Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь хөкүмәте башлыгы зур күләмдә урлашуда гаепләнә


Мәскәү – Мәскәүнең Тверь мәхкәмәсе Пермь хөкүмәте башлыгы, Русиянең элекке төбәк үсеше министры урынбасары Роман Пановны кулга алырга рөхсәт бирде.

Җомга көнне тоткарланган Панов Владивостокта АТЭС саммитына әзерлек барышында казнадан 93 миллион рубль урлануга катышы булуда шикләнелә.

Шимбә көнне ул журналистлар сорауларына җавап бирүдән баш тартты, әмма тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә вәгъдә бирде.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, Панов төркеме инде башкарылган төзелеш эшләренә бәйге оештырып, җиңүне һәм тиешле акчаны үз карамагындагы ширкәтләргә биргән.
XS
SM
MD
LG