Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: Русиянең Сүриядәге гамәлләрен яңадан карауны сорыйм


Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган
Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган үзләрендә Русия очкычларының Сүрия оппозициясе гаскәрләрен бомбалау турында мәгълүмат булуын белдерә.

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Русия президенты белән булачак очрашу вакытында Мәскәүдән Сүриядәге гамәлләрен яңадан карауны сораячагын белдерде. Эрдоган бу хакта Al Jazeera каналы белән әңгәмәдә әйтте.

"Мин Сүриядәге вазгыять турында сөйләшү һәм бу мәсьәләдә борчылуымны белдерү өчен һичшиксез Путин белән очрашачакмын", ди Эрдоган. Төркия башлыгы үзләрендә Русия очкычларының Асадка каршы булган оппозиция гаскәрләрен бомбалау турында мәгълүмат булуын да әйтте.

Эрдоганның бу сүзләренә кадәр, 2 октябрь көнне экстремист "Ислам дәүләте" төркемнәренә каршы булган Төркия һәм аның әлеге коалициядәге беректәшләре Русияне Сүриядәге оппозиция отрядларын бомбалауны туктатырга һәм радикал исламчыларны гына хәдәфкә алырга чакырган иде. Бу белдерүне Анкара АКШ, Британия, Франция, Германия һәм Фарсы култыгындагы беректәшләре белән бергә игълан итте.

Беректәшләр Русия хәрби көчләренең Сүрияне һавадан бомбалавына "нык борчылу" белдерә. Документта Русиянең бу гамәле низагны "алга таба да арттыра" һәм экстремизмны көчәйтә дип белдерелә.

Бу документка кадәр АКШ Русиянең Сүриягә һөҗүмнәрен нәрсәнең кайда икәнен "аерып тормыйча" бомбалау дип бәяләгән иде.

Шимбәгә каршы төндә АКШ президенты Барак Обама Русиянең Сүриядәге хәрби операциясенә карата Асадка булышкан өчен Мәскәүне тәнкыйтьләде һәм бу хәлне "фаҗига өчен рецепт" диде.

30 сентябрь көнне Русиянең федерация шурасы илнең хәрби көчләрен Сүриядә куллануга ризалык бирде һәм Кремль хәрби очкычларыбыз "Ислам дәүләте" төркемнәрен утка тотка башлады дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG