Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төбәк тарихын өйрәнү демократияне ныгыта


Балтач һәм Азнакай районнары тарихына багышланган китаплар
Балтач һәм Азнакай районнары тарихына багышланган китаплар

Казанда татар төбәк тарихын өйрәнүчеләренең беренче җыены узды. Авыллар тарихын еш кына һәвәскәрләр өйрәнсә дә, Фәннәр академиясе нәкъ менә аларның эшенә таянырга мәҗбүр: республикада авыллар тарихын колачлаган аерым күптомлык языла. Беренче томы инде быел дөнья күрергә тиеш.

Узган елның октябрь аенда Дөнья татар конгрессы Русия төбәкләрендә яшәүче татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрен җыйган булса, бу юлы Татарстан районнарында эшләүче һәвәскәр һәм профессиональ тарихчыларны туплады. Җыенга 150ләп делегат килгән иде. Күренеп тора: авыллар тарихы языла. Хөкүмәт берничек тә диярлек ярдәм итми – чыккан китаплар фәкать иганәчеләр акчасына гына дөнья күрә.

Википедия форматында эшләргә кирәк

Татарстан Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының мөдир урынбасары Радик Салихов Татарстандагы барлык торак урыннарның тарихын колачлаган зур хезмәт язылачагы турында хәбәр итте. Әлеге күптомлы басмага республикадагы 22 шәһәр, 18 шәһәр төрендәге бистә һәм 3122 авылның тарихы керәчәк.

Радик Салихов
Радик Салихов

– Беренче томы Казан арты якларына багышланачак. Аннары Чулман аръягы һәм Тау ягы турында аерым томнар язылачак. Арча, Әтнә районнары турында мәгълүмат инде шактый тупланган. Чүпрәле, Норлат, Әлмәт якларында да эш берникадәр башланып китте. Иң зур проблем – документаль базаның бик тә зәгыйфь булуы. Авылларга кайсы кабилә вәкилләре нигез салган? Алар кайчан барлыкка килгән? Сораулар шактый күп, - ди Салихов.

Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены
Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены

Аның фикеренчә, Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре һәвәскәр тарихчылар белән берләшеп эшләмәсә, мондый катлаулы хезмәтне язып булмаячак. Шуның өчен Тарих институтының интернет сәхифәсендә махсус бүлек булдырганнар: әлеге бүлеккә кереп теләгән һәркем үзе өйрәнгән авыл турында мәгълүматны, язмасын калдыра ала. Институт тарихчылары бу мәгълүматны тикшереп, күптомлыкны язганда аны һичшиксез кулланачак дип ышандырды Салихов.

Яңа журнал булачак

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты мөдире Искәндәр Гыйләҗев районнарда эшләүче тарихчыларны игътибарлырак булырга чакырды.

– Районнарның үз энциклопедияләре чыгуы – бик матур күренеш. Әйтик, Спас районының хәзер үз энциклопедиясе бар. Әлмәттә бер өлеше чыкты. Чүпрәледә эш дәвам итә. Әмма андый катлаулы хезмәткә алынасыз икән, безнең белән дә киңәшләшегез. Энциклопедия булгач, ул профессиональ дәрәҗәдә язылган булырга тиеш – һәвәскәрлектән котылырга кирәк, - диде ул.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков югалган татар авылларын телгә алды.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

– Русиядә 4300 татар авылы исән-сау яшәп тора. Юкка чыкканнарын да исәпкә алсаң, тагы да күбрәк дигән сүз. Безгә аларның да тарихын язарга туры киләчәк. Татарстанга килгәндә, бөтен республика авылларын язабыз икән, татарныкын гына түгел, урысын да, чуаш авылларының тарихын да язарга мәҗбүр булачакбыз, - диде ул.

