Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске Җөридә үзенчәлекле балалар йорты ачылды


Теләчедә үзенчәлекле балалар йорты ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:43 0:00

Теләчедә үзенчәлекле балалар йорты ачылды

4 гыйнвар Татарстанның Теләче районы Иске Җөри авылында егерме балага исәпләнгән балалар йорты ачылды. "Ярдәм" хәйрия фонды тырышлыгы белән ачылган йортның максаты - балаларны сәламәтләндерү, аларны олы тормышка әзерләү.

Хәзерге вакытта балалар йортында 11 бала тәрбияләнә. Алар арасында сәламәт балалар белән беррәттән, авыру балалар да бар. Кайберләренең ата-аналары балаларыннан авыру булу сәбәпле баш тарткан.

Ятимнәр йортын ачуда башлап йөргән Татарстан мөфтие урынбасары Илдар Баязитов әлеге балалар йортында тәрбияләнүче балаларны бер яктан да аерып карамыйча, барысына да тигез мөгамәлә күрсәтүләрен әйтте.

"Без аларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакбыз. Башка балалар йортларыннан аермалы буларак Иске Җөридәге бу балалар йортында без аларга гаилә мохите тудырырга телибез. Бу балалар арасында сукырлар да, аутистлар да, даун авырулы балалар да, ДЦПлы балалар да бар. Атнага бер булса да төрле-төрле белгечләр килеп бу балалар белән шөгыльләнәчәк. Без бу йортта алар өчен уен-реабилитация, массаж һәм башка бүлмәләр ясадык. Тора-бара бу балаларның берәр сәләтләре ачылса аларның бу сәләтләрен дә үстерербез. Ә иң мөһиме - без аларны олы тормышка аяк баса алырлык итеп тәрбияләргә тырышачакбыз", дип белдерде ул.

Әлеге проект, Татарстан диния нәзарәтенең социаль проектлары кысаларында тормышка ашырыла.

XS
SM
MD
LG