Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искәндәр Сираҗи мөфтигә: "Барысыннан да хәйләкәррәк булырга тырышкан идегез – киресенчә килеп чыкты"


Мөфти Камил Сәмигуллин Русия динара шурасында чыгыш ясый

Җурналист Искәндәр Сираҗи фикеренчә, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның Мәскәүдә ваһһабчылыкны тыю турында канун кабул итәргә чакыруы бүгенге мөфтиләргә һәм исламга каршы булучыларга файдалы, чөнки теләсә кайсы көндәшне гаепләп төрмәгә утыртып куеп була. Ул мөфтигә ачык хат белән чыкты.

"Сираҗи сүзе" газеты баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Мәскәүдә ваһһабчылыкны экстремистик идеология дип тануны сорап мөрәҗәгать итүеннән соң мөфтигә ачык хат белән чыкты. Хатта әйтелгәнчә, мөфтинең әлеге гамәле Татарстанны хурлыкка калдырырга мөмкин.

"27 мартта Русиянең динара шурасында исламга, мөселманнарга, республикабызга бик зур зыян салырдай чыгыш ясадыгыз – ниндидер "ваһһабчылык"ны канун нигезендә тыярга өндәдегез. Ягъни, мөселманнарны эзәрлекләрдәй, тиктомалдан төрмәләргә тыгып куярдай канун кабул итүне сорадыгыз. Моңа үз башыгыз җиттеме, әллә чиркәү тирәсендә йөрүче берәр "дустыгыз" киңәш бирдеме? Әгәр киңәш икән, ул сезне бик хәтәр вә тайгак юлга кертеп җибәргән.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

Эшнең нидә икәнен үзегез дә аңлыйсыз. Чөнки мөселманнарны бүлгәләү өчен генә уйлап табылган "ваһһабчылык" дип аталган әйберне билгеләүнең кагыйдәләре дә, "ваһһабчылар оешмасы" дип аталган оешмалар да юк. Шулай булгач, сез тәкъдим иткән канун кабул ителсә, теләсә кайсы мөселманны тотып ябып куярга мөмкин булачак. Сакалы озынрак – ябарга! Чалбар балагы кыскарак – утыртырга! Аннан соң мәчеткә йөргән һәм намаз укыган һәркемне җавапка тарту мөмкин булачак...

Әмма моның сезгә файдалы ягы да бар. Мондый канун булса, үзегезгә конкурент булырдай – мөфтилеккә дәгъва кылырдай һәркайсы имамны юлыгыздан алып ташлый аласыз. Ә инде матбугатта аларны яклап сүз әйтүче булса, аны "ваһһабчылыкны яклаучы" буларак утыртырга мөмкин булачак. Сезнең өчен бу бик уңайлы канун һәм тиктомалдан гына аны тәкъдим итмәгәнсездер дип уйлыйм. Чөнки соңгы вакытта югарыдагылар үзегездән дә бик канәгать түгел дип ишетәбез. Әмма алмаштырыр кеше булмаса, канәфи әле һаман да үз астыгызда каласын чамалыйсыз... Барысыннан да хәйләкәррәк булырга тырышкан идегез – киресенчә килеп чыкты. Хәзер инде Русиядә бик күп мөселманнар сездән йөз чөерде. Беләсезме, ни дип сөйли кешеләр? Исламга каршы көрәшүче дүрт "С" бар, диләр: Сатановский, Силантьев, Сөләйманов, Сәмигуллин. Үзегезнең бу исемлектә булуыгызга хурланмыйсызмы? Бу бит, үз чиратында, Татарстанның имиджына да зур зыян сала. Чөнки сезнең тәкъдимегез бөтен Русия мөселманнары өчен куркыныч һәм бу хәвефне Татарстан мөфтие тудырды!" диелә анда.

Сираҗи Сәмигуллинга кадәр булган мөфти Илдус Фәизнең дә
"ваһһабчылыкка каршы көрәш уены" уйнап республиканы хурлыкка калдыруын искә ала.

"Илдус хәзрәт хәтта Русия президентының Идел буе бүлгесендәге вәкиле Бабичка "Казан Кремлендә ваһһабчылар утырудан" зарланды һәм чара күрүне үтенде. Ә сез хәзер Мәскәүдән яңа канун чыгаруны сорыйсыз. Тагын шул тырмага басабызмы? Сезнең төп бурычыгыз республика мөселманнарын хәерле юлга күндерү, ә сәясәт белән шөгыльләнү түгел. Моңа Татарстан җитәкчелеге дә юл куймас дип өметләнәм.

