Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Идел" татар мәдәни үзәге ачылды


"Идел" ресторанында кунакларны каршылаучы кызлар
"Идел" ресторанында кунакларны каршылаучы кызлар

Мәскәүдә яшәүче ике эшкуар татар егете – Ринат Абдрахманов белән Равил Камалетдинов “Идел” ресторанын яңартып, татар мәдәни үзәге оештырганнар. Үзәк яңа ачылуга карамастан, берничә кызыклы очрашу да уздырганнар.

Мәскәүдә татар мөселман халкы очрашып мәҗлесләр уздыра торган хәләл ашлы рестораннар аз, ләкин алар бар. Беренчесе – мәдәни үзәк булган Әсәдуллаев йортында урнашкан “Идел” рестораны иде. Аны оештыручылар ярым җимерек бүлмәләрне үзләре төзекләндереп, татарча нәкышләр белән бизәкләп ике кечкенә залдан торган ресторан ачкан иделәр. Халык хуҗалары кем дип сорамый, кем пешерә дип сорый һәрвакыт. Пешекче Рафаэль Сафинның ризыкларын бик яратып ашыйлар иде.

Рафаэль Сафин
Рафаэль Сафин

​Биредә нинди генә чаралар узмый торган иде. Никахтан башлап ифтарга кадәр. Халык әле чиратны бер ай алдан алып куя торган иде. Мәдәни үзәктәге чуалышлар нәтиҗәсендә “Идел” ресторанын да бу бинадан китәргә мәҗбүр иттеләр. Шуннан соң Рафаэль Сафин “Шәех Палас” дигән ресторанда эшли икән, анда да барысы да хәләл, барысы да татар халык ашлары икән, диделәр. Халык үз мәҗлесләрен уздырырга шул ресторанга йөри башлады.

​Рафаэль Сафинның әйтүенә караганда, соңгы вакытта ул ресторанда шул хәтле күп очрашулар уза торган булган. Хуҗалар бер мәҗлес уздырырга бары тик ике сәгать вакыт кына бирә башлаганнар. Көненә алтышар мәҗлес уза торган иде, әлбәттә, халыкка рәхәтләнеп күрешеп, сөйләшеп утырырга да вакыт калмый иде, дип сөйләде ул.

Ринат Абдрахманов (с) белән Равил Камалетдинов
Ринат Абдрахманов (с) белән Равил Камалетдинов

​Татарларның хәләл ризыклы аш йортларына шундый ихтыяҗларын күргән ике татар егете – Ринат Абдрахманов белән Равил Камалетдинов Рафаэль Сафинны да үзләренә чакырып “Идел” ресторанын яңартырга ниятләгәннәр. Алар үзләре төзегән ресторанга кайчандыр татар мәдәни үзәгендә булган ресторан исемен генә биреп калмыйча, бу ресторан каршында татар мәдәни үзәге дә оештырганнар. Ул мәдәни үзәк Мәскәүнең көньяк көнчыгышындагы татар милли мәдәни автономиясе бүлекчәсе каршында булачак диделәр. Бу автономия бүлекчәсенең җитәкчесе булып күп еллар инде Гаяз Янбаев эшли.

Ринат Абдрахмановка Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (у) һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин (с) рәхмәт хаты тапшыра
Ринат Абдрахмановка Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (у) һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин (с) рәхмәт хаты тапшыра

​Бу мәдәни үзәк ачылуга бер айдан артык кына вакыт узуына карамастан, алар инде берничә очрашу да уздырганнар. Бер очрашу - яшьләрнең "Интеллектуал клубы" очрашуы булса, икенчесе - Мәскәү татарларының футбол такымы белән дә шушы яңа мәдәни үзәктә очрашу уздырганнар. Футболчылар белән очрашулар биредә еш булырга охшый. Чөнки Мәскәү татарларының “Дуслар” дип аталган ун елдан артык беренчелекне бирмәгән футбол такымының җитәкчесе дә бу ресторан хуҗаларының берсе булган Ринат Абдрахманов икән. Ринат спорттагы уңышлары өчен быел Мәскәүдә узган Татарстан мәдәният көннәре вакытында Татарстан президенты кулыннан рәхмәт хаты да алган.

