Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда Каюм Насыйри институты үзәкләре ачылачак


Каюм Насыйри
Каюм Насыйри

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршындагы Каюм Насыйри институты татар телен таныту, аңа өйрәтү өчен дөньяда үзенең үзәкләрен булдырачак.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының халыкара эшчәнлек урынбасары Гөлнара Садыйкова сүзләренчә, башта үзәкләрне Кытайда, Казакъстанда һәм Мәскәүдә ачарга җыеналар. Институт җитәкчелеге Кытайдагы үзәкне Синҗан (Синьцзян) университетында ачарга дигән тәкъдим белән чыккан.

"Синҗан университеты белән ике арада килешү төзү, шулай ук зур эш. Без Каюм Насыйри үзәген нәкъ Синҗанда ачарга дип тәкъдим иткән идек. Үз ягыбыздан килешүне аларга җибәрдек. Әгәр аны имзаласалар, якын арада ачачакбыз", ди Садыйкова.

Аның сүзләренчә, кануни яктан кайбер киртәләр бар. "Кытай кануннарына күрә, чит илләрнең мәгариф оешмалары анда укыта алмый. Кытай укытучылары һәм үзләренең мәгариф оешмалары гына моны башкара ала", ди галимә.

Гөлнара Садыйкова
Гөлнара Садыйкова

Кытайдагы 4-5 мең татарның күпчелеге Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә гомер кичерә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов быел апрель уртасында бу төбәк башкаласы Өремчедә булганда бу үзәкне сентябрь аенда ачу турында сүз күтәрелгән иде.

Садыйкова Русиядә һәм шулай ук элекке Советлар берлегенә кергән илләрдә бу үзәкләрне ачу күпкә җиңелрәк икәнлеген әйтә. "Кануни яктан караганда да, элемтәләребез дә ныграк, анда ачу җиңелрәк булачак. Әлегә дөньяда һәм Русиянең кай төбәкләрендә үзәкләр ачарга мөмкин икәнлеген тикшерәбез", ди ул.

"2014-2020 елларда Татарстанның дәүләт һәм башка телләрне үстерү" програмын әзерләүдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре дә катнашкан. Каюм Насыйри институты үзәкләре әлеге програм нигезендә ачыла. Документта 2020 ел беткәнче 51 үзәк ачылачак диелгән. Бу эшне оештыру өчен 31,5 миллион сум акча тоту каралган. 2014 елга өч миллион сум бүленәчәге язылган.

Садыйкова сүзләренчә, үзәк ачканда каршы як бүлмә белән тәэмин итәргә тиеш. Татарстан җиһазлар, китаплар, ярдәмлекләр җибәрә, үзәк җитәкчесенә хезмәт хакы да түләп тора. Монда татарчага өйрәтү дәресләре һәм татар теленә бәйле чаралар узарга тиеш. Каюм Насыйри институты үзе дә чаралар әзерләячәк һәм аларны үзәкләргә барып үткәрәчәк. Төбәкләрдәге бакчаларга татарча дәреслекләр кирәк булса, бу эшне үзәк аша оештырырга мөмкин булачак. Үзәк интернет аша укытыла торган "Ана теле" онлайн дәресләре турында да мәгълүмат таратырга, аны пропагандаларга тиеш булачак.

"Үзәк ачу өчен, иң беренче чиратта, анда татарлар тупланып яшәргә тиеш. Синҗан да, Казакъстан да тиккә генә сайланмады, анда этник татарлар аз түгел. Иң беренче чиратта татар телен үзебезнекеләр өйрәнергә тиеш дип саныйбыз без. Русиягә килгәндә дә, үзәкләр татарлар тупланып яшәгән урында булырга тиеш. Әле күптән түгел генә безгә Кырымнан зур делегация килде. Алар да мондый үзәк үк булмаса да, татар телен укытканда үзләренә ярдәм булса, яхшы булыр иде дип әйтте", ди Садыйкова.

Аның сүзләренчә, бу үзәкләрдә татар телен өйрәнергә теләүче һәркемгә дә ишек ачык булачак.

Дөньяда төрле җирләрдә милли-мәдәни үзәкләр яңалык түгел. Татарстаннар Сервантес институты, Гете институты тәҗрибәсен үрнәк итеп алган.

Сервантес институты (Instituto Cervantes)
Испаниянең дәүләт оешмасы. Ул 1991 елда илнең тышкы эшләр министрлыгы каршында дөньяда испан телен укыту, испан мәдәнияте белән таныштыру өчен оештырыла. Төп үзәкләре башкала Мадридта һәм Мигель Сервантесның туган шәһәре Алькала-де-Энареста урнашкан. Институтның биш кыйтгада да 77 үзәге эшли.

Гете институты (Goethe-Institut)
Германиянең хөкүмәттән тыш оешмасы. Ул алман телен дөньяда таныту, аны өйрәтүне һәм халыкара мәдәни багланышлар урнаштыруны үз эшчәнлегенең максаты иткән. Гете исемендәге институт фильмнар, музыка, әдәбият белән беррәттән җәмгыять кыйммәтләрен да алмаша. Бу оешма күренекле алман шагыйре Йоһан Гете исеме белән аталган.

Пушкин институты (Пушкинский институт)
2013 елның июль аенда чит илләрдә рус телен өйрәнү үзәкләре булдыру өчен "Пушкин институты"н оештыру эшләре башлана. Мәскәүдәге Пушкин исемендәге рус теле һәм әдәбияты дәүләт институты бу эшне оештыруны, үзәкләргә методик ярдәмне үз өстенә ала. Бу югары уку йортының мондый тәҗрибәсе бар инде. 1970-80 елларда институтның төрле филиаллары эшли. Аларның кайберләре, мисал өчен, Афинадагы Пушкин исемендәге рус теле институты мөстәкыйль оешма булып китә.

* * * *

Хөрмәтле укучылар! Сез Каюм Насыйри институтының үзәкләре кайсы илләрдә, кайсы шәһәрләрдә, кайсы төбәкләрдә булырга тиеш дип саныйсыз? Бу хакта үзегезнең фикерләрегезне форумда калдыра аласыз.

XS
SM
MD
LG