Тик менә туры юлга күндерү мәсьәләсендә генә шигем бар. Сез моңа сәләтле түгел кебек. Юк, биргән сүзегездә тормау кебек "тормыш ваклыкларын" әйтүем түгел – гамәлләрегез белән сүзләрегез арасында аерма күрәм. Сез үзегез "татарлар өчен традицион булган ислам" хакында сөйләргә яратасыз, үзегез безнең өчен генә түгел, хәтта Төркиянең үзендә дә артык ортодоксаль саналган, Урта гасырларда торып калган Исмәгыйль ага тәгълиматын таратасыз. Бу традицион динме татар җире өчен? Әгәр үзегез белемне анда алгансыз икән, аны бит әле бөтен Татарстанга көчләп тагарга димәгән. Инде мәчетләргә шул җәмәгатьтәге имамнарны куя башладыгыз...

Гомумән, бүген алып барган эшегезне югары бәяләрдәй түгел. Сезнең сәясәтегез аркасында мәчетләрдән белемле имамнар куылып бетте диярлек. Алар урынына йә "суган суфыйлары", йә белемсез бабайларны куеп бетердегез. Хәтта Әлмәт районында эш элекке партоешма секретарьларын, хуҗалык җитәкчеләрен, авыл башлыкларын имамлыкка укырга чакырган игъланнар элүгә барып җитте. Бу кешеләргә нинди белем биреп була? Ә белемсезләрне яшьләр тыңламый, аларның абруе юк. Нәтиҗәдә, яшь мөселманнар белемне остазлардан түгел, ә интернеттан алалар. Анда исә шактый зыянлы йогынтыга да бирелергә мөмкиннәр", диелә Искәндәр Сираҗиның мөфти Камил Сәмигуллинга язган ачык хатында.

Сираҗи үзе Азатлыкка әйтүенчә, аның мөфти Камил хәзрәткә бернинди үпкәсе дә, ачуы да юк, ул Сәмигуллинның әлеге тәкъдиме республикага һәм мөселманнарга зур зыян салачагын истә тотып, дәшми кала алмавын әйтә. Б хакта аның үзе белән сөйләштек.

"Мөфтинең тәкъдиме мөселманнарга зыян салачак, Татарстанны хурлыкка калдырачак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:13:54 0:00
йөкләү

– ​Искәндәр әфәнде, сезне бу хатны язуга мөфтинең шул "ваһһабчылык"ны тыю тәкъдиме генә этәрдеме? Билгеле булганча, элегрәк мөфти Грозный фәтвасын хуплаган иде, шулай ук Instagram битендә үзенчәлекле белдерү ясады.

– Әгәр мөфти тәкъдиме республика мәнфәгатьләренә кагылмый икән, мин дәшмим һәм дәшәргә тиеш тә түгелмен. Әмма бу мөселманнарга зыян сала һәм республикага тап төшерә ала икән, мин дәшми кала алмыйм. Сәмигуллинның "ваһһабчы"ларга каршы канун кабул итәргә кирәк диюен Русиянең башка мөселман республикалары да ишеттеләр. Димәк, Татарстаннан чыккан канун башка республика мөселманнарына да зыян сала торган булып чыга. Мин моны хаксызлык дип таптым һәм бу хатны икенче көнне үк (мөфти чыгышы 27 мартта ясалды - ред.) яздым, әмма "Сиражи сүзе" газеты айга ике генә тапкыр чыга, шуңа ул озак басылмый ятты. Инде газетта чыкканнан соң ул интернетта да таралды. Моңа кадәр мин мөфти Камил хәзрәткә шалтыратып карадым, әмма, күрәсең, аның вакыты юктыр, шуңа ул трубкасын алмады, үзе янына да керү мөмкин түгел, шуңа газет аша мөрәҗәгать иттем. Газет аша мөрәҗәгать иткәч, аның ялгышуын әле башкалар да күрә.

Бәлкем ул үзен ялгышмый дип саныйдыр, чөнки бу канун аның үзенә, тәхеттә утыручы башка мөфтиләргә бик файдалы. Шулай ук исламга каршы көрәшүче оешмаларга да файдалы. Теләсә кемне ваһһабчылыкта гаеплисең дә, төрмәгә утыртасың да куясың. Ә ваһһабчылыкның нәрсәдән торганын ислам галимнәре үзләре дә белмиләр. Ул канун кабул ителсә, һәр намаз укыган кешене ваһһабчылыкка чыгарырга була. Бу - коточкыч куркыныч канун. Башкаларны үз юлыннан алып ташларга мөмкинлек бирә торган канун. Бүген бит мөфтидән бик канәгать түгелләр һәм ул инде киләсе срокка сайланмаска да мөмкин.

