Accessibility links

Кайнар хәбәр

NASA суны авырлыксызлыкта сынаган


Видеоязмадан күренеш
Видеоязмадан күренеш

АКШның NASA (аэронавтика һәм галәм тикшеренүләре идарәсе) авырлыксызлык шартларында суның нинди хәлгә килүен күрсәткән видеоязма чыгарды.

Мәгълүм булганча, ачык галәмдә суны агызганда, ул акмый һәм түгелмичә шарга тупланып “йөзә”. Бу күренешне сурәтләгән видеоязмалар элек та бар иде. Мәсәлән, Халыкара галәм станциясеннән хисапларны интернетта табып була.

NASA суның авырлыксызлыкта тотышы турында тулы тикшеренү уздырырга булган. Барлык тәҗрибәләрне астронавтлар видеоязмага төшергән. Иң матур мизгелләре интернетта урнаштырылган.

Видеоязмада күренгәнчә, су чыннан да түгелмичә һавада шар булып саклана. Моны физиклар “өслек тарту көче” (surface tension) дип атый. Шар өслегенең мәйданы – фигуларар арасында иң кечкенә. Ә галәмдә басым җисем күләменең кечәйтүенә юнәлә, шуңа күрә су шар формасын ала. Сүз уңаеннан, бу сәбәптә планеталар, иярченнәр, йолдызлар да шар формасын алган.

Шуңа күрә дә галәмдә суны ниндидер савытка тутырып булмаячак. Су савыт төбендә калмыйча, аның эчендә шарлар формасында “очып йөриячәк”. Суны савыттан да бушату күп көч таләп итәчәк.

NASA билгеләгәнчә, су авырлыксызлыкта үзен билгесез тота. Тикшеренүчеләр су формасын үзгәртүгә махсус алгоритмнар башкарып чыгарган.

Видео: NASA астронавтлары су шары эченә GoPro камерасын урнаштыра

Алга таба NASA астронавтларына су һәм башка төрле матдәләр белән күпсанлы тәҗрибәләр үткәрергә кирәк булачак. Моның гамәли әһәмияте шактый зур. Авырсызлык шартларында төрле матдәләрнең тотышы турында мәгълүмат Марс һәм башка планеталарны өйрәнү, анда тормыш булдыру эшләре кысаларында файдалы булачак.

Билгеле булганча, Mars One ширкәте тарафыннан 2025-2026 елларда Марска колонизаторлар төркемен җибәрү планлаштыра. Җибәрелгән кешеләр Марста яшәү шартларын булдырырга, тормыш корырга тиеш булачак. Аларның Җиргә кайту мөмкинлеге булмаячак.

NASA агентлыгы даими рәвештә “галәм яңалыкларын” фәнни-популяр формада киң аудиториягә тарата. Әйтик, күптән түгел интернетта агентлык тарафыннан Плутон һәм аның иң зур иярчене Харонның төсле рәсемнәре таратылды.

XS
SM
MD
LG