Без яңа "Идел" рестораны ачылу уңаеннан аның хуҗалары Ринат һәм Равил белән әңгәмәләштек.

Ресторанның банкет залы
Ресторанның банкет залы

– Без Мәскәүдә татар халкының бу ихтыяҗын күрдек. Без инде Рафаэль белән күптәнге дуслар. Ул оста пешекче. Менә шулай уйладык та әле – ул җитәкләгән "Идел" ресторанын яңартырга булдык. Беренчедән, метро янында булсын дидек. Халыкка эзләп йөрерлек булмасын. Менә Кожуховская метросы янында беренче каттагы бу бина бик ошады. Без аны сатып алдык. Ул безнең шәхси карамакта хәзер.

​Без кредитка берни дә алмадык. Безнең төзелеш ширкәтебез бар иде. Шуның бер өлешен саттык. Гомумән, без кризис башланган вакытларда үзебезнең эшчәнлекне бераз үзгәртәбез. Аның файдасы күбрәк була. Ә менә бу ресторанны торгызып, без акча артыннан кумыйбыз. Биредә бары тик хәләл ризыклар гына. Монда исерткеч эчемлекләр кермәгән.

Без Алланың бәрәкәте булыр дип эшлибез, шуңа ышанабыз. Безне тикшерделәр инде. Монда эчү дә юк, үзе шәрыкъчә бизәлгән, ләкин кальян да юк, кем бирә микән боларга акча дип тә әйткәннәр. Ләкин күпме генә тикшерсәләр дә, бездә канунга ярамаган бернинди нәрсәләр юклыкка ышандылар кебек. Чынлап та шулай.

– Бизәлешләре бик матур. Җиһазлар кайдан кайтарттыгыз?

Ресторанның зур залы
Ресторанның зур залы

– Бизәлешләрне махсус дизайнерлардан эшләттек. Җиһазлар Төркиядән кайтарылды. Хәтта савыт-сабалар да Төркиянең Күтаһия шәһәреннән. Үзебез Грузия аша машиналар белән барып алып кайттык. Ходай саклады, шушы хәлләргә кадәр алып кайтып өлгердек. Тагы бер атнага гына соңа калсак та, бу эшләр барып чыкмас иде. Яктырткыч лампалар, люстраларны Испаниядән кайтарттык.

– Сезнең биредә ничә зал бар һәм күпме кеше сыйдыра аласыз?

– Әлегә ике зал эшли. Берсенә 100 кеше, икенчесенә 38 кеше сыя. Болары инде чаралар, ашлар үткәрү өчен махсус заллар. Әле тагы бер залда ремонт бара. Анысы урамнан ук икенче ишектән керә торган булачак. Анысы “Чәй, бар” кафесы булачак. Тиз тукландыра торган ашханә инде. Анда барлык татар халык ашларын да тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Өчпочмак-пәрәмәчтән башлап, коймагы да, бәлеше дә, өлеше дә булачак.

Чәй пешерү җайланмасы
Чәй пешерү җайланмасы

– Чәй пешерә торган җайланмагыз бик матур икән...

– Анысы да Төркиядән кайтарылды. Чәйнекләре дә Төркиядән. Бик уңайлы. Андый чәйнекләрдә чәй бик тәмле пешә икән. Өйләребезгә дә шундыйларны алып кайттык.

– Ашларны кунакларга кемнәр тәкъдим итәчәк?

– Бездә кызлар да эшли, егетләр дә. Кыргыз егетләрен алдык эшкә. Алар тыңлаучан, эшләрен җиренә җиткереп эшлиләр. Төп пешекчебез Рафаэль белән без балачактан таныш, дус. Мәскәүләр Рафаэльның ашларын бик яхшы белә. Ресторанга килгән кунакларның аралашып, сөйләшеп утырырга вакытлары күбрәк булсын өчен без “Идел”дә мәҗлесләрне көненә ике тапкыр гына уздырырга карар кылдык.

XS
SM
MD
LG