Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ялкын" журналы 90 еллыгын билгеләде


"Ялкын" 90 еллыгын билгеләде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:32 0:00

"Ялкын" 90 еллыгын билгеләде

30 апрельдә "Ялкын" журналы Камал театрында 90 еллыгын билгеләп үтте. Кече залда үткән чараны татарча сөйләшүче "пингвиннар" алып барды.

"Ялкын"ның 90 еллыгы башка газет-журнал юбилейларыннан бераз аерылып торды. "Ялкын" яшьләре алдан төрле номинацияләр булдырып, анда җиңгән олыларга бүләкләр тапшырды.

Әйтик "Дүртенче хакимият" номинациясендә җиңүче булып Сөмбел Таишева билгеләнсә, "Милләт күзлеге" номинациясендә шагыйрь һәм депутат Разил Вәлиев аталды.

"Ел узышчысы" исеменә Бөтендөнья татар яшләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин лаек дип табылды. Шулай ук "Ел мәгърифәтчесе", "Милли STYLE", "XX гасырның иң хәтердә калган сәхифәсе" һәм башка номинация ияләре дә билгеләнде. Җиңүчеләр сәхнәгә чыгып "Ялкын"га карата үз фикерләре белән уртаклашты.

Чара татарча башкарылган җырлар белән үрелеп барды. Кичә буена тамашачыларга "Yummy Music" музыкантлары җанлы джаз музыкасын тыңлатты.

Белешмә

"Ялкын" журналының тәүге саны 1924 елның 20 мартында Мәскәүдә дөнья күрә. Ул вакытта журнал "Кечкенә иптәшләр" дип атала. Басманың чишмә башында Муса Җәлил белән Абдулла Алиш тора. 90 еллык тарихында басманың исеме берничә тапкыр үзгәрә. Сугыш елларында журнал чыгудан туктап тора. Сугыштан соң аның беренче баш мөхәррире – балалар язучысы Ләбибә Ихсанова, җаваплы сәркәтибе – шагыйрь Илдар Юзеев була. 1954 елда журналга "Ялкын" исеме бирелә. Бүгенге көнгә чаклы ул шулай дип атала. Журналның аудиториясе – 6-18 яшьлек балалар һәм үсмерләр. Эчтәлек ягыннан журнал өч бүлектән тора: минем мәктәбем, минем бүлмәм, минем көндәлегем. "Ялкын" битләрендә психолог киңәшләре, мастер-класслар, укучы хатлары, постерлар, афишалар, танылган шәхесләрнең көндәлекләре басыла.
XS
SM
MD
LG