Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләгенә намзәтләр татар телен ничек яклады? Икенче өлеш


Казанда Тукай һәйкәле

Азатлык Татарстанның иң мәртәбәле Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүчеләр белән таныштыруны дәвам итә. Өч мөһим һәм кызыклы сорауга җавапларын тәкъдим итәбез.

Тукай бүләге ияләре 26 апрельдә игълан ителәчәк. Азатлык бу тантанага кадәр намзәтләр белән аралашты. Һәрберсенең җаваплары кызыклы, мөһим дип санап сезгә тәкъдим итәбез. Беренче 7 кеше кешенең җаваплары белән узган атнада таныштырдык. Бүген исә сезнең хозурга икенче бүлек.

Сораулар мондый:

1. 2017 елда татар теленә карата федераль үзәктән һөҗүм башланды. Моңа кадәр барлык мәктәп укучыларына да мәҗбүри булган татар теле гариза язып укуга калдырылды, татар телен дәүләт теле буларак укыту туктылды. Сез татар дәүләт телен яклап ниләр эшләдегез?

2. Әгәр сез президент булсагыз, ниләр үзгәртер идегез?

3. Тукай бүләгенә сезне лаек дип тапсалар, аны ничек кулланыр идегез?

Айдар Фәйзрахманов, Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле​ җитәкчесе:

Айдар Фәйзрахманов
Айдар Фәйзрахманов

1. Мин "татар теле тыелды", "киртә куелды", "татар телен өйрәтүне тыючы кануннар чыгарылды" дигән сүзләрне күңелем белән кабул итә алмыйм. Телнең үсеше дә, кыйбласы да кабул иткән кануннардан гына тормый, ул безнең һәрберездән тора. Ул гаиләдән, әниеңнең ана телендә бишек җырлары җырлап тирбәтүдән, татар халык әкиятләре сөйләүдән, әтиеңнең "уфалла" арбасы тартып татарча сөйләшеп баруынннан башлана. Инде заманча әйтсәк, малаеңне җитәкләп спорт чараларына, концерт-чыгышларыңа алып барасыңмы, урамда уйныйсыңмы, ана телеңдә сөйләш. Һәр нәрсәнең нигезендә гаилә, гаиләдә алынган тәрбия ята. Аннан соң җәмгыять. Кемнәндер кул сузып сорашып йөргәнче, киресенчә, бөтенебез кулга-кул тотышып телебезне алга таба үстерергә тиешбез. Моңа безнең интернет челтәрләре дә, концерт-чыгышларыбыз да, шагыйрьләр, язучылар белән очрашулар да, мәктәп кысаларында узган төрле чаралар да керә. Ана телен өйрәнү кулыңа әлифба тотып, "бу А хәрефе, бу Б хәрефе" дип сөйләнүдән генә тормый. Аннары, хәзер замана мәктәпкә генә дә терәлми. Интернет челтәрен юкка гына телгә алмадым. Анда да татар хәрефләре белән язулар, татарча аралашу булырга тиеш.

Соңгы елларны "Олы юл әйтте…" дигән програм белән мәктәп балалары алдында да тамашалар кылдык, шушы вакытта мин үзебезнең мәшһүр шагыйрьләребезнең шигырьләрен сәхнәдән җиткерәм һәм мин аның көчен тоям. Ул тамашачыга җырга караганда да көчлерәк тәэсир итә. Без бу юнәлештә эшләргә тиеш.

Татарстан президентының гамәлләреннән тулысынча канәгать

2. "Мин хан булсам, шулай булыр идем, тегеләй булсам, болай булыр идем диючеләр күп. Мине дә өйрәтүчеләр җитәрлек. Татарстан президентының гамәлләреннән тулысынча канәгать. Мөдәррис Әгъләм бер шигырендә "Еракка китеп кара син", дип язды. Үзеңнең республикаң нинди үсештә икәнен күрү өчен дә ераккарак китеп карарга кирәк. Мин президент булсам, шуны эшләр идем дип әйтә алмыйм, чөнки президент түгелмен, мин дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җитәчесе һәм филармониянең сәнгать җитәкчесе генә.

3. Тукай бүләгенә дәгъва кыла дигән сүзләрне кабул итә алмыйм. Бервакытта да кеше "мин Тукай бүләген алам" дип эшләми. Ул "минем кылган гамәлем халкыма нәрсә бирә" дип кенә эшләргә тиеш. Үземнең дә яшәү рәвешем шундый. Бу бүләккә бервакытта да дәгъва кылмадым, Тукай бүләге алсам, аны нәрсәгә тотар идем дип тә уйламадым. Әлбәттә, иң беренче чиратта, алга таба үземнең эшчәнлегемдә, халыкка киләчәктә дә хезмәт итү юнәлешендә тотам дип торам.

Галимҗан Гыйлманов, язучы:

Галимҗан Гыйлманов
Галимҗан Гыйлманов

1. Мин дәүләт хезмәтендә эшләгән чакта Татарстанның дәүләт телләре програмын төзүдә, оештыруда турыдан-туры катнаштым. Бу эшкә ун еллап гомеремне бирдем һәм горурланырлык програм эшләнде дип әйтә алам. Анда һәр мәсьәләгә тигез микъдарда игътибар бирелде. Ләкин соңгы еллардагы вазгыять телләр програмыннан чигенергә мәҗбүр итте, шунысы аяныч. Хәзер инде мин бернинди вазифа башкармыйм һәм тел юнәлешендә язучы буларак кына эшли алам. Иманым камил, тел сәясәтен, телне саклауны гаиләгә генә кайтарып калдырырга һич ярамый. Чөнки туган тел тулы рәвештә мәктәптә генә, югары уку йортларында, милли университетларда гына өйрәнелә ала. Әлбәттә, гаиләдә дә, урамда да татар теле мөһим, ләкин мәктәптә генә тиешенчә өйрәнү мөмкин. Шушы турыда язам, сөйлим, пропагандалыйм. Язучылар хатлар язганда, мин дә кушылдым, мин бу мәсьәләдә мөнәсәбәтемне белдердем. Бу хатлар исәпкә алынгандыр дип уйлыйм, чөнки хәлләр моннан да начаррак булырга мөмкин иде. Әлбәттә көрәшне туктатырга ярамый.

Президент булсам, иң элек шушы Конституцияне саклау, яклау турында карарлар чыгарыр идем

2. Безнең төп кануныбыз бар, ул – Конституция. Анда милли мәгарифкә кагылган маддәләр, хокуклар язылган. Президент булсам, иң элек шушы Конституцияне саклау, яклау турында карарлар чыгарыр идем. Мәдәният, татар дәресләрен саклау өчен дә төрле эшләр, проектларны тормышка ашырырга тырышыр идем. Безнең бөтен систем эшләнгән иде. Русиядә сивиль активлык юк. Нинди генә мәсьәләне алма, халык пассивлык күрсәтте. Иҗтимагый аңыбызны күтәрү ягыннан күп эшләргә кирәк.

3. Бу һавадагы торнага ышану кебегрәк килеп чыга. Ниятләр бар, әйтик, бер җирдә китапханә булдыру, мәдәни проектны тормышка ашыру, театр студиясе оештыру. Тукай премиясен алсам, менә шундый хыялларны тормышка ашырыр идем. Аларны, премия алмасам да, акрынлап эшләячәкмен. Премия алсам, ул эшләр тизләтеләчәк кенә.

Дмитрий Туманов, "Созвездие-Йолдызлык" фестивале мөдире:

Дмитрий Туманов
Дмитрий Туманов

1. Хакимиятнең, олигарх сыйныфының иң зур проблемы беләсезме нидә? Катлаулы мәсьәләрне бәрдем-суктым принцибы белән эш итү – зур бәла. Әтием Казаннан, бабам Рамазан исемле, ул – татар, нәселебездә чуашлар да, алманнар да, французлар да бар. Татар телен белү – бәхет. Миңа калса, Русиядә яшәгән һәр кеше татар телен белсә, аңа файдага гына!

2017 елда ыгы-зыгы башлангач, мин баламны татар сыйныфына яздырдым

2017 елда ыгы-зыгы башлангач, мин баламны татар сыйныфына яздырдым. Без татар телен тулы күләмдә укыйбыз. Без монда яшибез, шуңа белергә тиешбез дигән аргумент белән генә эш итмим. Татар теле – бөек тел. Мин моны бернинди пафоссыз әйтәм. Татар телен беләсең икән, дөнья ватандашы рәтенә кереп була. Мин әле мәктәпләрдә гарәп телен укытуны кертер идем. Татар мәдәнияте, тарихы, чыннан да, горурланырлык, дөньяга чыгарлык. Үземнең татар телем каты-коты, шулай да нигезен беләм. Әмма үз-үземә сүз бирдем: татар һәм кырымтатар телен өйрәнә башлыйм. Дәреслекне инде алдым, баш очымда ята. Сәбәбе – Тукайны, башка язучыларның әсәрләрен оригиналда укыйсым килә. Татарлар минем өчен үз телен, динен ифрат нык яратып, аңа таянган, тормышта бик актив булган, үз артыннан кешеләрне ияртә белгән милләт. Татар теле – Русия кешесенең иминлеге. Дәүләт саклансын дисәк, татарларга, аларның телләренә барыбызга да ябышырга кирәк.

Русия думасына сайланган булсам, бүгенге депутатлар кебек утырмас идем, татар телен яклаган булыр идем. Туган телләрне китереп терәгән вазгыять тамырдан дөрес түгел. Энгел Фәттахов кешеләрнең дәүләт телен өйрәнү хокукын мөмкин кадәр яклады, минем өчен ул чын каһарман. Дөрес, хаталар да булды. Нәтиҗәле укытуга ирешә алмадык. Бүген татар теле укытам яки башка милли һөнәр сайлыйм дигән кешегә 100 мең сумлык стипендия түләнергә тиеш. Укытучылар да иң сәләтле, IQ коэффиценты югары булучы, заманча фикерләүче булырга тиеш. Мөгаллимнәрнең элита вәкилләре булуга ирешүе кирәк.

Татарстанга беренче чиратта суверенитетын кайтарыр идем

2. Сүз кайсы президент турында бара? Татарстан президенты үз урынында, эшен матур гына дәвам итсен. Милли республика белән милли кадр кешесе идарә итәргә тиеш. Ә менә Русия президенты вазифасына дәгъва итәсем килә. Сайлансам, Татарстанга беренче чиратта суверенитетын кайтарыр идем. Мин федерализм яклы кеше. Абрамович, Сечиннар кебек мәскәүләрнең монда килеп тулуын теләмим. Әнә, Удмуртиягә күз салу да җитә, андый хәерчелектә яшисем килми. Бездә "Созвездие-Йолдызлык" урынына "Дом 2" булыр иде. Бусы – бер.

Пенсиягә чыгу яшен кире моңа кадәр булганын кире кайтарыр идем

Икенчесе Норвегиядәге кебек җир казылмаларын дәүләтнеке итәр идем. Бүген бездә дәүләт корпорацияләрен олигархлар идарә итә. Алар халыкны имеп ята. Оятсыз рәвештә бездән тартып алынган оешмалар бит алар. Өченчесе – пенсиягә чыгу яшен моңа кадәр булганын кире кайтарыр идем. Аннары кешеләргә ирекле сайлау хокукларын кайтарыр идем. Хакимияттә куәт структураларыннан чыккан менеджерлар түгел, ә галимнәр эшләргә тиеш дигән таләп куяр идем.

3. Мин, шөкер, яхшы хезмәт хакы алып эшлим. Айлык хезмәт хакым – 52 мең сум. Тукай бүләгенә дәгъва итүче безнең төркемдә 8 кеше, барыбыз да талантлы кешеләр, үз талантлары белән мал таба алалар. Башкалар өчен җавап бирмим, әмма миңа чыккан 40 мең сумлык өлешемне менә ничек кулланырга карар иттем: Анжела Вавилова исемендәге һосписка илтеп бирәчәкмен. Без барыбыз да аңа кулыбыздан килгәнче ярдәм итәргә тиеш.

Мәдияр Хаҗиев, рәссам:

Мәдияр Хаҗиев
Мәдияр Хаҗиев

1. Мин татар телен эшләрем, иҗатым белән яклыйм. Иҗатымның үзәгендә – татар темасы, тарих, гореф-гадәт, йолалар. Күргәзмәләр вакытында да нинди халык булуы, тарихы, мәдәнияте турында сөйлим, телебезне сакларга, якларга өндим. Бер караганда, бу – күзгә күренми торган эшләр, ләкин ул алып барыла. Иҗатым белән яклыйм, сүз белән түгел.

