - рәтле юллар юк, авыл хуҗалыгы егылып ята, татарның теле, мәдәнияте бетә бара. Халык сәрхушлеккә бирелде. Үзебезнең милли проблемылар бетәсе юк. Ә сез мәскәү әмерен үтәп Кырымга чабасыз. Әлбәттә Тугандаш халыкны якларга кирәк, булышырга кирәк. Ләкин болай курчак уены уйнап түгел. Иң башта сез мәскәүдәге хуҗаларыгызга курыкмыйча әйтергә тиеш идегез. Крымга рәсәй гаскәрен кертмәскә! Керткән икән чыгарырга! Әйтә алмадыгыз һәм әйтә дә алмыйсыз! Димәк сез алар белән берлектә эшлисез. Шуның өчен Крымга барып хезмәттәшлек документлары тезеп донья халкын көлдереп, безнең татар халкын мыскыллап йормәгез! Кирәкле ярдәмне, кирәкле күләмдә Төркия дәүләте бик тиз һәм нәтиҗәле итеп күсәтер. Иншеалла!

кем: фикер кайдан: Мидэн
11.03.2014 22:44
Эмма да лэкин ,эгэр кырымтатар русиягэ кушылса.татар саны артыр,татарга карата хормэт усэр.Безнен татарда андый батырлык юк,бергэ булсак,кочебез артыр,безнен белэн санлаша башларлар,иншэАлла.Украина татарларга карата яхшы булмады инде,хэм шулай ук булмаячак та иде.Бэлкем бар да хэерлегэдер.
җавап

кем: за татар Крыма кайдан: Алтын Урда
12.03.2014 00:23
Кырымтатарлары очен сез хэл итэсезме? алар бит уз юлын сайлады. Бар халыгы сайлаган (бу курчак генераллар утырган конгресс тугел сезгэ) милли мэжлес уз фикерен эйтте! Инде кырымтатар белэн узегезнен хорметне арттырмакчы буласызмы? Кеше жилкэсенэ утырып жэннэткэ кермэкчесезме? узегезгэ хормет арттыра алмаган илгэ ни очен кырымтатарларын эстиресез? аларны да кадерсезлэту, мескенлэту оченме?
Сез менэ бу Минихан программасына багыгыз: анда бит, курчак туе, кунакка чакырып йорту генэ. Давайте без идиотизма, а? Кырым татарлары бит, Русиянен кабехетлеген купке кубрек курген халык. буре авызына алар ник башларын тыксыннар?!
фикерләр бите: (2)
    алга 
ATR

аудио

сорауга сурәт

Кырым турында никадәр беләсез?

Русия-Украина низагына сәбәпче булган Кырым өчен тарих дәвамында күп сугышлар булган.
башка сынаулар