Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа Халыкара Tөрки академия белән хезмәттәшлекне ныгыта


Халыкара Төркия академиягә хәзер Башкортстан да керә
Халыкара Төркия академиягә хәзер Башкортстан да керә

7 октябрьдә Башкортстан башкаласында Халыкара Төрки академия белән Башкортстан Фәннәр академиясе арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

Уфада шәрык белгечләренең бөтенрусия җыены уза. Шул уңайдан Башкортстанга Халыкара Төрки академия президенты Дархан Кадерали да килгән. Ул Башкортстан Фәннәр академиясе президенты вазыйфаларын башкаручы Әлфис Гаязов белән очрашты.

Ике академия хезмәттәшлек турындагы меморандум имзалады. Әлеге документ нигезендә академияләр төрки халыкларның тарихы һәм мәдәнияте, төрки телләр һәм әдәбият, мәгариф, фәлсәфә, дәүләтләр һәм төбәкләрнең икътисады һәм социаль-мәдәни үсеше кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек итәчәк.

Халыкара Төрки академия Казакъстанда 2010 елдан бирле эшли. Оешманың төп максаты – төркиләр тарихын, телен, мәдәниятен өйрәнү, төрки дәүләтләрнең дөньяда тоткан урынын ачыклау. Академия Маҗарстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Төркия, Төрекмәнстан, Монголия, Татарстан фәннәр академияләре белән элемтә урнаштырган. Хәзер бу исемлеккә Башкортстан Фәннәр академиясе дә керә.

XS
SM
MD
LG