Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дамир Гыйсметдин кичәсе шаблонсыз үтте


Дамир Гыйсметдиннең иҗат кичәсе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:55 0:00

Тукай клубында Дамир Гыйсметдиннең иҗат кичәсе

12 декабрьдә Казанда Язучылар йортында язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдиннең иҗат кичәсе үтте. Әлеге чара әдипнең иҗатына һәм 65 еллык юбилеена багышланды. Җылы, җанлы кичәдә иҗатташ дуслары, артистлар, аны хөрмәт иткән тамашачылар җыелды.

Дамир Гыйсметдин Язучылар йортындагы Тукай клубында үтәсе иҗат кичәсенә үзе дә, кунаклар да, тамашачы да ихлас, табигый, җанлы очрашу күрергә барды. Әлеге теләк чынга ашты, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фәтхи Борнаш премиясе лауреаты, старик-язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдиннең иҗаты бу кичне яңа бер сулыш алды. Аларга Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов, Хәлим Җәләй, Луара Шакирҗан кебек нәфис сүз осталары җан өрде, автор үзе дә юмористик әсәрләрен, лирик шигырьләрен ихластан, җылы, җанлы итеп тамашачыга җиткерергә тырышты. Шунда ук Дамир Гыйсметдиннең сүзләренә язылган җырлар яшь һәм урта буын җырчылары тарафыннан башкарылды.

Әдәби-музыкаль кичә “Татар моңы” фестивале лауреаты Илгиз Хәсәншин Илгиз Мәҗитов көенә иҗат ителгән “Очып кайтам” җыры белән башланып бу очрашуның төп героена игътибарны арттырды. Лилиана Газизова, Рөстәм Закиров, Бәширә Насыйровалар да үз чыгышлары белән шагыйрьне хөрмәтләп, тамашачыга чыгышларын бүләк иттеләр. Дамир әфәнде үзе тыйнак булса да, иҗат кичәсе 65 еллык юбилейга багышланган чара булгач, сәхнә түрендә җылы карашы белән тамашачыларны күзәтеп, кирәк урында чыгыш ясап бәйрәмне җанландырып торды. “Мунча ташы” театры төркеме дә аның “Влач бар ул” хикәясе белән табага май салды, тамашачыларның хисләре йөзләренә чыкты.

Иҗатташ дуслары, язучылар берлегеннән Рафис Корбан, Ркаил Зәйдулла, галим Җәүдәт Сөләйманов, бәйрәмгә килгән туганнары, гомумән дуслары аңа ихлас теләкләрен белдерделәр.

"Мондый рухтагы җыеннарга без инде ияләнеп киттек, аларның бер үк сюжет линиясы буенча барасын да беләбез, ә менә Дамир аганың кичәсе аның үзе кебек үк шаблоннарга сыймыйча, үзенчәлекле була алды. Моның сере дә бик гади, ул кемгәдер охшарга тырышып кыланудан күпкә өстен була ала. Үзенең табигый тоемлавы белән ул кешеләрнең күңелләренә үтеп керә белә, гади, әмма кабатланмас әсәрләр иҗат итә ала.

Дамир әфәндегә тормышта соңгы елларда шактый гына авырлыклар аша узарга туры килде, ул да булса иң якын кешеләрне югалту, шәхси саулык буенча килеп чыккан авырлыклар, әмма ул аларның барсын да лаеклы рәвештә узып чыгарга үзендә көч тапты. Шулай ук бүгенге көндә бик күпләр җыр текстларының бик тапталган булуын бер үк калыплар буенча баруын билгели, ә менә Дамир әфәнде иҗат иткән җырлардан тормышчанлык бөркелеп тора, алар барсы да реаль вакыйгаларга, аерым шәхесләргә багышланган. Бу кичәдә дә Вәис Бәйрәмов Дамир әфәнде сүзләренә язган җырларын башкарганда күпләрнең күзенә яшь төшкәнен күрдем.

Дамир әфәнде сезгә озын гомер, иминлек, илһам чишмәгезнең саекмавын телимен”, дип сөйләде Бөтендөнья татарлары конгрессы рәисе урынбасары Ринат Вәлиуллин.

Әлеге бәйрәмдә булучылар бер-бер артлы иҗат кичәсеннән алган тәэсирләрен социаль челтәрләрдә дә җиткерергә ашыкты.

"Татарстан язучылар берлеге бинасында күренекле шагыйрь, язучы, әдип Дамир Гыйсметдин иҗатына һәм аның 65 еллыгына багышланган бик матур кичә узды", диде билгеле җәмәгать эшлеклесе Илдус Садыйк.

Юбиляр, иҗат кичәсенең төп каһарманы үзе дә, дүшәмбе фейсбук челтәре аша уй-фикерләре белән уртаклашты.

"Рәхмәт сатира-юмор, җыр сөючеләргә, каләм ияләренә, туганнарыма - билгеләнгән вакытка гөбердәшеп җыелып килделәр. Тамаша залына кергәч тә, беренче рәттә утырган Илдус абый Садыйкны күреп, шатланып куйдым. Менә бит, картаймаган йөрәк, актив блогер, айпад-фотопаратларын көйләп, бу кичәнең мизгелләрен инде төшерә дә башлаган! Шундый милләтпәрвар, белем, мәгърифәт, мәдәният турында беркемнән дә әмер көтми, үзлегеннән кайгыртып, татар милләтенең сәхифәләрен яктыртып баручы тынгысыз, фидакяр шәхесләр арабызда күбрәк булсын иде.

Кичәнең көтелмәгән экспромты - минем скрипкачы Илдар уйнаганда укыган лирик һәм фәлсәфи шигырьләрем булгандыр. “Авыл йорты” дигән шигырь күпләрнең күзләрендә яшьләр китерде.

Әти, әни инде ахирәттә,
Ике энекәш ята кабердә.
Туган йортка юллар өзелүе
Бигрәк каты суга бәгырьгә..",

ди Дамир Гыйсметдин. Ул Тукай клубында иҗат кичәсе үткәрергә ярдәм итүчеләргә күңеленнән чыккан ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

XS
SM
MD
LG