Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русиядә федераль милләтләр эшләре агентлыгы булдыру фәрманын имзалады


Путин милләтара бөтен сорауларны үз кулына алачак яңа оешма – федераль милләтләр эшләре агентлыгын булдыру фәрманын имзалады.

Русия президенты Владимир Путин милләтләр эшләре федераль агентлык оештыру турындагы фәрманны имзалады. Бу эш белән Русия хөкүмәте җитәкчелек итәчәк.

Милләтләр эшләре федераль агентлыгы дәүләт милли сәясәтенә бәйле дәүләт хезмәтләрен башкарачак. Шулай ук аның эшчәнлегенә "Русиянең күп милләтле халкының бердәмлеген ныгыту, милләтара дуслыкны, халыкларының этномәдәни үсешен тәэмин итү, аз санлы милләтләрнең хокукларын яклау, милли-мәдәни мохтариятләр һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлекне күздә тоткан чараларны башкару керәчәк.

Аерым алганда, элек “Известия” язганча, милләтара һәм динара мөнәсбәтләрдә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, русияле милләт берлеген ныгыту һәм Русиядәге халыкларның этномәдәни үсешен булдыру әлеге агентлыкның төп максатлары булачак.

Путин 2014 елның сентябрендә Төбәк үсеше министрлыгын бетердү фәрманы имзалады. Әлеге министрлык Русиядәге халыкларның этномәдәни үсеше белән дә шөгыльләнә иде. Милли сәясәт, аз санлы җирле халыкларның хокукларын саклау, русияләрнең этнокультур таләпләрен тормышка ашыру мәдәният министрлыгына күчкән иде.

XS
SM
MD
LG