Белградтагы хәбәрчебез әйтүенчә, протест чарасы тәмамланганнан соң, берничә мең кеше “Косово – Сербиянең йөрәге!” дигән шигарләр кычкырып, чит ил илчелекләренә һөҗүм итә башлаган. Һөҗүмчеләрнең алгы сафында футбол җанатарлары булган.
Иң киеренке вазгыят берничә илчелек урнашкан үзәк урамда килеп туган. Протестчылар АКШ илчелеге бинасыннан американ әләмен алып, аның урынына Русия әләмен урнаштырган. Соңнан полиция тарафыннан сакланмаган бу бинаның беренче ике катына ут төрткәннәр.
Моннан тыш, Төркия, Канада, Италия, Британия һәм Косовоның бәйсезлеген таныган башка илләрнең, шулай ук, күрше Хорватия һәм Босния илчелекләренә дә зыян килгән.
Полиция тәртип бозучыларга каршы күздән яшь чыгара торган газ кулланган.
Шәһәрдә күп кенә кибетләр җимерелеп, таланган, банк биналарының тәрәзәләре ватылган, юл тамгалары юк ителгән, чүп савытлары яндырылган. Дистәләгән кеше яраланган, күбесе – полиция хезмәткәрләре.
Американ илчелеге бинасында янган мәет табылган. Бу турыда илчелек вәкиле белдерде. Корбан булучы – һөҗүм вакытында бинага бәреп кергән серб демонстранты дип фаразлана.
Сербия президенты Борис Тадич үз ватандашларын илчелекләргә һөҗүмнәрне туктатырга чакырды.