Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда беренче этноконфессиональ фестиваль үтәчәк


29 август Казанда Республика көненә багышланган “Мәдәниятләр мозаикасы” беренче республика этноконфессиональ фестивале узачак.

Кремль яр буенда оештырылачак әлеге фестивальдә төрле милләт, дин вәкилләре катнашачак концерт програмы, милли һәм дини күргәзмәләр, мастер-класслар каралган. Бу хакта 25 августта Татар-информ агентлыгы матбугат очрашуында әйтелде.

Биредә билгеләп үтелгәнчә, республикада ел саен төрле этник фестивальләр үткәрелеп килә, әлеге фестивальне кешенең ике тамырлы (милләте һәм дине) булуын исәпкә алып, милли һәм дини буларак оештыру күздә тотылган. Шул уңайдан биредә концерт програмы кысаларында дини темага чыгышлар, күргәзмәләр, ислам һәм православ дини китапларын тәкъдим итү, сату каралган. Исламнан биредә “Хозур” нәшрияты китаплары катнашачак, шулай ук күргәзмә кысаларында төрле шамаилләр тәкъдим ителәчәк.

Концерт програмы кысаларында профессиональ иҗат төркемнәреннән кала төрле милләт вәкилләренең үзешчән башкаручылары чыгышлары да көтелә. Татарстан республикасының халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов моның үзенчәлеге хакында билгеләп үтте һәм фестивальдә төрле милләтләрнең бер-берен тану-белүе, бер-берен аңлап яшәүгә бер адым булуы хакында сөйләп узды.

“Безнең Татарстан халыклар ассамблеясенең эшчәнлегендә катнашучы милли оешма җитәкчеләре барысы да анда булачак, һәрбер оешма үзенең халкын, андагы павильоннардагы күргәзмәләр аша күрсәтергә тырышачак. Күпмилләтле концерт, бу концертның үзенчәлеге нәрсәдә: без милли мәдәниятләрне профессиональ башкаручылар әсәрләре аша гына түгел, ә менә нәкъ шушы милләтнең, биредә эшләүче иҗтимагый оешмасы вәкилләренең сәнгате аша күрсәтәбез. Без һәрвакыт халыкка әйтә киләбез: бәлки дуслык йорты сәхнәсендәге грузин биюе ул иң камил бию түгелдер, әмма аны грузин кешесе бии һәм ул җырны әрмән кешесе җырлый.

Бу көнне, мисал өчен, үзбәк оешмасының рәисе белән сөйләшү мөмкинлеге булачак. Без үзебезнең эшчәнлегебездә һәрвакыт бер фикердән чыгып эш йөртәбез, ул да булса: кешене билгесезлек куркыта, әгәр дә мин бу әйбер турында беләм икән, мин бу әйбердән курыкмыйм. Шуңа күрә һәрбер оешманың ничек эшләве турында белсәк, аның җитәкчеләрен танысак, аларның эшчәнлеге белән таныш булсак, хәбәрдар булсак, димәк, бу тагын тынычлыкка, бер-беребезне аңлап яшәүгә бер адым булыр иде” дип сөйләде Ирек Шәрипов.

Фестиваль 29 августта көндезге уникедән кичке алтыга кадәр Ленин дамбасы белән "Казан" милли-мәдәни үзәге арасындагы ярда булачак.

XS
SM
MD
LG