Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан кырымтатарлар белән хезмәттәшлек документы әзерләде


Рөстәм Миңнеханов Акмәчеттә Татарстан һәм Кырым арасында хезмәттәшлек килешүе имзалангач матбугат очрашуында. 5 март 2014
Рөстәм Миңнеханов Акмәчеттә Татарстан һәм Кырым арасында хезмәттәшлек килешүе имзалангач матбугат очрашуында. 5 март 2014

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Акмәчеткә сәфәреннән соң кырымтатарлар белән хезмәттәшлек документы әзерләнде. Анда министрлыкларның, оешмаларның ниләр эшләргә тиешлеге күрсәтелгән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның 5 мартта Акмәчеткә сәфәреннән соң кырымтатарлар белән хезмәттәшлек документы әзерләнде. Президент Акмәчеттә булганда Кырым һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек килешүе имзаланган иде. Бу килешү нигезендә Татарстан хөкүмәте башкарыласы эшләр планын төзергә тиеш. Шул ук вакытта президент идарәсе кырымтатарларга караган уртак эшләр башкару документын да әзерләде. Анда министрлыкларның, оешмаларның ниләр эшләргә тиешлеге язылган.

Татарстан мәдәният министрлыгына
- Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә Кырым белән хезмәттәшлек чаралары, шул исәптән мәдәният көннәре үткәрү, күргәзмәләр сәнгать коллективларының гастрольләрен оештыру тәкъдиме белән чыгарга.

- Кырымтатар милли мәҗлесе вәкилләрен, кырымтатарларның Бахчасарай шәһәрендәге “Дәүләт-сарай” тарихи-архитектура комплексының “Ларишес” тарихи музе җитәкчесе Гуливер Альтинны “Казан – 2014 елның төрки халыкларның мәдәни башкаласы” елын ачу чарасына чакырырга.

- конгресс башкарма комитеты белән берлектә кырымтатар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен Казан Сабантуена чакырырга.

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына
- “Русия студент отрядлары” оешмасының төбәк бүлеге белән берлектә кырымтатарлары яшәгән авылларны төзекләндерергә төзелеш отрядларын оештыру өчен чаралар тәкъдим итәргә.

- Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияте һәм Татарстан диния идарәсе белән берлектә Кырымнан балаларны һәм яшьләрне тел, укыту, “Сәләт” аланына кабул итү, “Татар яшьләре көннәре”, “Төрки яшьләр фестивале”, “Мөселман яшьләр фестивале”ндә һәм башка чараларда катнаштыру өчен тәкъдимнәр кертергә.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына
-Татарстандагы югары уку йортлары ректорлар шурасы, конгресс белән берлектә республикадагы югары уку йортларына Кырымнан абитуриентлар кабул итүне оештыру тәкъдиме әзерләргә.

- Татарстан фәннәр академиясе, КФУ белән берлектә татар тарихын өйрәнү һәм фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү тәкъдиме белән чыгарга.

Татарстан юстиция министрлыгына
- Кырым автоном республикасы конституциясенең яңа редакциясе әзерләнгәндә Кырымда яшәгән кырымтатарлар һәм башка халыкларга караган өлешендә аларның хокуклары тәэмин ителсен өчен теләктәшлек күрсәтергә.

“Татмедиа” агентлыгына
- “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә Кырымда һәм Кырым телевидениесенең Казанда корпунктларын ачу тәкъдиме кертергә.

- Идел буе татарларының һәм кырымтатарларның мәдәни-тарихи багланышлары турында тапшырулар әзерләргә.

Татарстан туристлык агентлыгына
-Татарстан һәм Кырым арасында туристлык өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү тәкъдимнәре белән чыгарга.

Татарстан фәннәр академиясенә
- Кырым галимнәре белән берлектә тарихи-археологик, шул исәптән Бахчасарайдагы тарихи-мәдәни тыюлыкта да тикшеренүләр үткәрү тәкъдиме белән чыгарга.

Дөнья татар конгрессына
- Кырымтатар милли мәҗлесе белән хезмәттәшлек килешүе әзерләргә һәм имзаларга тәкъдим итәргә.

- мәҗлес, Кырым диния идарәсе һәм башка кырымтатар, татар оешмалары вәкилләрен II Дөнья татар хатын-кызлары, V Дөнья татар дин әһелләренең “Милли үзгәлек һәм дин”, “Болгар Җыены”, VI Дөнья татар яшьләре форумнарына чакырырга.

- Кырымда татар-төрки балалар фестивален яңарту һәм яңа форматта үткәрү тәкъдиме белән чыгарга. Бу эш өчен Идел буе һәм кырымтататарлардан эшлекле даирә вәкилләрен җәлеп итеп багучылар шурасын раслауны карарга.

- Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтына
- Халыкара Болгар форумына Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровны, Бахчасарай тыюлыгы директоры Валерий Науменконы, аның урынбасары Сейдалиевны, “Ларишес” музее җитәкчесе Гуливер Альтинны чакырырга.

- Бахчасарайда Исмаил Гаспринский истәлегенә үтүче фәнни укуларга Тарих институты галимнәре төркемен җибәрергә.

- Кырым галимнәре белән бергә татар һәм кырымтатар халкының борынгы заманнардан ук тарихи һәм мәдәни берлеге турында фәнни хезмәт чыгарырга әзерләргә.

- кырымтатарлар тарихын өйрәнүче яшь галимнәргә тарих институтында аспирантурада уку урыннары булдыруны карарга.

Татарстан мөселманнары диния идарәсенә
-Кырымдагы мөселман дини оешмалары белән хезмәттәшлекне киңәйтүне тәкъдим итәргә.

* * * *

Татарстан хөкүмәте бу эшләрне башкаруны контрольдә тотарга тиеш дип язылган әлеге документта.
XS
SM
MD
LG