Кырымтатарлар укмашып яшәгән Акмәчет шәһәре читендә биналар һәм коймаларга "ATR" һәм "Meydan" дигән граффитилар ясаганнар. Җирле халык әйтүенчә, шушы юл белән алар кырымтатар телеканалы һәм радиосына яклау белдерә.
2006 елдан бирле эшләгән беренче һәм бердәнбер кырымтатар каналы ATR Русия системында теркәлә алмау сәбәпле 1 апрельдән үз тапшыруларын туктатырга мәҗбүр булды. Ярты ел алдан биргән документлар бер-бер артлы кире кайта башлагач, каналга хакимиятләрдән булган басым сизелә башлады.
Кырым хакимиятләре яңа кырымтатар җәмәгать телевидениесен ачачагын белдерә, әмма анда Кырымның Русиягә кушылуына ризасызлык белдерүчеләр эшләмәячәге әйтелә.