Мәскәү - Русиянең икенче иң зур нефть ширкәте Лукойл, бәяләр турында килешмәүчәнлек аркасында Германиягә нефть җибәрүне туктатты. Соңгы 1 елда бу инде икенче тапкыр булды. Германиягә инде 520 мең тонна нефть тоткарланган. Елына Лукойл Германиягә 40 миллион тонна нефть җибәрә.