Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә оппозиционер Сергей Удальцов кулга алынган


Мәскәүдә «Сул фронт» хәрәкәте координаторы Сергей Удальцовны кулга алганнар.

Аңа һәм тагын берничә оппозиционерга карата массакүләм тәртипсезлекләр әзерләү турында җинаять эше ачылган. Активистларның өйләрендә тентү узган, аннан соң аларны сорау алу өчен тикшерү комитетына алып килгәннәр.

Моның өчен сәбәп буларак НТВ каналында чыккан «Анатомия протеста-2» фильмы әйтелә. Анда Удальцов һәм башка оппозиция активистлары чит илдән килгән акчага хакимияткә үтеп керергә теләүчеләр буларак күрсәтелә. Тикшерүчеләр белдергәнчә, фильмда Удальцовның Грузия вәкилләре белән очрашу кадрлары хакыйкатькә туры килә.

Удальцов үзе “Анатомия протесты” фильмын ялган дип атый.
XS
SM
MD
LG