Президент булсам, беренче чиратта мәгариф мәсьәләсенә алыныр идем

2. Президент булсам, беренче чиратта мәгариф мәсьәләсенә алыныр идем. Татар балалар бакчаларын ачып, мәктәпләр оештырыр идем. Милли мәгариф системын булдырыр идем. Чөнки безнең язмыш, кайсы яктан карасаң да, мәгарифкә барып тоташа. Тел бетсә, язучыларның китабын укучы, мәдәни чараларга йөрүче калмаячак. Мәдәният дигәннән: Татарстанда спорт белән җыр сәнгатен, ягъни эстраданы күтәрәләр. Калган тармаклар, бигрәк тә рәссамнар үги хәлендә. Әйтерсең лә рәссамнар бөтенләй дә юк! Ә бит рәсем сәнгате белән халыкка күпме фикер җиткерергә,тәрбия эшләре алып барырга мөмкин. Без ташландык хәлдә. Шуңа күрә татар рәссамнары елдан ел кими, чөнки стимул юк, ярдәм юк. Хәтта Тукай, Урманче премияләрен алсак та, аларда милли рәссамнар иҗаты каралмый. Премияләр тирәсендә әшнәлек барлыкка килеп, аларның бәясе төште. Шундый читен безгә, килмешәк хәлендә яшибез. Үзебезнекеләргә дә нәрсәдер расларга кирәк, тегеләргә дә. Рәссам гел көрәштә яши. Аннан тагын бер нәрсә бар: көрәшче татар рәссамнары Чаллыда яши. Монда да милли рәссамнар кими инде.

3. Тукай бүләгенең суммасы кызыксындырмый мине. Милли рәсем сәнгатенең бер вәкиле буларак, безне күрерләрме, бәяләрләрме – шунысы кызыксындыра. Кырык ел хезмәт иттем, Һуннардан башлап, Болгар, Казан чорларын ясадым, татар хатын-кызлары сериясен булдырдым – боларның әһәмияте бармы, шуны беләсем килә. Ә акчасын, әйткәнемчә, таратып бетерәм мин аның, анысына әһәмият бирмим. Гомер буе буяу, киндерләр җитми, шуларны алам да, азрак балаларыма булышырмын дип торам. Аларга бит беркайчан да булыша алганым юк, иҗат дип яшәдем, гомер үтеп китте.

Марат Әмирханов, язучы:

Марат Әмирханов
Марат Әмирханов

1. Татар милләте, теле өчен көрәш әсәрләрем аша бара. Мин тарихи әсәрләр язам. Соңгы романым – “Олуг Мөхәммәд”. Татар дәүләтенә, Казан ханлыгына нигез салган Олуг Мөхәммәдне янә татар дөньясына кайтару – телне саклау да, милләтне саклау да. Ул тормышка ашырган гамәлләр бүген югалып бара. Әгәр милләтне яшәтәсебез килә икән, мәктәп белән генә чикләнергә ярамый, монда дәүләтчелекне торгызу кирәк. Дәүләт торгызылса, милли мәсьәләләр акрынлап үзеннән-үзе хәл ителә. Аерып алып кына, татар телен генә, мәктәпне генә берничек тә хәл итә алмыйбыз. Аны комплекслы хәл итү кирәк. Бу хәл итү – Олуг Мөхәммәдләр нигез салган татар ханлыгының асылына кайту: татар телен – дәүләт теле, Казан ханлыгын – яшәеш үрнәге итү.

Президент булсам, татар дәүләтен кайтарыр идем

2. Президент булсам, әле генә әйткәнемчә, татар дәүләтен кайтарыр идем. Урыс дәүләт шартларында бәлкем аны тиз генә эшләп тә булмас, ләкин татарның милли асылын саклау өчен иң беренче чиратта президент татар дәүләтчелеген кире кайтарырга тиеш. Шул вакытта гына ул татар халкына чын мәгънәсендә хезмәт итә торган президент була.

3. Ул хакта уйлаганым юк. Соңгы елларда Тукайның даирәсен өйрәнү белән шөгыльләнәм. Аның әнисе, бабасы, апалары турында повестьлар яздым, барысы да басылып чыкты. Ә бит быел Бибимәмдүдәнең тууына 155 ел тулды. Бу уңайдан радио-телевидениегә дә элемтәгә чыктым, мөмкин булганча бу датаны күрсәтергә тырыштым, ләкин киң даирәне һич кузгата алмадым. Ул бит милләт анасы! Шуны дәүләт дәрәҗәсенә чыгарып булмады. Әгәр Тукай премиясе алсам, язучыларны, зыялыларны, дин әһелләрен җыеп аның рухына багышлап зур чара үткәрер, рухына багышлап Коръән укытыр идем. Ул минем күңелемдә тора. Тукай премиясен алсам, мин аны һичшиксез эшләр идем.

Рифкать Вахитов, рәссам:

Рифкать Вахитов
Рифкать Вахитов

1. Һәр кеше үзенең мөмкинлегеннән, вазифасыннан чыгып милләткә хезмәт итә. Мин, рәссам буларак, татар телен иҗатым аша якладым. Минем эшләрем күргәзмәләрдә генә түгел, матбугатта, дәреслекләрдә файдаланыла. Димәк, иҗатым белән өлеш керткәнмен. Аннан халык арасында күп йөрим, күп чыгыш ясыйм. Чыгышларымда тарихны, туган телне белү мөһимлеген әйтәм.

2. Бу, билгеле, мөмкин булмастай эш. Хыялланып алсак, мин беренче чиратта милли үзаң мәсьәләсен карар идем. Иң беренче чиратта аңыбызны үзгәртергә кирәк. Алга киткән илләрнең кайсын гына алма, аларда мәдәният алга киткән. Чөнки мәдәният аша халыкның үзаңын үстереп була, кеше шәхес буларак формалаша.

3. Тукай премиясен ала калсам, нәзеремне үтәп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтемне әйтеп корбан чалыр идем. Бер өлешен мохтаҗларга бүлеп бирер идем.

Нурислам Хәсәнов, язучы:

Нурислам Хәсәнов
Нурислам Хәсәнов

1. Бездән генә тормаган әйберләр дә бар. Татар телен яклыйбыз дип кычкырып йөреп кенә булмый. Мин үземнең язуымны дәвам иттем. Китап каһарманнары аша үземнең фикерләремне әйтеп бирергә тырыштым.

2. Тормышны яхшырту һәм тигезлек булдыру теләге. Кемдер байый, кемдер хәер сораша. Бу күңелле күренеш түгел. Гаделлек, хакыйкать булмау – һәркемнең күңелен тырныйдыр дип уйлыйм.

3. Булмаган әйбер турында сөйләү матур түгел. Бу хакта уйлаганым юк.

Елена Алексеева, кино белгече:

Елена Алексеева
Елена Алексеева

1. Мәктәпләрдә татар телен укытуга ике куллап риза. Киленем татар һәм менә өч ай элек оныгым туды. Киленем Гүзәлгә оныкны татарчага өйрәтәсең дидем. Без Татарстанда яшибез һәм татар телен белмәүчеләргә авыррак. Ата-аналар балаларын татарча укытырга теләмәү начар күренеш. Бәлки, татар телен укыту сыйфатын үзгәртергәдер. Ул кызык, мавыктыргыч, хисчән булсын иде. Минем дә улым мәктәптә укыды бит, беләм ул проблемнарны. Урыс булганга күрә, татарча белмим. Әмма китапны язганда татар миллилеген табарга тырыштым. Бу китабымны 20 ел яздым. Бөтен кино тарихы кергән.

2. Сәясәт белән шөгыльләнмим, аннан ерак торырга тырышам. Гафу итегез, җавап бирә алмыйм.

3. Алгач, күз күрер. Тукай бүләгенә күрсәтелгән китабымның эчтәлеге кино тарихына багышлана, XIX гасыр белән башлана һәм 2014 ел белән төгәлләнә. Соңгы биш ел китапта юк. Хәзер күп яшь кино төшерүчеләр барлыкка килде. Алар кызыклы фильмнар ясый. Шуңа әлеге яшьләр турында да язасы килә, ә аның өчен акча кирәк. Әгәр акчам булса, шул китапның дәвамын язарга тотар идем.

Кадерле укучыларыбыз, кайсы намзәтләрнең җаваплары ошады яки күңелгә ятмады, кемгә уңышлар телисез, сезнеңчә кем Тукай бүләгенә лаек, ахыр чиктә кемнәр җинәчәк –​ фикерләрегезне языгыз, хис-тойгыларыгыз белән уртаклашыгыз.

фикерләр (4)

ТАВЫШ БИРҮ

Тукай бүләгенә кем лаек?

Һәр санактан бер генә тавыш биреп була

Бу сорашу ябылган

XS
SM
MD
LG