Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: татар теле сәгатьләрен киметергә җыенмыйбыз


Казан шәһәр Думасы утырышында Татарстан президенты да катнашты
Казан шәһәр Думасы утырышында Татарстан президенты да катнашты

Сишәмбедә бар гәзитләр Казан шәһәр Думасы утырышы, анда ясаган белдерүләр турында күләмле мәкаләләр бастырып чыгарды.


Казан шәһәр Думасының 18 февраль җыелышында күбесенчә хуҗалык эшләре тикшерелсә дә, милли-региональ компонентның бетерелүе сәбәпле, татар теле дәресләренең кимү ихтималлыгы турында да сүз чыккан.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, дәресләрне киметергә җыенмыйбыз, халык үзебездә, мәктәпләр дә үзебездә, конституциябез бар, бездә ике дәүләт теле, татар теле һәм урыс теле, калганы тикшерелми, дигән анда.
Шәймиев: Татар дәресләрен киметергә җыенмыйбыз, конституциябез бар, бездә ике дәүләт теле...
Татарстан Дәүләт Шурасының вәкилләре аңлатканча, төп канунның 68 мәтдәсе нигезендә милли-региональ компонент нигезендә уку-укыту федерал үзәк белән Татарстан үз ара хәл итә торган уртак вәкәләт булып тора. Татарстан депутатларының "Мәгариф турында"гы федераль канунга төзәтмә эзерләве, бу юнәлештә көрәш алып барырга теләве турында хәбәр иткән идек.

Казан Думасы утырышында сыйныфтагы балалар санын кимендә 25 итү стандарты турында әйтелде. Милли сыйныфлар өчен бу үтәлерлек шарт түгел. Шуңа күрә депутатлар әлеге "Мәгариф турында"гы канунга төзәтмә кертергә тәкъдим итте. Кертелмәгән очракта мәктәптә татар телен укыту кимергә мөмкин. Бу хакта Интерфакс агентлыгы хәбәр итте. Казан гәзитләре исә бу турыда бер сүз дә язмады. Җирле матбугат Казан хуҗалыгына, социаль тормышына караган саннарны гына язып чыкты.


Рестораннар һәм кунакханәләрнең яртысы зыянга эшли

Казанда рестораннар күп, зур кибетләрдә дә, юл чатларында, капкалап чыгу урыннары ачылды. Казанның 1000 еллыгын әзерләгән елларда кунакханәләр дә күп төзелде. Шәһәр башлыгының әйтүенә караганда, башкаладагы ресторан һәм кунакханәләрнең яртысы диярлек (48%) зыянга эшли, гыйнвар-ноябердә алар 161 миллион сумлык зыян күрүен хәбәр итте, дигән Илсур Метшин.

Дума утырышында булган Миңтимер Шәймиев, рестораннарның шулай табышсыз эшли алуына ышанмый икән. “Коммерсант” гәзите язганча, Казанда 101 ресторан бар,
Рәсми саннарга караганда, Казан рестораннарының яртысы зыянга эшли
әмма аларның ничек эшләве турында төгәл саннар юк икән. Шул ук гәзит китергән санга караганда, башкалада 4 мең урынлык 42 кунакханә бар, үткән 2007 елның беренче ярты еллыгына алар 50% гына тулы булган икән.
Казан башлыгы Илсур Метшин Казанда уртача эш хакы 12 мең сумга җиткән дип сөйләде. Әмма бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең керемнәре, бигрәктә мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең эш хаклары бу 12 меңгә җитми, бик түбән булып кала. Төгәл сан китерелми, әмма Казан кебек миллионнан артык халкы булган шәһәрләр белән чагыштырганда, бюджет өлкәсендә булган эш хакы ягыннан Татарстан башкаласы 10нчы урында дип әйтелә.
Шулай ук бу чыгыштан, Казанда яшәү минимуының 6 мең сум тирәсендә булуы ачыкланды. Казанда, шушы саннан да азрак керем алучы эшчеләрнең саны киметү юнәлешендә эш алып барылуы турында әйтелде. Әлегә, яшәү минимуннан азрак күләмдә эш хакын алучы 72 мең кеше бар дип исәпләнә. Әмма шәһәр башлыгы, эшкә яллаучылар салымнарны азрак тәләү өчен эш хакларын түбән итеп күрсәтә, ә калганын исә конвертта бирә, дип аңлата. Ләкин пенсионерларның керемнәре, 6 меңлек яшәү минимумыннан 2 тапкырга диярлек түбәнрәк булып кала. Аларга конвертта акча бирүче юк.


Уку йортларының дәрәҗәсе бик түбән

Казан дәүләт университеты
Тагын бер яңалык - Татарстандагы югары уку йортлары, аерым алганда Казан дәүләт университеты, Русиядә беренче өчлектә тора дип әйтелә иде. Ә дүшәмбе җыелышында Казан шәһәр башлыгы Ильсур Метшин, Казан гыйлем йортларының дәрәҗәсе, дөнья уку йортлары белән чагыштырганда бик түбән, диде. Казан, гомумән, халыкара дәрәҗәдәге белем алу системасыннан читтә калырга мөмкин, дип белдерде ул. Шәһәр башлыгы Дөнья банкы белгечләре үткәргән тикшеренүгә таянып сөйли.

Чит ил белгечләре Казанга килеп, башкаланың белем бирү мөмкинлекләренә үз бәяләрен биреп киткән иде. Шушы тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Казан галимнәрен дөнья дәрәҗәсендә белмиләр, аларның эшләреннән мисаллар алып кулланмыйлар. Югары уку йортлары үзләренең финанслаү чыганакларын, аларның ничек тотылуы турында мәгълүматны ачык итеп интернет сәхифәләргә күрсәтми, дип сөйләгән Казан шәһәр башлыгы.
Мәктәптәге белем турында уңышлар хакына хәбәр иткәндә, Илсур Метшин югары күрсәткечләрне атады. Русия олимпиадаларында казаннар югары урыннарны яулый, 100-ләп укытучы һәм укучы Русия хакимиятләреннән зур грантлар алган.

Бердәм дәүләт имтиханын 90-100 баллга язган 130 укучы бар икән Казанда. Метшин әйткәнчә, физика һәм химия фәнен Казанда начар укыталар. Бу фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханын,уртача 3,3 баллга гына бирәләр.

XS
SM
MD
LG