Исхаков сүзләренчә, Татарстанда хәзерге вакытта туган як тарихын өйрәнә торган 300ләп белгеч (краевед) бар. Октябрь аенда узган гомумрусия җыенында татар төбәк тарихчыларының җәмгыяте төзелде. Ул Дөнья татар конгрессы каршында оешты. Җитәкчесе итеп Сарытаудан эшкуар Камил Әбләзов сайланды. Җәмгыятькә кергән вәкилләргә 1 апрельгә кадәр үзләренең төбәкләрендә җирле краеведлар оешмаларын булдыру бурычы куелды. “Әлегә күп кенә төбәкләрдә мондый оешмалар һаман да булдырылмаган”, диде Исхаков.

Яңа җәмгыять дүрт айга бер тапкыр яңа журнал нәшер итергә җыена. Ул ике телдә булачак. Татарчасы “Туган як”, урысчасы “Родной край” дип аталачак. Басмада һәвәскәр тарихчылар өчен уртак методикалар тәкъдим итмәкчеләр – “күптомлыкка алынабыз икән, бердәм критерийларга таянмыйча, бу эшне башкарып чыгу һич мөмкин түгел”.

Татарлар үзләре яшәгән җирнең тарихын өйрәнә икән, димәк, Русиядә демократия көчәя

– Төбәк тарихын өйрәнү – ул демократиянең бер элементы. Татар төбәк тарихын өйрәнү Сталин режимы урнашканнан соң бетте. Татарлар үзләре яшәгән җирнең тарихын өйрәнә икән, димәк, Русиядә демократия көчәя, дигән сүз, - ди Исхаков.

Аның фикеренчә, авыллар тарихын язу “Татар тарихы” энциклопедиясен язудан бер дә ким булмаячак. “Ә ул җидетомлыкны без 20 ел яздык. Дәүләт ярдәменнән башка һич мөмкин түгел. Әлбәттә, хәзер акчага кытлык. Әмма эшне берничә елга бүлсәк, өмет юк түгел. Татар конгрессы бу мәсьәләне һәрвакыт тукып торырга тиеш”.

Әлегә исә авыл тарихчылары үзләренең хезмәтләрен йә үз акчасына, йә иганәче ярдәме белән бастырырга мәҗбүр.

Мари белән башкорттан үрнәк алырга кирәк

Тарих институтының Татар-болгар цивилизациясе бүлеге мөдире Альберт Борһанов Татарстанда төбәк тарихын өйрәнүчеләренең аерым район оешмаларын булдырырга тәкъдим итте: “Казан арты, Тау ягы, Үзәк Чулман арты, Бөгелмә, Азнакайда аерым төбәк оешмалары булса комачауламас иде.”

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының бүлек мөдире Лариса Гайнетдинова чыганакларның өйрәнелмәгәненә басым ясады.

Лариса Гайнетдинова
Лариса Гайнетдинова

– Күп кенә районнарда уникаль һәйкәлләр сакланган. Ләкин алар турында, белсә, җирле халык кына белә. Әйтик, Әтнә районында ханнар зираты бар. Һәр җәй саен җирле халык анда җыелып җәмәгать белән намаз укый. Биләрдә дә андый күренеш бар: анысын бөтен кеше белә, ә Казаннан 50 чакрым ераклыктагы Әтнә ягындагы урынны бер кеше белми. Әгерҗе районында Әбипатша заманында салынган күпер бар. Район хакимиятендә дә, мәдәният бүлегендә дә ул хакта бернинди мәгълүмат юк. Ә җирле халык анда балаларын алып килеп тарихны бәян итә. Чүпрәле районында тарихчы Һади Атласи туган йортның урынын көчкә эзләп таптык. Авыл халкы урынны күрсәтә, ә Һади Атласиның кем булганын белми. Ичмасам, бер истәлек тактасы куелса икән – гел искә төшереп торыр иде.

Башкортлар башкорт тарихына кагылышлы документларның күчермәләрен Уфага кайтарткан

Берничә галим Русия һәм чит ил архивларында саклана торган документларның күчермәләрен Татарстанга кайтару әһәмиятен ассызыклады. Бактың исә, марилар үзләренең бөтен әкиятләренең язмаларын Мари иленә инде алып кайткан икән. Мари авыллары турында мәгълүмат та күптәннән тупланган. Башкортлар да башкорт тарихына кагылышлы документларның күчермәләрен 90нчы елларда ук Уфага кайтарткан. Татарстанда исә бу эш һаман җайга салынмаган.

Керәшен татар авыллары бетә

Керәшен татарлары һәм ногайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе Радик Исхаков керәшен татар авылларын өйрәнү бик әһәмиятле дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу тема татар тарих фәнендә ак тапка тиң.

Радик Исхаков
Радик Исхаков

– Инкыйлабка кадәр дә, совет чорында да керәшеннәр авылларда яшәгән. Димәк, авылларын өйрәнсәк, бөтен керәшен тарихын өйрәнәбез дигән сүз. Еш кына бер-берсенә терәлеп торган ике керәшен авылының этник тарихы бөтенләй төрле була. Эш шунда: православие дине таралган чорда керәшеннәр составына төрле милләт вәкилләре кергән, ә ул чорда аралашу теле татар теле булганлыктан, алар татарча сөйләшкән.

Авылларда яшәүче керәшен татарларының төгәл санын да белмибез

Исхаков белдергәнчә, керәшеннәр тарихына багышланган җитди хезмәтләр булмау нәтиҗәсендә 1990-2000 елларда берничә альтернатив теория барлыкка килгән. “Керәшеннәр үзләре бу фикерләр белән кызыксынса да, керәшен тарихын өйрәнүчеләр аларны кабул итми”.

– Керәшен интеллигенциясен өйрәнү бик мөһим. Бу темага монографияләр юк диярлек. Без хәтта авылларда яшәүче керәшен татарларының төгәл санын да белмибез. Яшьләр авыллардан китеп бара. Анда вазгыять бик катлаулы, - ди Исхаков.

“Җир хуҗасы булган гына Аллаһ колы булыр”

Бөтендөнья татар эшкуарлары берләшмәсе башкарма директоры Фәрит Уразаевның чыгышы беркемне битараф калдырмады булса кирәк. Ул югалган татар авылларының тарихын язу исән авылларның тарихын язуга караганда мөһимрәк дип белдерде.

Фәрит Уразаев
Фәрит Уразаев

– Ул бит авыл югалу гына түгел. Бу милләт фаҗигасе. Һәр беткән татар авылы белән милләтнең кодрәте, көче китә. Татар җирсез кала дигән сүз бит бу. Үзебезнең җирнең тарихын белмәсәк, үзебез дә, балаларыбыз да бу җиргә хуҗа була алмый.

Уразаев фикеренчә, татар милләте бөтен кешелекне борчыган төп проблемнардан берничек тә кача алмый.

Бездә һәрвакытта да ир-ат культы, хуҗа культы булган

– Экология, энергия саклау, яңа технологияләр, логистика – иртәме-соңмы бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булачак. Кайчандыр татар төзегән, гасырлар буе татар яшәгән җирләрдән узачак яңа ефәк юллары күтәрелеп килә. Дөньяда бу юллар өчен көрәш бара. Татар үз өлешен ала алачакмы? Шәҗәрә турында да онытырга хакыбыз юк. Бездә һәрвакытта да ир-ат культы, хуҗа культы булган. Юкка гына “Җир хуҗасы булган гына Аллаһ колы булыр” дип әйтмибездер. Су мәсьәләсе – тагын бер зур проблем. Мин үзем Сарман егете. Андагы сәнәгатьнең табигатькә нинди зыян китергәнен яхшы беләм, - ди Уразаев.

Җыен азагында делегатлар республикакүләм татар төбәк өйрәнүчеләренең шурасын сайлады. Шурага 20дән артык кеше керде: алар арасында фәнни институт галимнәре дә, район вәкилләре дә бар. Рәис итеп Альберт Борһанов билгеләнде.

XS
SM
MD
LG