Кемнәр канәгать түгел? Республика җитәкчелегеме яки мөселманнармы?

– Республика җитәкчелеге дә канәгать түгел диләр һәм мөселманнар арасында да аңа карата канәгатьсезлек арта бара. Хәтта мәчет салырга фатыйха алырга килгән эре эшмәкәрләр дә мөфти янына керә алмыйча кире китеп баралар.

Аңа кадәр мөфти булган Габдулла Галиулла һәм Госман Исхакый янына теләсә кайсы вакытта килеп керергә мөмкин иде. Камил хәзрәт янына үтеп булмый. Мөфтинең кеше белән эшли белмәве, ярлыклар тагуның яңадан башлануы күзәтелә. Мин мөфтигә: "Хәзрәт, Илдус Фәиз заманында куылган имамнарны кайтарырга кирәк. Бу хәзер килгән белемсез имамнар яшьләрне тотып тора алмый, яшьләр мәчетләрдән китәчәкләр", дидем. Бу хакта Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменә дә, ФСБның республикадагы җитәкчесе Динар Хәмитов исеменә дә хат яздым. Юкса террорчы оешмалар идән астында барлыкка киләчәк, дидем.

Әлбәттә, безнең җирлектә Әбү Хәнифә дигән әйбер бар. Шуңа бу имамнар белән эшне шушы мәзһәбтә алып барырга дигән килешү төзергә кирәк. Мөфтиләр бу хакта яхшы беләләр, әмма беркемне дә кертергә теләмиләр.

Камил хәзрәт яңа канун кабул итеп дин тоткан өчен генә мөселманнарны эзәрлекләргә чакыра булып чыга. Минем аңа бернинди үпкәм дә, ачуым да юк, ул шәхси мәнфәгатьләргә корылмаган. Минем әйтергә теләгән сүзем бар иде һәм мин аны әйттем.

– ​Камил хәзрәт бик сак гамәл кыла торган мөфти, ул бу "ваһһабчылык"ка каршы канунны тәкъдим итәргә ничек җөрьәт итте икән?

– Без инде бу тырмага бер тапкыр бастык. Элекке Татарстан мөфтие Илдус Фәиз Оренбурда узган бер җыенда Идел буе бүлгесе вәкиле Михаил Бабичка "Ваһһабчылар Кирмәндә утыралар, чаралар күрергә кирәк, дип мөрәҗәгать итте. Аннары хәзрәткә ни эшләгәне барып җитте, ул Казанга да кайтып тормый Төркиягә очты дип истә калган. Менә Камил хәзрәтнең дә бу әзрәк "ычкынганрак" уедыр дип уйлыйм. Бәлкем бу сүзләрне кемдер аның авызыннан әйттерергә генә теләгәндер, әмма бу кешене һич кенә дә Татарстанның, мөселманнарның дусты дип әйтеп булмый. Чөнки бу безнең тынычлыгыбызны бетерүгә китерә. Дин тотучыларны янә бүлгәләүгә, ә бүлгәләү гаугага китерә. Ә гауга Татарстанны хурлыкка калдыруга китерергә мөмкин.

Мин Татарстанда яшим һәм республиканың нинди булуына битараф була алмыйм. Минем илемнең чыраен теләсә кемгә ертырга, аны мыскыл итүгә рөхсәт итә алмыйм. Илдус Фәиз чорында да дәшми кала алмау аркасында авыр хәлдә калырга туры килде, бу юлы да болай гына узып китмәстер дип уйлыйм. Әмма нәрсәдер буласын белсәм дә, дәшми кала алмыйм.

Элегрәк Сәмигуллиның "ваһһабчылык"ка каршы канун булдыру тәкъдиме турында блогер Рәсүл Тавдиряков видео эшләп таратты. Әлеге видео "кайберәүләргә" ошамаган һәм шул сәбәпле Тавдиряков Татарстаннан вакытлыча китәргә карар кылган. Бу хакта ул үзенең Facebook битендә яза.

Шуны әйтергә кирәк, Камил Сәмигулинның ваһһабчылыкны экстремистик дип тану тәкъдимен беренчеләрдән буларак Урыс православ чиркәве сайты һәм Русия динара шура бастырып чыгарды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG